

Бүген уҗым бөртекле культураларын, иң беренче чиратта уҗым бодайын урып-җыю бара. Барлыгы 280 мең гектардан артык мәйданны җыеп алырга кирәк, дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов 24 июльдә Дүртөйле һәм Илеш районнарына эш сәфәре барышында.
– Аграрийлар барлык кирәкле ресурслар белән тәэмин ителгән, – диде ул. – Ягулык буенча кимендә 20 көнгә һәм аннан да күбрәк запас бар. Эш барышында запаслар тулыландырыла. Алдагы планнар турында сөйләгәндә, Илшат Фәзрахманов уҗым культураларыннан соң борчак урып-җыю башланачагын, ә августның беренче ункөнлеге ахырына төбәк игенчеләре төп культура – сабан бодайын уруга керешәчәген әйтте.
24 июльгә булган мәгълүмат буенча, республикада уҗым бөртекле культураларын урып-җыю 26 районда алып барыла. Барлык мәйданнарның 23 мең гектары чабылган, бу гомум мәйданның 8 проценттан артыгын тәшкил итә. 86 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 44 центнер тәшкил итә.
Эш сәфәре барышында министр урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде, Дүртөйле һәм Илеш районнарындагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре белән уңышны киң күләмдә җыеп алуга әзерлек мәсьәләләрен тикшерде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте