

Аграрийлар өчен бик кызу чор – мал азыгы хәзерләү вакыты дәвам итә. Терлекләрнең ничек кышлавы азык сыйфатына һәм аның күләменә турыдан-туры бәйле икәнен белеп хезмәт сала авыл эшчәннәре.
Борай районы терлекчелек тармагы хезмәтчәннәре зур тырышлык белән мал азыгы туплый, аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга омтыла алар.
Ваныш авылында урнашкан “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында да бу эшләр гөрләп бара. Биредәге хәлләр торышы турында хуҗалык башлыгы Раил Арслановтан сораштык.
– Печән хәзерләү өчен техника җитәрлек, кояшлы көннәрдә алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң уңай вакыт хәзер, шуңа һәр көн кадерле. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Механизаторларым гына исән-сау булып, эшләп йөрсеннәр, – ди Раил Рафаэль улы.
Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында игеннәр матур булып күтәрелеп килә. Биредә башта 30 гектарлы күпьеллык үлән басуының уңышын җыярга тотынганнар. Печәнне “МТЗ” тракторына тагылган агрегаты белән тырыш механизатор Рузид Гайфуллин һәм Рузолин Шәрипов тезмәләргә сала.
– Инде дүртенче печән басуын тезмәләргә салып бетереп киләбез. Безнең арттан ук икенче бригада механизаторлары керә. Алар печәнне әйләндереп, рулоннарга төреп, ферма ихатасына ташый. Тоташ яңгырлардан соң, көн ярый аязып китте, шуңа күрә төнгә кадәр эшлибез, мал азыгын күбрәк хәзерләп калырга кирәк, – ди тәҗрибәле механизатор Рузолин Шәрипов.
Тырыш механизатор Ирек Шәригин тракторга тагылган агрегатлар белән тезмәләрне әйләндерә, чабылган үләнне тизрәк киптерү өчен хәстәрлек күрә. Арытаба печәннәрне төргәкләргә кысу белән мәшгульләр. Басуларда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән туклана. Повар Лиза Шәригина кыр батырларын тәмле ризыклар белән сыйлый.
Печәнчеләргә куәт өстәп, иркен басу өстендә сабан тургайлары җыр суза. Ә хезмәт кешеләренең табигать гүзәллеге белән хозурланып утырырга вакыты юк, алар хуҗалык аягында нык басып торсын дип җиң сызганып эшли. Әнә, кемузардан ярышып, булдыклы игенчеләр җәйге челлә кояшы астында тир түгә. Азык булса, мал тук, итне дә күбрәк җитештерү мөмкин дигән сүз. Мал азыгы булса, хуҗалык кассасына тере акча кереме дә артыр һәм предприятие эшчәнлеген тагын да тотрыклырак итәргә мөмкинлек бирер.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.