

Башкортстанда урак өсте дәвам итә. 11 августта республикада авыл хуҗалыгы, уңыш җыю барышы һәм кырларга начар һава торышының йогынтысы турында сөйләштеләр.
Бүгенге көндә республикада өч район ягулык белән тәэмин итү буенча «кызыл зона»да кала. Хакимият анда хәлне яхшырту өчен эш алып бара. Стәрлетамакта 26 автозаправка станциясенең 19ы эшли башлаган, шәһәрдә дә хәл әкренләп тотрыклылана.
Республика халкының ихтыяҗын тулысынча тәэмин итү өчен 2,5 миллион тонна уңыш кирәк. Калган өлеше сатуга чыгарылачак. Хәзер көзге культураларны һәм бодайны җыю тәмамланып килә. Аларның уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 36 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта язгы культураларны җыюга да керешкәннәр.
Көзге культуралар нигездә республиканың үзәк өлешендә үстерелә. Урал аръягында алар үсми, анда хәзер язгы культураларны җыялар. Быел республикада тәҗрибә рәвешендә рапс та утыртылган, аны җыю эшләре дә тәмамланып килә.
30 июльдә Бүздәк районында көчле җил һәм боз явуы авыл хуҗалыгы культураларына зыян китергән. Начар һава торышы нибары 10 минут дәвам итсә дә, кайбер басулар зыян күргән. Аерым алганда, көнбагыш культуралары юкка чыккан, бодай һәм башка культуралар яткан.
Көнбагыш уңышын инде кире кайтарып булмый. Башка культуралар буенча югалтулар 15–20 процент дәрәҗәсендә бәяләнә.
Уңыш тулысынча юк ителгән очракта районда гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин. Кайбер басулар иминиятләштерелгән булган, мондый очракта зыянны каплау буенча иминият түләүләре алу процедурасы башлана. Бүздәк районында хәзер зыян күләмен бәяләү эшләре бара, иминият компанияләренә инде хәбәрләр җибәрелгән.
Шул ук вакытта барлык аграрийлар да басуларын иминиятләштермәгән. Шуңа күрә белгечләр фермерларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үсемлекләрне һәм терлекләрне иминиятләштерергә киңәш итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бу юнәлештә ярдәм чаралары да каралган.
Дуван районында аграрийларны ашлыкка бәяләрнең төшүе борчый. Шуңа да карамастан, кырларда эш план буенча бара. Районда 26 ашлык саклагыч бар, алар уңышны кабул итәргә әзер һәм район ихтыяҗлары өчен җитәрлек.
Быел ашлыкны экспортлау белән бәйле кыенлыклар да бар. Хакимият маслы культураларны сату аграрийларга кредитларны капларга ярдәм итәр дип көтә. Алар арасында көнбагыш һәм рапс бар. Соңрак ашлык та сатуга чыгарылачак.
Шул ук вакытта белгечләр республика халкын икмәк белән тәэмин итүдә проблема булмаячагын билгеләп үтте.
Илеш районында традицион рәвештә үсемлекчелек һәм терлекчелек үсеш алган. Быел монда соя да үстерәләр, шулай ук бодай һәм арпаның тәҗрибә сортлары сынала. Аграрийлар аларның инде икенче ел рәттән яхшы уңыш бирүен билгели.
Республиканың башка районнарында да яңа культура һәм сортлар үстерергә тырышалар. Башкорт дәүләт аграр университеты басуларында Русия селекциясе сортлары булдырыла, алар соңыннан республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә актив кулланыла.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102