

Умартачы бал корты кебек кортларын читтән генә күзәтеп тора, вакыты җиткәч, балны җыеп кына ала, дип уйлыйлардыр кайберәүләр. Әлбәттә, бу алай түгел. Умартачы эше зур тырышлык, уңганлык һәм көч таләп итә.
Илтуган авылында умарта тотучылар байтак. Рәҗәп Йосыпов та инде күп еллар бу мәшәкатьле эш белән шөгыльләнә.“Умартачылык белән кайчан мавыгып киттегез?” – дигән сорау бирәм.
– Зур улым Илнур мәктәпне тәмамлагач, Михайловкада умартачы-бакчачы белгечлегенә укырга керде. Бу һөнәр аның күңеленә шулкадәр ятты, ул бик зур теләк белән мавыгып укыды. Укуын тәмамлап, армиягә китәсе елны безгә өч умарта калдырып китте. Элек авылда Мөхәммәт бабай Зарипов умарта тота иде. Аның улы Әнвәр абзыйның бакчасын сөргәндә бер умарта күрдем дә: “Минем малай умартачыга укый, шул умартаны миңа бир әле”, – дидем. Аны алып кайтып, ремонтладык. Урманга агач башларына “ловушка”лар куеп, күчләр тотып, шулай башлап җибәрдек. Аларны һәрвакыт барып карап торырга кирәк.
Улым хезмәттән кайткач, аңа өстәп, Бозаяздан 22 умарта алып кайттык. Аннары аларның санын җитмешкә кадәр җиткердек. Ләкин басуга химикатлар сиптергәннән соң, кортларыбызның күбесе һәлак булды. Үлгән кортларны учлап-учлап түктем, өчтән бер өлеше генә исән калган иде. Эшче кортларның барысы да юкка чыккан. Ләкин тукталып калмаска, умарталарның санын күбәйтергә уйладык.
Әлеге вакытта умарталар саны бихисап. Быел һава торышы бик яхшы булмаса да, балның муллыгына зарланырлык түгел. Елына карата яхшы дисәк тә була. Умартачылык белән шөгыльләнә башласаң, аның белән шунда ук “авырый” башлыйсың, аны ташлап булмый икән ул. Өстәвенә, умартачылык белән шөгыльләнергә елга-күлләр, юкә урманнары һәм төрле-төрле чәчәкле болыннар да бар. Шулай да бал кортларын үрчетү белән теләсә кем шөгыльләнә алмый. Аның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре бар, ә күпме вакытны ала ул. Аларны һәрчак карап торырга кирәк, аеруча очыш вакытында калдырып беркайда да чыгып китеп булмый. Рәхмәт улларыма, оныкларыма, алар миңа нык ярдәм итә. Элек Тәслимә апаң да булыша иде. Бервакыт көчле җил булганда кортлар аңа барып ябышты, шуннан соң: “Мин башка чыкмыйм”, – диде.
Бал кортларын тышта, омшанникта кышлатабыз. Хәзер идән астында, базда кышлатучылар юктыр ул. Элек авыл йортының базына төшереп куйганнар, аннан бал кортлары чыгып, таралган чаклар да булган дип сөйлиләр иде, – ди тәҗрибәле умартачы Рәҗәп Миңнеәхмәт улы.
Эшнең үз нечкәлекләре һәм һава шартлары, бал кортларының авырулары кебек авырлыклары да бар. Ләкин Йосыповлар бал кортлары турында файдалы мәгълүмат туплаган, умартачылар белән киңәшләшеп, яңа ысуллар өйрәнгән. Бал кортларының безнең климат шартларына яраклашканын, балны, шулай ук табигатьтәге продуктларны мулрак җыйганын, озаграк яши торган кортларны алырга тырышалар.
– Бүгенге көндә безнең як климатына ныграк чыдамлы “Средне-русский” токымлысы, ул кышлатуны җиңелрәк кичерә, җәй табыш мизгелендә балны күбрәк ташый. “Бөрҗән” токымлысы – иң усалы, аңа якын килеп булмый, ул һәм “Кавказский” – иң уңган бал кортлары. Аларны карап кына торырга кирәк. Оядан күч аерылып чыкса, башта умарталык тирәсендә агачка кунып тора, күрми калсаң, кузгалып китәләр. Бераз вакыт баргач, туктап, хәл җыйган арада, “разведчиклары” китеп, оя эзли, охшаса, черегән агач яки “ловушка” табып, боларын якын-тирәгә алып киләләр, охшамаса, арытаба очалар. Киткәндә үзләре белән бер атналык азык алып чыгалар. Шулай, алар 60 чакрымга кадәр очып китәргә мөмкин.
Бал кортларының төрле авырулары да бар бит әле, варратоз – бик хәвефлесе. Аны булдырмас өчен көзен, кышкылыкка омшанникка куяр алдыннан, дәвалау чаралары күрәбез. Талпан да, көя дә бик начар – алар бал кортларын ашап бетә. Моны булдырмас өчен апрель аенда ук умарталыкка барам, көз көне генә кайтам. Умартачының эше җәй көне генә, дип уйлаучылар ялгыша, кышын да вак-төяк табылып тора: язгылыкка алдан әзерләнеп, рамнарны, умарталарны төзәтәбез, яңаларын ясыйбыз. Кыскасы, ел әйләнәсе эш туктап тормый, – дип сүзен дәвам итә ул.
Рәҗәп Миңнеәхмәт улының сөйләгәннәрен тыңлыйм да, үтә дә мәшәкатьле эш, балны сатып кына алу хәерлерәк түгелме икән, дип уйлап куям. Аның каравы, табигать могҗизасы – бәләкәй генә бал кортлары әзерләгән ризык тәмле дә, файдалы да.
– Бал аерткан чакны аеруча яратам. Алтындай сап-сары бал акканда канәгатьлек хисе кичерми мөмкин түгел. Балны балаларга, нәсел-ыруга таратып бирәбез, артыгын сатабыз да, балавызыннан дарулар да ясыйбыз, – дип сүзгә кушыла хатыны Тәслимә Миңнегали кызы.
Рәҗәп Миңнеәхмәт улы тумышы белән шушы авылдан. Мәктәптән соң тракторчыга укып, гомерен туган колхозына багышлый.
– Әтием дә хаклы ялга чыкканчы колхозда тракторда эшләде. Мин дә аңа ияреп, алты яшемнән руль артына утырдым. Ярата идем мин техниканы. Гомер буе “Бүләк” колхозына хезмәт иттем. Ляхово училищесын тәмамлагач, әтием белән бергә “ДТ-20”, “Т-16” тракторларында эш башлап җибәргән идем, соңыннан “МТЗ-50” тракторына утырдым. Маһиян Бакыев, Гайнислам Шәрәфетдинов, Фәнис Шәймәрданов кебек тәҗрибәле абзыйлар мине эшкә өйрәтте. Алар белән бергә салам өйдек. Фермага барда, жом, сөт тә ташыдым. Экскаваторда эшләгәндә, Иске Муса, Илтуган, Арыслан, Актүбә, Подлуб авыллары халкына газ керттек. Эшләмәгән эш калмады. Элек бит кабиналар да җылытылмый иде. Хәзерге техникаларда кондиционерына кадәр бар, – ди әңгәмәдәшем. Йосыповларның гаилә коруларына да 45 ел булып киткән.
– Салават педагогия училищесын тәмамлап, яңа гына эшкә кайткан идем, Рәҗәп абыең белән очрашып, өйләнештек. Арытаба Стәрлетамак педагогия институтында белем алдым һәм 40 ел гомеремне балаларга белем бирүгә багышладым. Өч ул үстердек. Өлкән улыбыз Илнур гаиләсе белән шушы авылда яши. Зур итеп йорт салдылар. Икенчесе Зинфир да гаиләсе белән матур итеп дөнья көтә, балалар үстерәләр. Кызганычка каршы, бала кайгылары да күрергә туры килде – сөлек кебек үсеп беткән улыбыз Линур 21 яшендә генә вафат булды.
Бүгенге көндә балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез һәм эшлибез. Дөньялар гына тыныч, үзебез исән-сау булсак иде, – ди Тәслимә Миңнегали кызы. “Уңышка ирешү өчен умартачы бал корты кебек эшләргә тиеш” дигән девиз белән яши Йосыповлар гаиләсе. Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык кирәк. Ә бу сыйфатлар аларда бар.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Венера ГАФАРОВА.
Кырмыскалы районы.