+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
26 Августа , 14:30

Оксана Лут Башкортстан аграрийларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.

Оксана Лут Башкортстан аграрийларына дәүләт бүләкләре тапшырдыОксана Лут Башкортстан аграрийларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Оксана Лут Башкортстан аграрийларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Тантана Уфада, Республика белән идарә итү үзәгендә узды. Оксана Лут Башкортстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Узган ел республикада 1 миллион тонна майлы культуралар һәм 3,6 миллион тонна ашлык җыелган.

Радий Хәбиров аграрийларның азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге хезмәтен ассызыклады һәм аларга рәхмәт белдерде.

– Бүген без агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Алар азык-төлек иминлеген тәэмин итә, республикабызның, мәдәниятебезнең һәм әхлагыбызның таянычы булган авылны саклый, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга да зур игътибар бирелә. 2020 елдан аграрийлар 80 миллиард сумлык машина һәм җиһаз сатып алган, шул исәптән 2026 елда – 9 миллиард сумнан артык.

Эш сәфәре кысаларында Оксана Лут Радий Хәбиров белән очрашып, авыл территорияләрен үстерү, урып-җыю эшләре һәм республика белән федераль министрлык арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

Республикада урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Бүгенгә чәчелгән мәйданнарның яртысы җыеп алынган, якынча 2 миллион тонна ашлык суктырылган.

Министр Башкортстанның авыл хуҗалыгы өчен мөһим төбәкләрнең берсе булуын билгеләп, урып-җыю эшләрен төгәлләү һәм 2027 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүне сыйфатлы үткәрүнең мөһимлеген әйтте.

Оксана Лут югары уку йортлары һәм галимнәрнең агросәнәгать комплексы өчен эшен бәяләде

Алга таба Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа федераль тикшеренү үзәгендә (УФИЦ РАН) һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусында булды. Алар авыл хуҗалыгы өчен фәнни эшләнмәләр һәм яшь галимнәр проектлары белән танышты.

УФИЦ РАНда кунакларга авыл хуҗалыгы юнәлешендәге лабораторияләрнең эше күрсәтелде. Үзәк составында агрофән белән бәйле дүрт оешма эшли. Галимнәр, аерым алганда, үсемлекләр селекциясе, терлекчелек, генетика һәм биотехнология өлкәләрендә тикшеренүләр алып бара.

Оксана Лут республика галимнәренең авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Ул аеруча авыл хуҗалыгы культураларын селекцияләү өчен ДНК-маркерлар эшләү юнәлешен ассызыклады.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге кампусында министрга агросәнәгать комплексы өчен әзерләнә торган проектларны тәкъдим иттеләр. Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре тотрыклы авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр, үсемлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру һәм яңа сортлар булдыру юнәлешләрендә эшли.

Кампустагы яшьләрнең фәнни стартапларына да ярдәм күрсәтелә. Аларга грант бәйгеләрендә катнашырга, эшләнмәләрне җитештерүгә кертергә һәм үз бизнес-проектларын башлап җибәрергә булышалар.

Кампусның икенче чираты кысаларында Геном үзәге дә эшли. Биредә генетика, биоинформатика һәм медицина геномикасы өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә. Ә төп корпусны 2027 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас