Башкортстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә Русиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып кала. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тармакта җитештерү күләме 290,5 миллиард сумга җиткән. Республика илдә тугызынчы, Идел буе федераль округында өченче урынны алган. Узган ел биредә 3,6 миллион тонна ашлык һәм рекордлы 1,05 миллион тонна майлы культуралар җыеп алынган.
Хәзер төбәк авыл хуҗалыгында чимал җитештерү белән генә чикләнмичә, агротехнологияләрне үстерүгә дә басым ясый.
26 августта Башкортстанга эш сәфәре белән килгән Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Алар авыл территорияләрен үстерү, урып-җыю кампаниясе һәм агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре турында сөйләште.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, 2020 елдан республика хуҗалыклары 80 миллиард сумлык техника һәм җиһаз сатып алган. Быел гына бу максатларга 9 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Шул ук вакытта төбәктә 105,7 миллиард сумлык 65 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.
Фәнни эшләнмәләрне җитештерүгә кертүдә Уфа югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары да актив катнаша. 2025 елда Уфадагы вузара студентлар кампусында Геном үзәге эшли башлады. Биредә генетика һәм биоинформатика өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын чыгару һәм хайваннарның продуктивлыгын арттыруга юнәлтелгән технологияләр эшләнә.
Уфа федераль тикшеренү үзәгендә дә авыл хуҗалыгына бәйле берничә фәнни оешма эшли. Галимнәр терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен генетик технологияләр, селекция ысуллары һәм уңышны арттыруга ярдәм итә торган биотехнологик препаратлар әзерли.
Авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. 2025 елда төбәкнең агросәнәгать комплексында кадрлар әзерләү проектына 972,5 миллион сум юнәлтелгән, быел финанслау күләме 1 миллиард сумнан артып киткән. Бу акча колледжларны ремонтлауга, мәктәпләрдә агрокласслар ачуга һәм студентларның җитештерү практикасын оештыруга тотыла.
Башкортстанның агросәнәгать комплексын үстерүдә фән, мәгариф һәм җитештерүнең үзара бәйләнеше мөһим роль уйный. Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут та республикада бу юнәлештәге эшнең нәтиҗәлелеген билгеләде.
БДАУның икътисад һәм менеджмент кафедрасы профессоры Рәсүл Госманов фикеренчә, Оксана Лутның Башкортстанга сәфәре республика аграрийлары өчен аеруча мөһим чорга туры килә.
– Визит министрның аграр тармак үсешенә зур өлеш керткән, азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә һәм экспорт потенциалын үстерүдә мөһим урын алып торган төбәкләргә сәфәрләре кысаларында уза. Бу Башкортстанга да тулысынча кагыла, – диде Рәсүл Госманов.
Аның сүзләренчә, республикада өстенлекле инвестиция проектлары системалы рәвештә гамәлгә ашырыла, авыл хуҗалыгында стартапларга ярдәм күрсәтү дә нәтиҗәле юнәлеш булып тора.
– Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә стартапларга ярдәм итү эше республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан алып барыла. Бу тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә куллану кызыклы булыр иде, – дип билгеләде Рәсүл Госманов.
Шул рәвешле, Башкортстан агросәнәгать комплексында җитештерү күләмен арттыру белән бергә, фәнни тикшеренүләрне, санлы технологияләрне һәм заманча селекция ысулларын гамәлгә кертүне дәвам итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102