+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 Августа , 06:05

“Башкортстан продукциясен бөтен ил белә!”

Федераль министр Оксана Лут республика агросәнәгать тармагының заманча нәтиҗәле үсешүен билгеләде.

“Башкортстан продукциясен бөтен ил белә!”“Башкортстан продукциясен бөтен ил белә!”
“Башкортстан продукциясен бөтен ил белә!”
Башкортстанда эш сәфәре белән Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут булды. Республика йортында ул төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Очрашуда авыл территорияләрен үстерү, урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыру һәм төбәкнең федераль министрлык белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде.

Башкортстан Башлыгы илнең авыл хуҗалыгы министрына һәм ведомство коллективына нәти­җәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
 
– Агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирәбез, – диде Радий Хәбиров. – Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без соңгы елларда хуҗалыкларның техник паркын сизелерлек яңарттык. 2020 елдан алып аграрийлар 80 миллиард сумлык техника һәм җиһазлар сатып алды. Агымдагы елда гына да 9 миллиард сумлык техника сатып алынды.
 
Комплекслы эш нәтиҗәсендә тармак югары күрсәткечләргә ирешә.
 
– Республикада урып-җыю кампаниясенең иң кызган мәле. Һава шартлары төрле булуга карамастан, игенчеләр чәчелгән мәйданнарның 50 процентыннан уңышны җыеп алды, якынча 2 миллион тонна ашлык тупланды, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы елларда чәчүлекләр структурасында без майлы культуралар өлешен арттырдык, бу юнәлештә яхшы үсеш мөмкинлеге күрәбез. Гомумән, агымдагы ел уңышына өметләр зур.
 
Оксана Лут, үз чиратында, республика агросәнәгать ком­плексының тотрыклы үсешүен билгеләде.
 
– Республиканың авыл тер­риторияләрендә миллионнан артык кеше яши. Башкортстан – илнең төп авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе. Былтыр республикада тарихта беренче тапкыр 1 миллион тонна майлы культуралар җыеп алынды, ә бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы 3,6 миллион тоннадан артып китте. Башкортстанда җитеште­релүче продукция илнең башка төбәкләре кулланучыларына да яхшы таныш. Республика җи­тештерү куәтен үстерүне алга таба да дәвам итәр дип ышанам, – диде Оксана Лут.
 
Арытаба Оксана Лут һәм Радий Хәбиров бер төркем тармак хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды. Тантана Республика белән идарә итү үзәгендә узды.
 
– Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бөтен Русия Башкортстан продукциясен, брендларын белә. Республикада авыл хуҗалыгы арытаба да уңышлы үсәчәгенә ышанам, – диде Оксана Лут.
 
Радий Хәбиров та, аграрий­ларның азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге хезмәтен ассызыклап, аларга рәхмәт белдерде.
Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә федераль министрга агросәнәгать комплексы өлкә­сендәге проектларны тәкъдим иттеләр. Ул авыл хуҗалыгы өчен фәнни эшләнмәләр һәм яшь галимнәр проектлары белән танышты.
 
Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа фән һәм техно­логияләр университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре авыл хуҗалыгын, био­технологияләрне үстерү, үсем­лекләрнең уңдырышлылыгын арттыру һәм яңа сортлар булдыру юнәлешләрендә колачлы эш алып бара.
Кампустагы яшьләрнең фәнни стартапларына зур ярдәм күр­сәтелә. Аларга грант конкурсларында катнашырга, эшлән-мәләрне җитештерүгә кертергә һәм үз бизнес-проектларын тормышка ашырырга булышалар.
 
Кампусның икенче чиратында Геном үзәге эшли. Биредә генетика, биоинформатика һәм медицина геномикасы өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә. Ә төп корпусны киләсе елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
 
Шул ук көнне Оксана Лут һәм Радий Хәбиров Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгендә дә булды. Алар Биохимия һәм генетика институтының фәнни лабора­торияләре эшчәнлеге белән танышты.
Үзәк составында аграр фән өлкәсендә дүрт оешма эшли. Галимнәр, аерым алганда, үсемлекләр селекциясе, терлекчелек, генетика һәм биотехнология өлкәләрендә тикшеренүләр алып бара.
 
Мәсәлән, терлекчелектә геном һәм постгеном технологияләре лабораториясе тармакны үстерү өчен нәтиҗәле чаралар булдыру юнәлешендә, шул исәптән күпсанлы мәгълүматны анализлап, федераль грантларны гамәлгә ашыра.
 
Радий Хәбиров һәм Оксана Лут шулай ук “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган үсем­лекләр геномикасы лабора­ториясендә булды. Монда үсемлекләр селекциясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрәләр. Ә үсемлекләрнең һәм микроор­ганизмнарның биоинжене­рия лабораториясендә галимнәр авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттырачак молекуляр механизмнарны өйрәнә.
 
Оксана Лут республика фәнни җәмәгатьчелегенең авыл хуҗа­лыгы үсешенә һәм федераль күрсәткечләргә ирешүдә мөһим хезмәт башкаруын билгеләде. Шулай ук, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе өчен ДНК-маркерлар эшләүдәге уңышларын аерым ассызыклады.
Оксана Лут һәм Радий Хәби­ров Башкорт дәүләт аграр университетының мөмкин­лекләре һәм аны яңарту барышы белән дә танышты.
Федераль министр һәм Башкортстан Башлыгы прогрессив технологияләр, эмбриология һәм генетика үзәгендә, шулай ук “Агронетика үзәге” лабораториясендә булды.
 
Оксана Лут илнең агро­сәнәгать комплексы өчен университетның мөһим фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып баруын билгеләде.
 
– Бу – Авыл хуҗалыгы министрлыгы системасындагы төп югары уку йортларының берсе, ул “Приоритет 2030” программасында катнаша, – диде Оксана Лут. – Вуз үсемлекчелек өлкәсендә уңышлы эшли. Аның базасында авыл хуҗалыгы культураларын санлы фенотөр-ләндерү үзәге төзелә. Икенче юнәлеш – терлекчелек. Биредә университет нәтиҗәлелекне һәм ит җитештерү күләмен арттыру максатында дуңгызчылык тармагында махсуслаша.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас