

Кырмыскалы районында басу эшләре дәвам итә. Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре сабан культураларын урып-җыя, шул ук вакытта киләсе ел уңышы өчен нигез салып, җир эшкәртәләр.
Кырмыскалы районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, август ахырына районда уҗым культуралары тулысынча җыеп алынган, 45 мең тоннадан артык иген суктырылган. Уртача уңыш күләме гектарыннан 47,8 центнер тәшкил итә.
Әлеге вакытта сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын урып-җыю бара. Арпа 10 мең гектарга якын мәйданнан җыеп алынган, 42 тоннага якын суктырылган, уртача уңыш күләме 41,9 центнер тәшкил итә. Борчак уңышы да тулысынча җыеп алынган, 480 гектардан – 1214 тонна (уңдырышлылык – гектарыннан 25,3 центнер). Солы 369 гектардан җыеп алынган, 775 тонна суктырылган. Язгы бодай 2680 гектардан җыелган, 12 мең тоннадан артык суктырылган. Комбайннар шулай ук рапс басуларында да эшли – бу культура 3261 гектарда чабылган, 7 мең тоннадан артык суктырылган. Алда кукуруз, карабодай һәм көнбагыш уңышын җыю бурычы тора.
Урып-җыю эшләре белән бергә киләсе ел уңышы өчен җир әзерләнә. Урып-җыю, уҗым культураларын чәчү һәм җир әзерләү – бүген Кырмыскалы районы аграрийлары алдында торган өч төп бурыч. Аларның һәрберсе сыйфатлы итеп, вакытында башкарыла.
Райондагы эре предприятиеләр белән берлектә, крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәткәрләре дә иген басуларында көнне төнгә ялгап эшли. Шуларның берсе – Рәфил Чурагулов җитәкчелек иткән крестьян-фермер хуҗалыгында да эшләр, һәр елдагыча, көйле бара. Рәфил Миңнемөхәммәт улы җитәкчелек дилбегәсен 2016 елда үз кулларына ала. Әмма бу хуҗалыкның тамырлары еракка барып тоташа. Аңа 1999 елда Рәфилнең бабасы (хатынының әтисе) Радик Рәхимов нигез салып, бу еллар дәвамында уңышлы эшләп килде. Әйткәндәй, райондагы беренче фермер ул. Радик Гайфулла улының барлык гомере җир белән бәйле – башта Чапаев исемендәге, аннары Вилданов исемендәге колхозларда 25 ел механизатор булып эшләсә, коллектив хуҗалыклар таркала башлагач, фермерлык эшенә алынды. 2016 елда ул дилбегәне киявенә тапшырды һәм бүгенгәчә гаилә эшен бергәләп уңышлы алып баралар.
Хуҗалыкның җирләре Кустыгол һәм Михайловка авыллары янында урнашкан. Чәчүлекләрнең гомум мәйданы 110 гектар тәшкил итә: арпа – 30 гектар, уҗым бодае – 20 гектар, язгы бодай 60 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә арпа һәм уҗым бодае тулысынча җыеп алынган. Язгы бодайның яртысы җыелган, калган басуларда эшләр дәвам итә. Уҗым бодаеның уртача гектар куәте – 32 центнер булса, арпа – 40, язгы бодай – 36 центнер төшем белән сөендерә. Игеннең бер өлеше киләсе елга чәчү өчен саклауга салына, калганы сатыла. Техника җитәрлек, комбайнны гына “Үзәк” МТСының “Нива” Кырмыскалы филиалыннан арендага алганнар. Аның штурвалы артында Рәфил Чурагулов үзе эшли.
– Барлык эшләрне дә гаиләбез белән алып барабыз. Кайнатам Радик Гайфулла улы игенне ташып тора. Уфа Фән һәм технологияләр университетында укучы улым Илназ язгы чәчү вакытында да, урып-җыю чорында да зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук хатыным – Кырмыскалы авылының 2нче санлы урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Радик кызы, 11нче сыйныфка барган кызыбыз Азалия һәм әбием Альмира Равил кызы келәттә иген җилгәрәләр, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәфил Чурагулов.
Үстерелгән уңышны җыеп алу – авыр да, куанычлы да хезмәт. Ә җир авыл эшчәннәрен тырыш хезмәтләре өчен мул уңыш белән сөендерә. Бүгенге көндә Чурагуловлар гаиләсенең төп тырышлыгы язгы бодайны җыеп алуга юнәлтелгән. Алар эшләрне планлаштырылган срокларда башкарып чыгу максаты куя. Басу батырларына уңышлар телик!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Фәния Сәлимгәрәева фотолары.