– Узган елда көз явымлы килү сәбәпле, бу басу сөрелсә дә, чәчеп калдырылмады. Шул сәбәпле, яз көне шепкән чәчелде. Көннәр кояшлы торса, тезмәләр суктырып алынып эшкәртүгә җибәреләчәк, – ди Вадим Ралиф улы.
Эш фронты зур җәмгыять бүлекчәсендә. Басуларның 3000 гектар мәйданында – шепкән, 2200 гектар мәйданда – көнбагыш, 700 гектар мәйданда уҗым бодае чәчелгән.
– Болардан тыш 350 гектар мәйданда яз чәчелгән бодай һәм 250 гектар мәйданнан карабодай уңышын җыеп аласы бар, – ди авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәрит Солтанов.
Аяз көннәрдә “Правда” җәмгыяте уңганнарының да җиңнәре сызганулы, алар да басуда. Сәйтәк һәм Яңа Дүртекәй авыллары арасындагы 120 гектарлы бодай басуында өч комбайн бодай уңышын турыга суктыруга чыккан. “Нива – Эффект” комбайнында Эльвир Арсланов, GS812 “Палессе”да – Айрат Шакиров, “ACROS 595 Plus”та Илнур Хаков алтынга тиң бөртекләрне суктырып ала. Куәтле “ЗиЛ” автомашинасы водительләре Зәнфир Шәймәрданов, Филүс Абраров һәм Фаил Хәкимов суктырылган ашлыкны ындыр табагына кайтара.
– Бөртекләр коры. “Правда”да ашлык киптергеч тә (ул утын ягып җылытыла), мөмкинлекләр дә, эшләргә кешеләр дә бар, – ди Вадим Галиәкбәров.
Җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидат Фәритов белдерүенчә, җәмгыять басуларында өлгергән уңышның 30 проценты җыеп алынган инде.
Һава шартлары тотрыклы торса, авыл уңганнары эшне озакка сузмас.
Иске Балтач авылында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Илмер Фәррахов 2022 елда мобилизацияләнеп, уң аягын тездән югары югалтып кайтып, протез ярдәмендә хәрәкәтләнә.
СВО башланганчы Себер тарафларына йөреп эшләгән Илмер Ферзат улы уңайлы протез куйдырып, үз эшен башлап җибәрде. Дәүләт ярдәме белән атлар сатып алды. Яңа Дүртекәй авылында үз көче белән ташландык абзарны сүтеп, яңа абзар, башка корылмалар булдырды, “МТЗ-82/1” тракторы, тагылма инвентарь сатып алды.
42 яшьлек СВО ветеранын күпьеллык үлән тезмәләрен җыйган вакытта басуда очраттык.
– Кырык ике баш атыбыз бар. Ике кеше даими эш урыны белән тәэмин ителгән. Җыйган тезмәләрне төргәкләргә урыйм. Кышны уңышлы үткәрү өчен 1000 төргәк печән кирәк булачак. Җитмәгәнен сатып алырга туры киләчәк.
Эльза һәм Илмер Фәрраховлар гаиләсендә ике ул үсә. Әмир белән Радмир Фәрраховлар – мәктәп укучылары. Үсмерләр йорт, хуҗалык эшләрендә әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.