+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 Сентября , 11:40

Русия чемпионатында җиңү яулады

Мәләвез районы механизаторы бәйгедә бронза медаль яулады

Русия чемпионатында җиңү яуладыРусия чемпионатында җиңү яулады
Русия чемпионатында җиңү яулады

Минеральные Воды шәһәрендә “МинводыЭКСПО” күргәзмәсе мәйданында трактор белән җир сөрүчеләрнең 13нче Бөтенрусия ачык чемпионаты узды. Ил дәрәҗәсендәге бәйгедә Русиянең 50 төбәгеннән “иң-иң”нәр көч сынашты.

Башкортстан данын Мәләвез районыннан берьюлы ике басу батыры – Илдар Ишкаев белән Валерий Романов яклады.
Илдар чемпионатның төп программасы чараларында катнашса, Валерий “Трактор-шоу” тамашасында беренчелек өчен көрәште. Аның тырышлыгы бушка китмәде: көчергәнешле ярышта зур осталык күрсәтеп,  50 механизатор арасында өченче урынга лаек булды.

Илдар Ишкаев җир сөрү буенча ачык чемпионатта, шулай ук, уңышлы чыгыш ясады һәм пьедесталның җиденче баскычына күтәрелде.
Валерий Романов Мәләвез районының Салават исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында механизатор булып эшли. Русия күләмендәге ярышка кадәр булдыклы һөнәр иясе “Басу көне-2026” республика агрофорумында “Трактор-шоу” ярышында җиңү яулаган иде. Башкортстанның басу батыры Бөтенрусия чемпионатында  мәртәбәле җиңү яулап, тагын бер тапкыр үз эшенең остасы булуын күрсәтте.

Районда Волков-Романовларның мактаулы хезмәт династиясе булуын яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Валерий Алексеевич – язмышын туган авылы, игелекле җирләре белән бәйләгән көчле тамырлы нәселнең  өченче буын вәкиле. Әтисе Алексей Иванович белән әнисе Любовь Валерьевна улларында кече яшьтән үк туган җиренә, крестьян хезмәтенә мәхәббәт уяткан.
Валерий 2006 елда мәктәпне тәмамлагач ук туган колхозында тракторчы булып эшкә урнаша. Шул ук елның көзендә Наумовка авыл хуҗалыгы техникумына укырга юллана. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алгач, Башкорт дәүләт аграр университетында читтән торып укуын дәвам итә. Һәм менә 20 елга якын ул картәтисе, әтисе һөнәренә тугры калып, районның Салават исемендәге хуҗалыгында тракторчы-машинист булып эшли. Намуслы хезмәте өчен  байтак бүләккә лаек булган.

– Булдыклы егетләребез өметләребезне аклады. Бөтенрусия чемпионатыннан җиңү белән кайттылар. Валерий Романов яулаган бронза медаль, республика аграрийлары өчен зур горурлык та. Зур бүләге белән котлыйбыз. Ил күләмендәге бәйгедә мондый җиңү яулау Башкортстанның мактаулы җир хуҗаларының тагын бер тапкыр  югары һөнәри дәрәҗәгә ия булуларын күрсәтте. Шуны ассызыклап әйтергә телим: без киләчәктә дә язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән булдыклы белгечләребезгә, аграр тармакта намуслы хезмәт салучы төрле һөнәр ияләренә бар яклап та ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Тармакны үстерүгә юнәлтелгән чаралар белән бергә,  авыл һөнәр ияләренең осталыгын камилләштерү буенча тоемлы чаралар тормышка ашырыла, һәм алар яхшы нәтиҗә бирә, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас