

Иң элек аның сортына игътибар итегез. Әгәр сез иртә өлгерүче сортлар утырткансыз икән, аларны июльдә – август башында ук җыялар. Уртача иртәләрен – августта. Уртача һәм уртача соң өлгерүчеләрен август – сентябрь ахырында алалар һәм нәкъ менә алар кышкы саклау өчен иң яхшысы дип исәпләнә. Уртача өлгергәннәрен бүлбеләрне утырткан вакыттан исәпләп, 90-100 көн, уртача соңнарын – 100-110, соң өлгергәннәрен 120 көннән казып алырга кирәк.
Еш кына участокта яшел сабаклы һәм тулысынча корыган сабаклы бәрәңге төпләре янәшә була. Бу – төрле вакытта өлгерүче бәрәңге сортлары бергә утыртылуын күрсәтә. Шуңа күрә, нинди сортларны һәм кайчан утыртканынгызны истә калдырырга яисә язып куярга кирәк. Бу – “икенче икмәк”не җыю вакытындагы буталчыклыктан коткарачак.
Бәрәңге уңышын җыйганда һава торышының әһәмияте зур. Бәрәңгене һава температурасы +5 градустан түбән булмаганда җыю яхшырак. Салкынрак шартларда бүлбеләр нәзберекләнә һәм тизрәк җәрәхәтләнүе ихтимал. Коры, кояшлы яки җилле көнне алу тагын да яхшырак.
Сәламәт үсемлек сабакларының табигый кибүе һәм саргаюы – уңышның өлгергәнлеген күрсәтүче төп сигнал. Бу вакытта бүлбеләр максималь зурлыкка җитә һәм крахмал туплыйлар. Әмма сабак яшел булса, начар һава торышы озакка сузылса һәм яңгырлы булса, өлгерүне тизләтергә мөмкин – бәрәңгене алуга кадәр 10-14 көн кала сабагын чабарга кирәк. Бу кабыкның өлгерүен яхшыртачак һәм саклаганда авырулар куркынычын киметәчәк. Алганнан соң, инфекциянең мөмкин булган чыганакларын юк итү өчен сабакларны, һичшиксез, яндырыгыз.
Иң ышанычлы ысул – төрле куаклардан берничә бүлбе казып алу. Бәрәңгене бармак белән ышкып карагыз. Кабыгы җиңел генә куба икән, димәк, ул әле ныгып җитмәгән, аны алуны кичектереп торырга кирәк. Әгәр кабыгы тыгыз булса, кырылмый, бары тик тырнала гына икән – бәрәңге тулысынча өлгергән һәм саклауга әзер.
Икенче ысул – йод эремәсен яңа кисемгә тамызу. Кисем шәмәхә төскә керсә – крахмал күп, бәрәңге өлгергән. Әгәр төс үзгәрмәгән икән, алырга әле иртәрәк.
Әзер булуның төп билгеләре: кабыгы тыгыз, йомшармый; сабагы саргая һәм җиргә ята (сәламәт үсемлекләрдә); бүлбеләр тамырлардан җиңел аерыла; бүлбе киселгәндә (әйтик, көрәк белән алганда) һәм йод белән эшкәртү вакытында кисем карала.
Әлеге киңәшләргә колак салыгыз, сез уңышны язга кадәр саклап калырсыз һәм үзегезне сыйфатлы бәрәңге белән тәэмин итәрсез.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102