+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
13 февраль 2016, 02:00

“Кар кешесе”, “Йети”, “Албасты”

Аны күрүчеләр күп булса да, фән әһелләре, ни өчендер, моны танымаска тырыша.Илебездә күптән инде мавыктыргыч һәм яңа “криптобиология” дигән фән бар. Ул реликт гоминидларны, шул исәптән “кар кешеләрен”, эзләү һәм өйрәнү белән шөгыльләнә. Әйдәгез, башта без ул җан ияләрен үз күзләре белән күргән кешеләргә сүз бирик.

Павел Беленицкий: “1982 елның июнь башында мин җитәкчесе Е. Михайловский булган тикшеренүчеләр төркеме составында Дүшәнбе шәһәреннән “кар кешесе”н эзләргә киттем. Без Таҗикстанның Искәндәркүл һәм Пайрон күлләре тирәсендәге районда берничә мәгарәне тикшерергә тиеш идек.

Урынга барып җиткәч, лагерь кордык һәм тәүлек әйләнәсенә кизүлек оештырдык. Ай ахырына безнең лагерь янына Сәмәрканнан чыккан туристлар килеп җитте. Алар сөйләвеннән бер таҗик гаиләсе белән булган хәл истә калды. Гаилә көчле агымлы, бик киң булмаган тау елгасын кичкәндә яшь ярымлык баласын күтәргән хатын, таштан ташка атлаганда сөрлегеп китеп, сабыен кулыннан төшереп җибәрә һәм ул агып китә. Шулчак агым буйлап 200 метрлап астарак чытырманлык арасыннан кешегә охшаган зур бер сәер зат суга ташлана да, йөзеп килүче теге баланы эләктереп алып, ярга чыгарып куя һәм үзе куаклар арасына кереп югала...

Экспедиция башланганнан бер ай үтсә дә, бик ачык булмаган эзләрдән башка без бернәрсә дә таба алмадык. Төркем таралышкач, мин Сәмәрканга киттем һәм эзләнүләремне китапханәдә дәвам итәргә булдым. Анда бер кызыклы язмага юлыктым: 1864 елда Сәмәркан аша шул тирәдә тотылган ниндидер бер кыргый кешене арытаба каядыр алып киткәннәр, аны кызыксынып караучылар күп булган. Кызганычка каршы, ул кыргыйның арытабангы язмышы билгеле түгел.
Китапханәдә мин Тибет медицинасы белән шөгыльләнүче табиб Гобжан Цыковин белән таныштым, аның Кытайда 50нче елларда “кар кешесе”н күргәне булган икән. Ул миңа урындагы халык әлеге серле җан иясен берничә тапкыр күргән районга кечкенә экспедициядә катнашырга тәкъдим итте. Шулай итеп, 15 июльдә без — мин, Гобжан һәм урындагы тагын ике кеше — тауларга киттек. Ун көннән бер елгачыкның чишмә башында, тирә-як яхшы күренгән тигез тау түбәсендә лагерь кордык.

Беренче булып аны бер юлдашыбыз күреп алган: ерактагы тау битләвендә кешегә охшаган сәер бер фигура күренеп калган. Үзе юньләп сөйли алмагач, моңа без фантазия җимеше дип кенә карадык. Ни дисәң дә, юлда сүз ун көн буе шул “йети” турында гына барды бит.

Кичен учак янына җыелыштык. Соңрак Гобжан йокларга кереп китте, без утырып калдык. Сүз иярә сүз чыгып, төн үткәне сизелми дә калды. Әңгәмәдәшләрем минем арттагы нәрсәгәдер төбәлеп катып калганда иртәнге 7нче ярты иде инде. Мин артыма борылып карадым һәм сүзсез калдым: якындагы агач янында маймылга охшаган зур бер җан иясе бөтен буе белән басып тора иде! Зур башы гәүдәсенә сеңгән кебек, куллары асылынып тора. Ул чигенмәкче булгач, агач ботагы шартлап сынды, мин тиз генә утлы кисәү алдым. Шуннан ул нык кискен, әйтеп тә бирә алмаслык тавыш белән кычкырып җибәрде. Бу тавышка палаткадан Гобжан атылып чыкты да, аны күргәч, иелеп балта алды. Шуннан соң теге зат арты белән борылды да ныклы, тигез, зур адымнар белән агачлар арасына кереп югалды.

Озак та үтми тәмам яктырды. Без шул урынны җентекләп тикшердек һәм аермачык эзләр күрдек. Аяк эзенең озынлыгы — 37, киңлеге 16 сантиметр иде. Буе 2 метр 20 сантиметрлап булгандыр. Күргәннәребезне һәрберебез аерым язып, без аларны берләштердек. Отчетта алар болай теркәлде: “1982 елның 26 июлендә урындагы вакыт белән 6.35 сәгатьтә бер минут дәвамында без йонлач тәнле кешене күрдек. Аның күзләре эчкә батып тора, муены бик кыска; авыз-ияк өлеше алгарак чыгып тора, киң күкрәге кабарынкы, гәүдәсе нык, мускуллы; бите чиста, сакал-мыегы юк, иреннәре нык кысынкы; тәне йонлач, төкләре коба төстә. Агрессив гамәлләр кылмады. Күзәтү 11,5 метрдан алып барылды”.

Сергей Каргопольцев: “1988 елның июлендә мин комплекслы фәнни-спорт экспедициясендә катнаштым. Ул Төньяк Кавказда реликт гоминидларны (анда бу җан иясен “алмасты” дип йөртәләр) эзләү белән шөгыльләнә иде. Без ул “алмасты”ларның сукмагын, ике җирдә кунган, яткан урыннарын, бик күп эзләрен таптык. Без теркәгән эзнең озынлыгы — 39,5, киңлеге 18 сантиметр иде. Мондый эз калдырган затның буе 2 метрдан да ким булмаска тиеш.

Безнең биооператор Сергей Кречмер караңгыда хәрәкәт итүче объектны терки торган яңа биолокация ысулы кулланды. Аннан күренүенчә, төнлә бер “алмасты” (татарча бу албасты буладыр инде — Д. Д.) безнең лагерьга шактый якын килгән.

Урында яшәүче шаһитлар сөйләвенчә, алар “алмасты”ларны 1963 һәм 1984 елларда күргән, кашларының чыгынкы, муеннарының бик кыска булуын тасвирладылар”.

Югарыда шаһитлар бәян иткән күренеш бүген дөнья турында без белгәннәр чигенә сыешмый. Кемнәр соң ул “кар кешеләре”? Әллә алар зур эволюцион үсеш кичергән неандерталецлар микән? Ләкин аларның үлеп бетүенә дә 30 мең ел үткән бит инде. Әллә кайбер төрләре сакланып калганмы?

Бик күп галимнәр әйтүенчә, планетабыздагы тереклек, җәнлекләр дөньясы, нигездә, күптән инде өйрәнелеп беткән. Ләкин фәнни практика моны инкарь итә. 1955 елда академик А. Иванов диңгездә яшәүче яңа төр җәнлек — погонофораны ачса, 1987 елда Кытай галимнәре Тибет тауларында яңа төр маймылларны ачыклаган.
Тирә-ягыбыз искиткеч бай һәм серле, шуңа да, фәннең барлык казанышларын файдаланып, бу дөньяны өйрәнүдән туктамаска гына кирәк.
Читайте нас: