+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
12 апрель 2016, 02:00

Кара ханым каргышы

Аның өрәге тирә-яктагыларга бүгенгә кадәр тынгы бирми.Ларкхалл шәһәрчеге Төньяк Шотландиядәге Ланкашир төбәгенең нәкъ уртасында, Мачан Муир калкулыгында урнашкан. Шуннан ерак та түгел ХVIII гасырда Милхью авылы булган, аның янәшәсендәге елга ярлары буенда Гамильтоннар нәселенең “Брумхилл-хаус” дип аталган ыру биләмәләре җәелеп киткән. Әлеге биләмәләрнең төп йортында булган вакыйгалар аның яманатын бүгенге көнгә кадәр саклый.

Генри Монтгомери Гамильтон 1872 елда туган. Ул хәрби хезмәттә капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1899-1902 еллардагы икенче Англия-бур сугышы (Көньяк Африкада урнашып алган ак тәнле җирбиләүчеләр һәм терлекчеләрне “бур”, ягъни крестьян дип атаганнар) ул катнашкан соңгы хәрби кампания була. Отставкага чыккач, 1924 елда вафат булганчы Генри югарыда телгә алынган биләмәсендә кеше белән аралашмыйча яши. Ләкин, ни хикмәт, аның үлеменнән 1987 елга кадәр шул тирәдә яшәгән беркем дә төнлә ташландык биләмәгә якын да барырга курка. Сәбәбе – анда ниндидер “Кара ханым” өрәге йөрү турында җанөшеткеч хәбәрләр таралу...

Ләкин 1987 елда әлеге өрәк турындагы вакыйганың тарихы яңа үсеш-үзгәреш ала.

Биләмә идарәчесе вазыйфасында соңгы кеше булып эшләгән хатынның оныгы Хелен Сайкс бер үк төрле кабатланучы төш күрә башлый: “Мин, кулыма ачкычлар бәйләме тотып, бүлмәдәге камин янында басып торам. Имеш, мин күпкә олыгайганмын. Уң ягымда, рояль янында, озын буйлы бер аристократ ир басып тора. Күзләрен дә алмыйча миңа текәлгән. Карашы тишеп чыгардай, сине бораулаган кебек...”

Берничә айдан төшнең эч­тәлеге үзгәрә. Хәзер инде Хелен үзен читтән карап торучы күзәтүче кебек итеп тоя: “Менә кара тәнле хатын ниндидер бер Көнчыгыш алиһәсенең сыны алдында гый­бадәт кылган кебек башын иеп тора; Хеленның күз алдында кинәт кенә авыр бронза канделябр тоткан ир кулы пәйда була һәм ул дога кылучы хатынның башына шул нәрсә белән тондыра; аннары әлеге ир кулы җансыз гәүдәне йортның караңгы коридорлары буйлап аш бүл­мәсенә таба өстери, ә анда йортның базына алып төшүче яшерен ишек ачылып китә...”

Хеленның бу төше дә даими кабатланып тора һәм аны җәфалап бетерә. Ахыр чиктә Шотландиянең Паранормаль күренешләрне өйрәнү җәмгыятенә мөрәҗәгать итә. Чакырылган белгечләр “Кара ханым” өрәген генә түгел, хәтта аның үзен хәтерләүче кешене эзләп таба. Бу ханымны Хеленның әнисе дә онытмаган икән.

Хеленның әнисе балачактан хәтерләвенчә, “Кара ханым” чыгышы белән Һиндстаннан була. Биләмәнең яшь хуҗасы Генри Гамильтон аны Англиягә үзе белән алып кайта, ләкин берничә көннән ул хатын юкка чыга.

Британиянең хәрби архивларыннан соңрак Хелен ачыклавынча, “Кара ханым” дип аталган бу кыз Цейлонда туган була, индусларның Кали исемле алиһәсенә табынучылар сектасы әгъзасы булган. Ниндидер гөнаһы өчен ул алмаз рудникларында эшләүгә хөкем ителә һәм Көньяк Африкага, Британия колониясенә озатыла. Тоткыннар сак астында эш урынына килеп җитү белән аның чибәрлегенә өч инглиз надзирателе “күз сала”. Ләкин ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә бу өчәүнең гомере бик кыска була. Озак та үтмәстән, бу чибәркәйне капитан Генри Гамильтон күреп кала, арытаба балаларын карау-тәрбияләү өчен гувернантка сыйфатында үзе белән Англиягә алып кайтып китә. Шушы урында архивта Һиндстаннан килгән “кунак” турында мәгълүмат бетә, ә капитан Гамильтонның үлеме турындагы таныклыкта “сифилистан вакытсыз вафат булды” дигән язма гына кала.

Хелен Сайкс үзенә бер үк төрле сорау бирә: нигә соң Брумхилл-хаусның үткәне турындагы сәер төшләрне нәкъ менә ул күрә башлаган? Бәлки, бу генетик хәтердер? Ләкин шунысы ачык: Хеленның төшләре фантазия җимеше генә түгел. Шулай, урындагы музейда иске фотолар карап утырганда ул бер сурәткә тап була, анда Ларкхаллда тимер юл станциясен ачу тантанасы төшерелгән. Хөрмәтле кунаклар арасында Хелен үткен карашлы берәүне күреп ала – аның төшләренә кергән кеше бит бу! Әлбәттә, сурәттә Генри Гамильтон төшерелгән була.

Өлкән яшьтәрәкләр Генрины тиз кызып китүчән һәм тотанаксыз холыклы кеше буларак хәтерли. Гомере ахырына бу холык тагын да начарлана, бәлки, шуңа ул ялгызлыкта һәм башкаларга кирәксез бер бәндә булып үлгәндер дә.

Брумхилл-хаусны 1972 елда сатып алган хуҗасы ярымҗимерек йортта нинди дә булса гадәттән тыш хәлләр күзәтелүен кире кага, ләкин бу да матбугатта “Кара ханым” турында мәкаләләр күренә башлаганчы гына. Ахыр чиктә шәһәр Советы, хуҗасы белән килешеп, төрле хорафатларга нокта кую максатында, мүк баскан бу җимерек йортны җир белән тигезләргә бульдозерлар җибәрә.

Хелен Сайксның эзләнүләре нинди нәтиҗәләр бирер иде, хәзер инде моны әйтеп булмый, чөнки ул Ларкхалл юлында әлеге шомлы биләмә тирәсендә һәлак була. Сәбәбе – куе томан нәтиҗәсендә шофер юл аша чыгып баручы хатынны вакытында күреп өлгерми. Полиция моны бәхетсез очрак дип бәяли. Ләкин шунысы да бар: әлеге автоһәлакәттән соң шул тирәдә яшәүчеләр Хелен һәлак булган урында еш кына тормозлар чыелдаганын ишетә. Андый вакытларда юлда бернинди дә машина булмавы турында сөйләп тору кирәкме икән?..
Читайте нас: