+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
7 июль 2016, 02:00

Гуманоид белән бер төн

Ул сәгатьләрне Шайн ханым рәхәтлек белән искә ала.Шайн Круз өчен 1968 елның 2нче маена каршы төн чын-чыннан башваткыч һәм табышмаклардан торган төн булгандыр, күрәсең. Ләкин берничә елдан соң гына аның хәтерен регрессив гипноз ярдәмендә яңартып, ул язгы төнне искә төшерү һәм аның белән булган хәлләрне ачыклау мөмкин була. Ә ул төн, чыннан да, бик сәер һәм серле булган икән шул...

1968 елның беренче айларында АКШның Нью-Йорк штатында НЛОлар очканын берничә тапкыр күзәтәләр. “Очучы тәлинкәләрне” әнисе белән бергә Шайн Круз да күзәтә. 2нче майга каршы төндә ихатага Шайн үзе генә йөгереп чыга һәм күктә яктыртучы серле объект очуын чираттагы тапкыр күзәтеп басып тора. Үзе искә алуынча, ул әлеге объектның сәер маневрлар ясап очуын озак карап тормаган, соңыннан үз караватына кереп яткан һәм шундук тирән йокыга талган.

Шайнның, тыштан кереп, үзенең икенче каттагы йокы бүлмәсенә күтәрелгән аяк тавышларына уянып, әнисе дә торып утыра. Аннары ул кызының хәлен белеп төшәргә була. Башта ул икенче кат баскычындагы пычрак эзләрне күреп аптырый. Югарыга күтәрелеп караса, кызы пычранган халатта юрган өстендә ята, хәтта пычрак ябышкан тапочкаларын да салмаган. Шайнны уятып, әнисе аның кайда һәм кем белән нишләп йөргәнлеге хакында күпме генә сорашмасын, аңлаешлы бер генә җавап та алалмый.

Әлеге төн турында бернәрсә дә хәтерләмәсә дә, аннан соңгы көннәрдә Шайн үзен начар хис итә башлый: башы бик каты авырта, тәнендә әллә нинди тимгелләр барлыкка килә һәм, иң мөһиме – күреме килми башлый. Шушыларның барысына укшый башлавын да өстәсәң, авырга калу билгеләре аермачык, дип уйларга мөмкин... Әлбәттә, боларның барысына да аптырап, Шайн үзе дә теге төндә нәрсә булганлыгын исенә төшерергә тырыша, ләкин хәтерли алмый. Аны бер генә нәрсә шатландыра: авырга калу ихтималлыгы турындагы фаразлары берничә айдан юкка чыга, анализ аның йөклелеген кире кага.

Тормышындагы әлеге хәл Шайнга берничә ел тынгы бирми, ә инде регрессив гипноз барлыгы, аның мөмкинлекләре турында ишеткәч, ул, һич икеләнмичә, теге төннең серен ачыкларга була. Гипноздан соң ачыклануынча, шик-шөбһәләре Шайнны алдамаган, аның белән чыннан да кеше ышанмаслык хәлләр булган икән бит!

Гипноз тәэсире астында ул төнлә үзен ниндидер көчнең тәрәзә янына килергә чакыруын һәм аннан НЛО күрүен исенә төшерә. Башында яңгыраган ниндидер тавыш аңа ихатага чыгарга боера. Акылы томаланып, ул, халатын һәм тапочкаларын кия дә, ихатага чыга, якындагы басуга төшеп утырган НЛОны күрә. Шуннан килгән боерыкка буйсынып, күрәсең, яңгырдан соң җебегән басу аша шунда китә. Ләкин ярты юлда кызның аяклары пычракка бата һәм атлый алмый башлый. Шулчак аны күзгә күренмәгән куллар күтәреп ала һәм Шайн НЛО эченә килеп тә керә.
Кыз ап-ак, якты бүлмәдә булуын исенә төшерә. Аны кешеләргә охшаган, ләкин бик ябык күренүче берничә гуманоид уратып ала, анадан тума чишендерә һәм өстәлгә сузып сала. Шуннан аңа бик җентекле медицина тикшеренүе үткәрәләр.

Бу эшләре тәмамлангач, кызның бөтен тәнен ниндидер май белән ышкый-уа башлыйлар, нәтиҗәдә, Шайн, баш очыннан аягының чәнти бармагына кадәр моңарчы һичкайчан тоймаган көчле ләззәт кичерә. Шуннан соң арадан өлкәнрәге, күрәсең, кыз белән якынлык кыла. Моны көчләү дип тә әйтеп булыр иде, ләкин кыз, мондый очракларда гадәти хатын-кызларда була торган җирәнү һәм коточкыч курку хисеннән аермалы буларак, бу якынлыктан фәкать көчле рәхәтлек хисе, ләззәт тоя. (Уфологлар фикеренчә, бу тойгыларның сәбәпчесе кызның тәнен уган билгесез май булгандыр). Үзләренең ниятен һәм тәҗрибәләрен башкаргач, кызга йокы күлмәген, халатын һәм тапочкаларын кидерәләр дә басу читендә калдыралар. Шайн өйләре янындагы басу читендә күзләрен ача. Аннан ул автоматик рәвештә йортларына кайтып җитә һәм тирән йокыга тала...

Уфологлар белдерүенчә, гуманоидлар Шайн Крузны берничә айдан янә урлаган булырга тиеш, чөнки кызның йөклелек билгеләре кинәт юкка чыгу шуңа ишарәли. Җир кешесе белән уртак яралгыны алар болай гына калдырмас, дип уйларга кирәк. Аннан соң, тәҗрибәнең нәтиҗәсе белән арытаба да кызыксынмагач, Җиргә очып килеп йөрү ни хаҗәтемә кирәк? Мин булсам, Шайн белән тагын бер күрешү өчен генә булса да килеп китәр идем...
Читайте нас: