“Күк ташы”ның туп-туры кеше өстенә килеп төшеп, аны үтерү очраклары бөтен кешелек тарихында берничә җыеламы икән? Ләкин бик зур диаметрлы һәм коточкыч тизлек белән очучы, шуңа атмосферада янып бетмичә Җиргә килеп төшсә, безнең яшәешебездә күз алдына да китерә алмаслык җимерелүләр, фаҗигаләр тудырырга сәләтле күк җисемнәре дә бар. Фән раславынча, җиңел автомобиль зурлыгындагы җиһан объекты олы бөтен бер шәһәрне юкка чыгара ала, аннан соң диаметры ун чакрым булган кратер гына калачак. Бүгенге көнгә кадәр яхшы сакланган кратер Американың Аризона штатында, аның диаметры – 1200, тирәнлеге 200 метр. Яше якынча 5000 ел дип билгеләнә. Аннан да борынгырак һәм зуррак кратерлар җил һәм туфрак эрозиясе нәтиҗәсендә юньләп беленми, аларны җиһаннан гына күрергә мөмкин.
Диаметры бер чакрым булган метеорит Җиргә килеп бәрелсә, планетабызда барча дип әйтерлек тереклек дөньясы үлеп бетәчәк. Динозаврларны да нәкъ шундый һәлакәтнең юкка чыгаруы ихтимал. Америка галимнәре Рауп белән Сепковски билгеләвенчә, Җирдә кайбер тереклек ияләренең юкка чыгуы даими рәвештә һәр 26 миллион ел саен кабатланып тора. Күк җисемнәренең килеп бәрелү нәтиҗәләрен без Ай өслегенең бүген нинди хәлдә булуыннан да күрә алабыз. Әгәр атмосфера һәм туфрак эрозиясе йогынты ясамаса, Җир өслеге дә шуңа охшаш булыр иде.
Мондый һөҗүмнәргә барлык планеталар да дучар була. Моңа куркыныч мисаллар да бар.
1994 елда зур метеорит Юпитерга килеп бәрелә. Американың “Хаббл” телескопы ярдәмендә бәрелешү мизгелен төшереп алырга мөмкин була. Юпитер атмосферасына килеп кергәндә комета үзәгендәге температура 20 000 градуска җитә. Бу бәрелүдән диаметры меңнәрчә километр булган галәмәт зур ут шары җиһанга күтәрелә.
Җиргә шундый ук җисем килеп бәрелсә, коточкыч катастрофа булыр; бөтен нәрсәне җимереп һәм вулканнарны “уятып”, бик көчле җир тетрәүләр дулкыны башланыр; парник эффекты барлыкка китереп, тузан һәм көлдән торучы бик зур болыт атмосфераны каплар; һавага күтәрелгән агулы газлар кислота яңгырларына һәм озон катламының “ертылуына” сәбәпче булыр, нәтиҗәдә, даими салкын кыш башланыр иде...
Тарихта Җирне күк җисемнәре бомбага тоткан вакытларның шаһитлары да саклана. Хроникадан күренүенчә, безнең эраның 540нчы елында Җирнең комета белән бәрелешүе тасвирлана: “Бөтен күк йөзе ялкын белән тулды. Һәр тарафка үлем чәчеп, күкләрдән чын-чыннан кан акты”. Бу сүзләр объектив дәлилләр белән дә раслана. Билгеле булуынча, агач кәүсәсендә боҗралар аның яшен билгели. Югарыда бәян ителгән фаҗигадән соңгы дәвергә караучы казылма агачлар калдыкларында әлеге боҗралар бер-берсенә бик якын урнашкан, ә бу табигатьтә башланган салкын чорда агачларның үсүе бик нык акрынайган дигән сүз. Димәк, климаттагы үзгәрешләр нәкъ комета белән бәрелешүдән соң башланган. Тарихи хроникаларда билгеләнүенчә, нәкъ шул елларда уңыш булмау, коточкыч ачлык һәм кешеләрнең күпләп кырылуы башланган.
Җиргә килеп бәрелү ихтималы булган күк җисемнәре күпме? Билгеле булуынча, Кояш тирәли эреле ваклы астероидларның олы бөтен бер боҗрасы әйләнеп йөри, шуларның иң зурысы булган Церераның диаметры 1000 чакрым тирәсе тәшкил итә. Ләкин, кешелек бәхетенә, бу җисемнәрнең орбиталары гел генә Җир тирәсенә якынлашмый. Күзәтүләр алып бару дәверендә астрономнар теркәгән һәм Җиргә иң якын булып үтеп киткән иң зур күк җисеменең диаметры 25 чакрым булган. Ләкин бу урында шунысын аерым билгеләп үтү зарур: астрономнарның бик куәтле телескоплары XX гасырда гына барлыкка килде. Безнең планетага куркыныч янау мөмкин булган якынлыкка килерлек диаметрлары 2 километрдан арткан меңнән артык астероид барлыгы билгеле. Уртача бер шәһәрне юкка чыгарырга сәләтле 50 метрлы күк җисемнәренең саны миллионнан артык.
Аларның Җир белән бәрелешү ихтималлыгы зурмы соң? Бер шәһәрне юкка чыгарырлык объектлар белән бәрелешү 100 елга уртача биш тапкыр булып тора. Мәсәлән, шундый фаҗига 1930 елда Бразилия джунглиларында теркәлгән. Ләкин мондый очракларның иртәме-соңмы халык күпләп яшәүче торак пунктларында да теркәлүе ихтимал. “Җиһан сәяхәтчесенең” диңгез-океанга килеп төшүе әллә ни куркыныч түгел, ләкин моның нәтиҗәсендә дә коточкыч зур цунами барлыкка киләчәк. Диаметры ике чакрымнан арткан астероидлар белән бәрелешү очраклары сирәгрәк – миллион елга бер туры килүе ихтимал.
Бүген Җир шарының төрле илләрендә йөзләрчә кеше планетабызга куркыныч янаучы күк җисемнәрен эзләү белән мәшгуль. Ләкин шунысын онытырга ярамый: зур булмаган (диаметры 50 метрга кадәр) мондый җисемнәрне планета белән “очрашуга” бер атна алдан гына күреп калырга мөмкин.
Без мондый коточкыч бәрелешүне булдырмый кала алабызмы соң? Монда теоретик ике мөмкинлек бар. Беренчесе – астероидны ядро коралын кулланып җимерергә тырышу. Монысы да хәвефсез түгел, чөнки аңа төбәп дөрес атмаган очракта, астероид, вак кисәкләргә бүленеп, Җир өстенә үлемечле радиацияле яңгыр булып явачак. Икенче мөмкинлек – куркыныч янаучы объектның траекториясен үзгәртергә тырышу. Бу очракта инде вакыт факторы беренче планга чыга, чөнки объект Җиргә якынрак булган саен, аның траекториясен кискен үзгәртү мөмкинлеге бик кыенга төшәчәк. Ләкин аның курсын азга гына үзгәрткән очракта да Җир белән бәрелешүен булдырмый калырга мөмкин булачак...
Кыскасы, мондый хәлләрдән Ходай үзе сакласын инде. Бүген, ничәмә ничә ил җитәкчеләре гади генә бер мәсьәлә буенча да уртак фикергә килә алмаган бер вакытта, кешелек дөньясын саклап калу өчен санаулы сәгатьләр эчендә уртак карар кабул итәргә вакыт таба алырмы икән, ай-һай...