+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
14 июль 2016, 02:00

“Алтын куллы Сонька”

Караклар патшабикәсе турында юкка гына шулай җырламаганнар.Күпләр, бәлки, җинаять дөньясында үзе бер уникум булган әлеге ханым хакындагы язма нишләп бу рубрикага килеп керде икән, дип аптырар. Икенчеләр, яманаты чыккан бу хатын турында язып, аннан герой ясарга маташу түгелме соң бу, дип, бәлки, ризасызлык белдерер. Герой ясарга маташу түгел бу, менә инде гасыр ярымнан артык җырланган, телдән дә төшмәгән генә түгел, хәтта кинофильмнар төшерелгән “Сонька – золотая ручка”ның феноменын, серен ачыкларга тырышу, шул гына.

Софья Блювштейн, кыз чакта Сура-Шейндля Соломониак, Варшава өязенең Повонзки төбәгендә 1846 елда яһүд контрабандисты гаилә­сендә туа. Кызчык балачактан ук яшьтәшләреннән аерылып тора. Ул үзен “Сура” дип атауларына каршы була, аңа “Соня” ныграк ошый. Әти-әнисе, кызыбыз, ярлы һәм авыр тормышыбыздан котылып, башкача яши башлар, дип өметләнә. Һәм бу өметне Софья артыгы белән аклаячак әле... Алты тел белүеннән тыш, ул фортепьянода яхшы уйный, музыка укытучысы “аның бармаклары алтын” ди. Бу да озакламый дөреслеккә туры киләчәк. Һәм дистә ел да үтмәс, яшь һәм курку белмәс каракның кулларына алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән­нәр үзләре “ябыша” башлар...

Соня балачактан ук ювелир кибетләре яныннан тыныч кына үтеп китә, бриллиантлар җемелдәвенә, алтын ялтыравына битараф кала алмый. Шундый әйберләр күргәндә аның, туры мәгънәсендә, куллары кычыта, бөтен тәне калтырана башлый. “Сәләтле кеше бар яклап та сәләтле була”, дигән кебек, математикага, музыкага, артистлыкка, телләр үзләштерүгә бик оста Соня китап битенә бер карау белән текстны ятлап ала торган була. Ул һәр урлашуын да театрга әйләндерә, кабатланмас шоу оештыра. Зыян күрүчеләрдән аның тышкы кыяфәте турында сорашкач, тегеләре иңсәләрен генә селкетә. Карап торуга ул чибәр дә булмый, ләкин һәр очракта гриммны, киемне дөрес файдалану нәти­җәсендә ул һуш китмәле сылуга әверелә, моңа табигый сәләтен – теләсә кемне әсир итәрлек күз карашын өстисе генә кала. Киләчәктә ул Русиядә, Европа илләрендә үзен әле баронесса, әле графиня, әле виконтесса дип таныштырганда аның чын аристократка булуына беркем дә шикләнмәячәк...

Юньле-башлы белем дә алмаган кызларының да тайгак юлга басуын күреп (ә ул 13 яшеннән урлаша башлый), әти-әнисе аны балигъ булмас борын Розенбад фамилияле берәүгә кияүгә бирә, ләкин Соняның яхшы хатын, әни һәм хуҗабикә булмаячагы тиз аңлашыла. Чыннан да, ел ярымнан ул, кечкенә кызы Сура-Ривканы алып һәм иренең күп кенә акчасын чәлдереп, шәһәрчектән чыгып кача. Менә шуннан соң аның карак кына түгел, чын-чыннан мәшһүр авантюристка, актриса, сценарист һәм режиссер буларак (урлашу, мошенниклык ысулларын уйлап табучы мәгънәсендә), данлы да, фаҗигале дә тормыш юлы башлана.

Соня үз “һөнәреннән” канәгатьлек ала-ала, үз-үзенә соклана-соклана кәсебен дәвам итә. Бай клиентларны, ювелир кибетләрен талауда ул беркайчан да кабатланмый, һәр очрак өчен үз сценариен яза, һәрвакыт тышкы кыяфәтен үзгәртә, “рольгә” керә, һәр талауны барлык нечкә­лекләренә кадәр планлаштыра, көтел­мәгән һәр катлаулы очрактан котылу юлларын алдан уйлый. Шул ук вакытта ялгызы эшләүне өстен күрә, бернинди җи­наятьчел төркемгә дә керми.

Әлбәттә, бу берләшеп эшләүче башка каракларга бер дә ошамый. Берзаман Мәскәүдә ул, шәрабына йокы даруы салып, бик бай купецны “чистарта”. Кунакханәгә табышын күтәреп кайтып барганда караңгы урында аны берничә ир каршы ала. Кыскасы, аны бик каты тукмыйлар, үзен талыйлар һәм “ниндидер килмешәккә” үз территория­ләрендә урын булмаячагын аңлаталар. Ләкин әлеге караклар кем белән бәйлән­гәннәрен белми шул әле...

Яшь, кыю, курку белмәс Соня, күгәргән битенә гримм салып, икенче көнне үк җинаять дөньясы короленә китә. Үзен кимсетүле көлем­серәп кенә кабул иткән “пахан”ны ул яңа идеясе белән җәлеп итә: Соня аңа карак­ларның уртак банкын булдырырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, нәкъ “Сонька – золотая ручка” башлангычы белән җинаятьчелек дөньясы тарихында беренче тапкыр бүген дә “общак” дип йөртелүче уртак казна барлыкка килә. Урындагы караклар бик риза булмаса да, моның әһәмиятен аңлап, “пахан” бу тәкъдимне кабул итеп кенә калмый, Соняны тукмаган бәндәләрдән аның алдында гафу үтендерә, ә үзеннән таланган сумманы Соня шундук общакка сала. Әлеге казнадагы акчаның полицейскийларга риш­вәт бирүгә, судтан карак әшнә­ләрен “йолып” алырга, төрмәгә утырган иптәш­ләренең гаи­ләләренә ярдәм итүгә тоты­нылуның файдасын аңлагач, караклар дөньясы Соняга аеруча ихтирам белән карый башлый. Өстәвенә, ул үзе общакка барысыннан да күбрәк, хәтта искиткеч күп акча кертә.

Соньканың үзенчәлекле һәр сценариена тукталып тормыйча, бер генә “опе­рация”сен тасвирлап үтик. Берсендә ул ювелир кибетенә иңсәсенә мартышка утыртып керә. Экстравагант ханым ювелирның игътибарын шундук җәлеп итә, “байбичәгә” кыйммәт колье-беләзекләрен күрсәтә башлый. Һәм моннан Соня бик оста файдалана. Дрессировщиклар белән сөйләшеп, маймылны алар алдан ук кечкенә ялтыравык әйберләр йотарга өйрәтеп куйган була. Кибеттә исә Сонька, төрле бизән­гечләрдән бриллиантларын хуҗа күрмәгәндә генә куптарып алып, шулар белән маймылны “сыйлап” йөри. Ә соңыннан кунакханә номерында мартышкага клизма ясыйлар да асылташларны юасы гына кала...

Ләкин Соня шәхси бәхет өчен болар гына җитмәвен аңлый башлый, тормышта үзенә терәк-таяныч булырдай кеше кирәклеген тоя. Бер­сендә ул поездда бай, чибәр офицер белән таныша, өстәвенә, хәрби гарнизонга акча алып китеп бара икән. Ләкин иртәнгә офицер да, Соняның чемоданы да юкка чыга. Моңа ул, әлбәттә, түзеп тора алмый, тегене эзләп таба. Офицерның бернинди дә хәрби булмавы, үзе кебек үк карак икәнлеге ачыклана, шуңа да үзенә тиң Михель Блювштейнны ул бик ошата. Озакламый алар өйләнешә, ләкин бу вакыйга әлеге парны караклык кәсебеннән туктатмый. Хәтта авырга калгач та Соня туктый алмый. Аннары, көмәнле хатыннан шикләнү кемнең башына килсен?

Аларның бер-бер артлы ике кызлары туа. Ире тотылып, хөкем ителеп, каторгага озатылгач кына Соня бала­ларының язмышы турында уйлана башлый. Аларның үз тормыш рәвешендә артык йөк булуын, кызларына тиешле тәрбия бирә алмаячагын аңлап, ул сабыйларны приютка тапшыра, даими рәвештә аларга акча җибәреп тора.

Одессага килү белән ул үзеннән яшь, чибәр картежник егеткә – Вольф Бромбергка гомерендә беренче тапкыр үлеп гашыйк була. Кәрт уены күп чыгым таләп иткәнлектән, “Кочубчик” (Вольф үзенә шулай диюләрен ярата), оядагы кошчык кебек, даими “ашарга” сорап тора. Шуңа да аңа күбрәк акча табарга тырышып, Соня, ашыгып, саксыз эш итә башлый. Полиция аны тота алмагач, вак урлашу белән тотылган Кочубчикка шарт куя: я син безгә аны тот­тырасың, я үзеңне утыртабыз. Картежник Соняны һич икеләнүсез сата.

Даны бөтен илгә һәм Европага таралган, ләкин беркем дә күреп белмәгән “алтын куллы Сонька”ның тотылуына барысы да шакката. Шул чорның иң шау-шулы суд процессында залда алма төшәр урын да булмый, халыкка хәтта һава җитми башлый. “Җи­наять­челек дөньясы королевасы” дип исәпләнгән Сонька процесста да үзен королева кебек тота, сорауларга кискен һәм горур җавап бирә. Ахырда суд аны каторгага хөкем итә.

Бу урында аның биогра­фиясендәге бер буталчыклык турында әйтеп үтәргә кирәк. Кайбер мәгълүматлар буенча – Смоленск төрмәсенә, икенчесенә ярашлы, Иркутскига озатылган Сонька үз язмышы белән килешергә җыенмый, әлбәттә. Ул, бөтен чибәрлеген һәм тәэсир итү көчен файдаланып, конвоирын үзенә үлеп гашыйк иттерә һәм аның ярдәме белән 1886 елның 30 июнендә төрмәдән кача. Ләкин ярты ел чамасы үткәч, тагын тотыла һәм озакка сузылган процесстан соң Сахалинга каторгага хөкем ителә. Ул чакта җир чите булып исәпләнгән Сахалин каторгасы Соня дәрәҗәсендәге хатын-кыз өчен үлем карары белән бер була, моны ул үзе дә яхшы аңлый. 1888 елда Одессадан Сахалинга баручы пароход басмасына кадәр араны ул, калган бөтен горурлыгын йодрыгына туплап, башын югары күтәреп атлап үтә. Аның белән саубуллашырга килгән берничә мең (!) кеше бу вакытта аны көчле алкышлар белән озата.

Әлбәттә, Сахалинның кырыс табигать шартлары япь-яшь, чибәр хатынның сәламәтлеген берничә елда нык какшата. Өстәвенә, аннан да ике тапкыр качарга омтылганы өчен төрмә хакимияте аны тән җәзасына хөкем итә, ул 50 тапкыр камчы белән суктырыла, кыйнала һәм кулларына тимер богау кидерелә.

Кызыксынуын җиңә алмыйча, 1890 елда аның белән язучы Антон Чехов та очраша һәм “Сахалин утравы” китабында 44 яшьлек каторжанка Софья Блювштейн турында болай дип язып калдыра: “Кечкенә, ябык кына, чәч­ләренә чал төшкән бу хатынның йөзе таушалган, аңа карчык төсе керә башлаган. Кулларына богау салынган, сәкесендә сарык тиресеннән соры тун аламасы, ул аңа кием дә, ятак та. Ул камерасында почмактан почмакка йөренеп тора һәм һәрвакыт, тычкан капкан алдында иснәнеп торган кебек, һава суларга тырыша сыман. Аның йөзе дә тычканныкын хәтерләтә. Аңа карап, әле күптән түгел генә аның чибәр хатын булуына һәм надзирательләрне үзенә бик җиңел гашыйк иттерүенә һич тә ышанасы килми”.

Сонька богаулы килеш тә 1902 елда янә качарга омтылыш ясап карый, ниндидер могҗиза белән (ә, бәлки, тагын берәрсен гашыйк иттерептер) лагерьдан чыгып китә ала. Ул көрт баскан урманнан бик озак йөгерә, шуңа зонадан бик ерак киткәнмендер дип сөенә, әмма нибары ике чакрым тирәсе генә үтә ала. Арытаба барырга аның хәле бетә һәм “Алтын куллы Сонька”, һушын югалтып, карга ава. Конвоирлар аны эзләре буйлап килеп таба. Берничә көннән ул төрмә лазаретында үпкәсенә салкын тиюдән һушына да килә алмыйча җан бирә. Бәлки, шулай булуы яхшырак та булгандыр...

...Шулай, бай һәм матур тормыш никадәр генә кызыктырмасын, йомгакның очы берзаман барыбер килеп чыга. Шушы сәләтләрен Сонька, мәсәлән, сәнгатькә багышласа, ул, һичшиксез, әллә нинди биеклекләр яулар иде. Кызганыч, ул башка язмыш, башка юл сайлаган...

Р. S. Әйткәндәй, аның өлкән кызының язмышы билгесез, ә кечерәкләре, Табба белән Михелина Блювштейннар, соңрак Мәскәүдә оперетта актрисалары булып таныла.
Читайте нас: