+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 сентябрь 2016, 02:00

Безне үзебез сокланган Ай һәлак итәчәкме?

Аннан көянтәле кыз түгел, кисәү агачы тоткан убырлы карчык карап торадыр сыман...Ай – Кояш системасының кеше аягы баскан бердәнбер күк җисеме. Җиребезнең бу юлдашы даими рәвештә меңнәрчә телескоп күзәтүе астында, аны Җирдән дә, җиһаннан да бертуктаусыз өйрәнәләр, әмма, галимнәр танырга мәҗбүр булганча, соңгы ярты гасыр дәвамында безнең Ай турындагы мәгълүматыбыз әллә ни артмаган, ә бу иярченнең серлелегенә кагылышлы сораулар кимеми, киресенчә, арта гына.

Менә инде ничәмә-ничә еллар галимнәр “Айда су бармы?” дигән сорауга җавап таба алмый. Фикерләр төрлечә. 1994 елда НАСАның автоматик “Клеметина” зонды өр-яңа һәм иң сизгер үлчәү приборлары ярдәмендә Айны 400 генә чакрым биеклектән фотога төшергән иде. Ул сурәтләр фәнни даирәләрдә чын-чыннан шау-шу тудырды: Айның көньяк ярымшарындагы берничә кратерның төбендә боз булуы ихтимал! Ничек инде, Ай бит элек-электән үле җисем дип исәпләнде, андагы шартлар да боз хасыйл булырлык түгел!

Эш шунда: Айдагы бер тәүлек Җирдәге тәүлектән 28 тапкыр озынрак. Шушы вакыт дәвамында Ай өслеген даими рәвештә Кояш нурлары яктыртып, кыздырып тора, анда атмосфера булмаганлыктан, өслек температурасы 122 градуска җитүе ихтимал. Мондый шартларда каян боз хасыйл булсын ди?! Ләкин “Клементина” төшергән фотолар ишарәләвенчә, боз Кояш нурлары төшмәгән урыннарда сакланып калырга мөмкин. (Яз көннәрендә бездә тауларның төньяк сыртларында кар озак кына эреми яткан кебек була инде бу). Мәсәлән, бик тирән булган кайбер кратерлар төбендә. Шундый кратер­ларның берсе нәкъ көньяк ярымшарда бар, аның диаметры – 2500 (!), тирәнлеге 12 километр. Өстәвенә, аның төбендә кечкенәрәк тагын да чокырлар бар. Нәкъ әнә шул чокырлардагы ниндидер нәрсәне галимнәр боз дип фаразлый да инде. Алар фикеренчә, боз Айга бик борынгы заманнардан бирле сирәк-мирәк килеп төшкән метеоритлар белән бергә эләгергә мөмкин, аларның бер өлеше парга әйләнеп бетсә, калган өлеше кратер төпләрендә сакланып калган.

Айда су булу-булмау турындагы сорау бу планета тирәсендәге сер­лелекнең берсе генә, галимнәрне исә җитдирәк сораулар борчый: Ай ни рәвешле Җирнең юлдашына әверел­гән? Айның тарихы нинди? Айдагы кратерлар кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Кояш системасындагы нинди могҗизалар Ай белән бәйле? Хәтергә алсак, бу сораулар барысы да үткәннәргә кагыла, ә киләчәктә бу җисемнән нәрсә көтәргә соң?

...Урыннарыннан коточкыч көчле давыл белән күтәреп алынган кешеләр, хайваннар, өйләр, күпкатлы йортлар, агачлар, зур-зур таш кыялар җир өстенә килеп төшеп җимерелә, он-талкан була, үзләренә ияртеп, бөтен нәрсәне себереп алып китә. Планетабыз үзе исән калса да, андагы бөтен тереклек иясе берничә мизгел эчендә һәлак була, бу афәттән бер генә җан иясе дә котылып кала алмый. Кешелек дөньясы нинди генә техник саклану чаралары уйлап тапмасын, аларның берсе дә файда бирми, глобаль катаклизм алдында алар көчсез. Бу фаҗига алдында хәтта Апокалипсиста язылганнар да нәни шаяру кебек кенә тоела һәм яшәлгән һәр көн безне шушы мәхшәргә якынайта. Һәм барлык шушы коточкыч хәвеф, афәт чыганагы булып без еш кына карап сокланган, илһамланган... Ай тора!

Айның кешелек тормышына тәэ­сирен традицион һәм традицион булмаган фәннәр борынгы заманнардан бирле үк өйрәнгән. Аны без Җирнең язмышларыбызга бернинди дә мөнәсәбәте булмаган табигый юлдашы буларак кабул итәргә өйрәнгәнбез. Өслеге төрле кратерлар белән чуарланган, тарту көче законына буйсынган, бездән 384 мең чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә бу юлдаш Җир тирәли үз җаена салмак кына әйләнеп йөри инде шунда, аның безгә ни-нәрсә белән янавы мөмкин? Ләкин шулай микән?

Билгеле булуынча, Җирнең генә түгел, Айның да тарту көче бар, шуңа алар бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнгән. Айның тарту көче Җир шарын Кояш системасы составында тотып торучы төп шарт булып тора, нәкъ менә шушы “хезмәте” өчен ул кайчан да булса “түләү” алачак – Җир шарын һәлак итәчәк, ә инде аның фаҗига тудыручы булачак төп коралы – әлеге дә баягы тарту көче!

Ай бик матур сихри төннәрдә безнең баш очыбыздан йөзеп үткәндә гравитация кырына эләккән барлык нәрсәне үзенә тарта. Моны океаннар суының хәрәкәтендә (прилив-отлив) күрергә мөмкин, чөнки ул дәрьяларның әллә никадәр күләмдәге суларын да үзенә тартырга сәләтле. Ләкин без су хәрәкәте дип уйлаган күренеш — чынлыкта исә Җир хәрәкәте, чөнки Ай югарыдан суларны үзенә тартып торган вакытта Җир үз күчәрендә әйләнүен дәвам итә, нәтиҗәдә, су материкларга таба түгел, ә материклар океанга таба хәрәкәтләнә! Һәм бу тәүлек саен кабатлана. Айга тартылып күтәрелеп торучы “су тауларын” җиңә-җиңә әйләнүче Җир менә шундый каршылыкны үткән саен үз күчәрендә әйләнү тизлеген югалта бара һәм бу тизлек инде беркайчан да кире кайтмаячак. Менә кайда яшеренгән ул киләчәктәге иң коточкыч фаҗиганең сәбәбе!

Җир үз күчәре тирәли әйләнү көче импульсын 4-5 миллиард ел элек, Кояш системасы планеталары хасыйл булып оешкан чакта ук, җиһанның гравитация кыры тәэсиреннән алган. Шушы дәверләр эчендә аның әйләнү тизлеге инде ару гына кимегән. Ай “гаебе белән” бу кимү көн саен 0,00164 секунд тәшкил итә, һәм бу инде берничә миллиард ел шулай. Үз күчәрендә көннән-көн акрынрак әйләнүче Җир, шулай итеп, үзенең һәлакәтенә якынлаша...

200 миллион еллап элек, Җирдә әле динозаврлар дөп-дөп килеп йөгерешеп йөргәндә, ел – 385 көн, тәүлек 23 сәгать дәвам иткән. 400 миллион ел элек исә, шул ук тәртиптә, 405 көн һәм 21 сәгать 30 минут булган. Җир “картайган” саен тәүлек озыная, чөнки Айның каршылыгын җиңә-җиңә, ул үз күчәре тирәли акрынрак әйләнә.

Айның Җирне туктатачак сәгате көннән-көн якынлаша. Моны якынча күз алдына китерү өчен зур тизлектә томырылып барган автобусның тормозына кинәт баскан мәлне искә төшерү дә җитә, андый чакта автобуста булган барча халык, шофер янына өелеп, бер-берсен сыта-изә башлаячак. Бу әле автобус сәгатенә күп дигәндә 100 чакрым тизлек белән барганда шулай, ә планетабызның секундына 465 метр, сәгатенә 1674 километр тизлек белән әйләнүен онытмыйк. Җир әйләнүеннән туктаганнан соң үз урыннарыннан куптарылган таулар һәм дәрьяларны тотып торырдай көч табылырмы соң? Моңа Ходай кодрәтенең генә көче җитәчәк.
Читайте нас: