+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
17 сентябрь 2016, 02:00

Чынга ашкан төш

Аның серләрен бүген фән дә аңлатып бирә алмый.Бик күпләрнең чынга ашкан төшләр турында ишеткәне бар, ләкин моңа ышанмаучылар да шактый күп. Ә менә кайбер кешеләр төшләрендә үзләренең киләчәген дә күрә.

Мәсәлән, язучы Джозеф Редьярд Киплинг үзенең бер төше турында язып калдырган. Имеш, ул ниндидер бер тантанада катнаша икән. Ләкин аңлашылып бетмәгән манзараны күрергә аңа янәшәдәге бер симез бәндәнең зур корсагы комачаулый икән. Төшенең азагында Киплинг янына таныш булмаган бер кеше килә дә аның белән сөйләшергә маташып карый, әңгәмә кормакчы була... Шушы төше инде онытылды дигәндә генә, нәкъ алты атна үткәч, Киплингка мондый тантанада чыннан да катнашырга туры килә. Андагы хәл-вакыйгалар агышы нәкъ төшендә күргәнчә килеп чыга: тантана кунаклары арасында зур корсаклы симезәк тә, аның белән сөйләшергә тырышып караучы таныш булмаган кеше дә була...

Англиянең Бекингемшир шәһәрендә яшәүче дүрт яшьлек Роберт Бересфорд 1918 елның октябрендә Беренче бөтендөнья сугышы турында бернәрсә дә белмәгән була әле. Ләкин 18 октябрьдә көндезге йокысы вакытында сабый саташып сөйләшә башлый: “Бахыр миссис Тиммс... Нигә соң аңа беркем дә бернәрсә дә әйтми?” Роберт янына йөгерешеп килгән әти-әнисе аннан, ул миссис Тиммска нәрсә турында әйтергә кирәк соң, дип сорый. “Эдвин турында инде... – ди бала, аннары бераз торгач, өстәп куя. – Ул һәлак булды һәм пычракта үле килеш аунап ята...” Робертның әти-әнисе, Тиммс ханым турында да, Эдвин хакында да бернәрсә дә белмәгәнлектән, хафага калалар, ә Роберт уянгач, аның үз төше турында бернәрсә дә хәтерләмәгәнлеге ачыклана.

Аптыраганнан гына булса да өлкәннәр гаилә докторына улларының сәер төше, шундый-шундый исемнәр әйтеп саташуы турында сөйләп бирәләр. Табиб исә әлеге шәһәрдән 30 гына чакрымда ниндидер бер Тиммс ханым яшәве турында исенә төшерә һәм аның хакында белешмәләр туплый башлый. Бу хатынның чыннан да Эдвин исемле улы барлыгы, әлеге вакытта аның Франциядә хәрби хезмәттә булуы ачыклана. Күп тә үтмәстән исә Эдвинның нәкъ Роберт төш күреп саташып яткан көнне генә түгел, ә нәкъ менә шул минутларда авыр яраланып һәлак булганлыгы билгеле була...

Англиянең Эллерсбрук шәһәреннән Хелен ханым Уотсон да төшендә улы Теддины күрә. Аның улы 1940 елда Дюнкер янындагы сугыштан соң хәбәрсез югалган булып исәпләнә, чөнки Дюнкердан эвакуацияләнгән вакытта бик күп документлар юк ителә, шул исәптән солдатларның каберләре турындагы мәгълүмат та югала. Берничә ел үткәч, 1956 елда, Хелен ханым төш күрә: ул, имеш, Дюнкердагы солдатлар зиратында билгесез каберләр өстендәге күпсанлы тәреләр арасында басып тора икән. Кайгылы ана бер билгесез кабергә юнәлгәч, алдында кинәт кенә улы пәйда була да, әнисенә елмаеп карагач, юкка чыга...

Шушы хәлләрдән соң Хелен ханым Дюнкердагы солдатлар каберлегенә бара һәм төшендә улы “күрсәткән” каберне эзләп таба. Шуннан соң ул, властьларга берничә кабат мөрәҗәгать итеп, шушы кабердәге табутны казып алырга рөхсәт сорый. Ниһаять, рөхсәт алынгач, кабер ачыла. Анда дисбегә охшаш әйбер, медальон һәм монограмма төшерелгән портсигар табыла, бу әйберләр, чыннан да, капрал Тедди Уотсонныкы була...
Читайте нас: