+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
4 октябрь 2016, 02:00

Су төбендә аквалангсыз ун сәгать

Беренче карашка, моңа ышанып та булмый, ләкин бу хак.Көннәрдән бер көнне 32 яшьлек Рой Левин үзенең ахирәте, икетуган абыйсы һәм аның хатыны Сьюзен белән җиңелчә яхтасында диңгездән йөреп керергә сәяхәткә чыгып китәләр. Яхта Калифорния бугазында җилкәннәр астында тыныч кына китеп барганда әле генә аяз булган күк йөзе кинәт бозыла да көчле давыл башлана. Биек дулкыннарга башта бик бирешеп бармаган көймә бераздан каплана. Бу вакытта астагы каютада бул­ган Сьюзен белән бергә яхта су төбенә китә. Башкаларга су өстендә тыпырчынырга гына кала, чөнки көймә батканда аларның бернинди коткару жилетлары да булмый.

Соңыннан коткаручы Билл Хатчисон сөйләвенчә, су өстендәге кешеләр давыл тынычлангач та әле ике сәгать батмыйча кала ала, аларны шул тирәдән очраклы рәвештә генә үтеп баручы катер үз бортына ала. Катердагы кешеләр шунда ук яр буендагы коткаручыларга хәбәр итә, аннан тиз арада аквалангчылар төркеме фаҗига булган урынга юллана. Ләкин алар килеп җиткәнче дә әле тагын берничә сәгать үтә, Сьюзенның исән калуына өмет тә минутлар үткән саен эреп югала бара.

Аквалангчылар һәм Билл сөй­ләвенчә, каютасында Сьюзен булган яхта су төбенә киткән чакта тагын бер тапкыр әйләнә һәм төпкә гадәттәге хәлендә төшеп утыра. Көймәнең ти­шелгән-җимерелгән урыннары күренми, иллюминаторлар, каюта ишеге дә герметик тыгыз итеп ябылган. Ләкин, шулай булуга карамастан, су белән тузанның үтеп керә алмаган урыны булмый, дигәндәй, Сьюзен котылу әмәле тапкан каютага да акрынлап су үтеп керә, ул каютага тула һәм андагы һаваны кысрыклап чыгара бара. Түшәм белән су өслеге арасында калган һавага башын күтәреп, хатын минут саен якынлашкан әҗәл белән көрәшә.

Билл хәтерләвенчә, ул, иллюминатор пыяласына якын килеп карагач, эчке якта йөзе акбур төсенә кергән хатынны күрүгә башта үзе дә куркып китә һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча тора, чөнки фаҗига бул­ганга инде 8 сәгать (!) үткән була.

Сьюзенны коткару операциясе бик җиңел булмый, чөнки яхта су астында 20 метр тирәнлектә ята, ә бахыр хатынга үзеңнең аквалангыңны бирергә уйласаң, каютага су тулып, андагы соңгы һава да берничә секунд эчендә чыгып бетәчәк, Билл үзе дә авыр хәлдә калачак. Шуңа коткаручыга югарыга тагын бер кислород баллоны артыннан менәргә туры килә. Янә төшеп, аңа иптәшләре белән берлектә аңы инде томалана башлаган Сьюзенга күп итеп һава алырга һәм салон ишеген ачарга ым белән аңлатырга тырышалар. Ниһаять, хатын барысын да аңлый һәм коткаручылар кушканча эшли. Бу вакытта инде аның язмышын секундлар хәл итә: Билл Сьюзенны тиз генә эләктереп ала да югарыга омтыла! Ә катердагы табиб исә мескен хатынкайны туры мәгънәсендә “теге дөнья” колачыннан (кочагыннан яисә тырнагыннан дисәк тә буладыр) тартып ала.

Монда инде безгә Сьюзенның рух ныклыгына, бу хатынкайның яшәүгә омтылыш көченә сокланырга гына кала.
Читайте нас: