+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
3 декабрь 2016, 02:00

Энваитенет кире җибәрми

Ә башка “энваитенет”ларның чакыруына буйсынмасаң, алар үч ала һәм мәсхәрә итә.Африкада, Кениянең төньягындагы Рудольф күлендә, Энваитенет утравы бар, шул төбәктә яшәүче эльмоло кабиләсе телендә ул “кире кайтып булмый торган җир” дигәнне аңлата. Аның иңе-буе берничә чакрым тәшкил итә. Урындагы кабиләләр халкы анда яшәргә төпләнми, урнашмый, чөнки аны каһәрләнгән җир дип исәплиләр.

1935 елда күлдә Англия галиме Вавиан Фуш экспедициясе тикшеренүләр алып бара. Бер көнне аның ике әгъзасы – Мартин Шефлис һәм Билл Дайсон – утрауга китә. Ике көннән алар яктылык сигналлары белән хәбәр бирә: барысы да яхшы! Ләкин тагын берничә көннән дә яңа сигналлар булмагач, Фуш анда өч коткаручысын җибәрә. Әмма алар утрау­да башта киткән иптәш­ләренең эзләрен дә тапмый. Ярдәмгә чакыртылган самолет утрау өстендә ике көн дәвамында очып йөрсә дә, бу да файдасыз була. Фуш мул гына акча түләргә вәгъдә иткәч, шул тирәдә яшәүче 200 кеше утраудагы һәр метрны диярлек тикшереп чыга, әмма алар да бернәрсә дә таба алмый.

Берникадәр вакыттан, күрше кабиләләр һөҗүменнән качып, тынычлык эзләп, эльмоло кабилә­сеннән берничә гаилә, куркуларын җиңеп, утрауда төпләнергә карар итә. Алар анда уңышлы гына урнаша, яшәп китә, вакыт-вакыт ярга чыгып, тоткан балыкларын азык-төлеккә, сөткә, җәнлек тиреләренә алмаштырып китә, кайчагында алар янына туган-тумачалары да барып кайта. Берзаман эльмололар ярга чыкмый башлый. Яр буенда урнашкан поселоктан анда зур сал белән барган кешеләр утрауда буш авылга гына тап була: анда яшәгәннәрнең кием-салымнары, башка кирәк-яраклары күптән сүнгән учаклары тирәсендә генә аунап ята. Ә кешеләр кая булган соң? Алар бит 30 тирәсе булган! Ләкин янә беркем дә бернәрсә дә таба алмый. Хәзер андагы алачыклар, корылмалар менә инде ничәмә дистә еллар буш тора, утрауга яшәргә беркем дә урнашмый, анда тәмам кыргыйланып беткән кәҗәләр генә йөри...

Кайчагында кешеләрнең югалуы шаһитларның күз алдында да була. 1960 елның 30 июлендә Американың Онтарио штатындагы Пиктон шәһәрендә 13 яшьлек малай шул тирәдә булган башка кешеләрнең күз алдында юкка чыга һәм берничә көннән шул ук урында табыла.

Ә менә Париждан ерак булмаган Сержи-Понтуаз шәһәр­чегендә 19 яшьлек Франк Фонтэн белән 1982 елда булган хәл. Франк һәм аның дуслары Жан-Пьер Приво белән Саломон Дие ул көнне иртәрәк торалар да, “пикап” машинасына кием-салым төяп, аны башкала базарында сатарга китәргә әзерләнеп йөриләр. Франк руль артына кереп утыра, иптәшләре соңгы капчыкларны төйи. Шулчак иртәнге күк йөзендә бер якты нокта хасыйл була, ул, артыннан якты “койрык” калдырып, акрын һәм тавышсыз гына җиргә якынлаша.

– Самолет бит бу, хәзер ул төшеп шартлаячак! Мин барып карый торам, сез дә килегез! – дип кычкыра Франк һәм машинасы белән “самолет” төшәчәк якка, койма белән әйләндереп алынган элект станциясенә таба юнәлә.

Саломон йортка фотоаппарат алырга кереп йөгерә, Жан-Пьер да аның артыннан нәрсәдер алырга керә. Янә урамга чыккач, алар үзләреннән 200 метрлап аралыкта Франк машинасының арткы өлешен генә күрә, ә алгы өлеше көчле яктылык сибүче ниндидер томанлы шар астында була, аның янында янә кечкенә дүрт шарчык та күренә. Аннары көчле яктылык югарыга торба булып сузыла да, өскә күтәрелеп, күктә юкка чыга. Машина урынында кала, ләкин анда Франктан җилләр искән! Бу хәл иртәнге бишенче яртыда була.

Шулай билгесезлектә берничә көн үтә, бу көннәр дәвамында дуслары һәм жандармерия Франкны бөтен тирә-яктан эзли, ләкин барлык тырышлыклары бушка була.

Төп-төгәл бер атнадан иртәнге бишенче яртыда Саломон йор­тының ишеген шакыйлар. Ачсалар, анда... Франк басып тора! “Нишләп син һаман төнге халат киеп торасың? Без бит биш минут элек кенә башкала базарына китәргә әзерләнгән идек!” – ди ул шаккатып карап торучы Саломонга.

Дусларның өчесеннән дә башта бик озак жандармериядә, аннары прокуратурада сорау алалар, ләкин аларны бернәрсәдә дә гаепли алмыйлар, ахырда суд та бу сәер эшне ябарга мәҗбүр була. Ләкин бу вакытта инде әлеге хәл турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралган була, аның белән гадәттән тыш аэрокосмик кү­ренешләрне өйрәнүче “Жепан” төркеме кызыксына башлый. Башта Франк бернәрсәне дә исенә төшерә алмый, үзенең бер атна буе кайда булганын хәтерләми. Бераз вакыттан соң өзек-өзек хатирәләре исенә төшә башлый.

– Мин тәгаен генә детальләрне аермачык хәтерли алмыйм, барысы да төштә генә булган кебек, – ди ул.

Ул машинасында электр станциясенә якынлашканын, шулчак моторы сүнгәнлеген хәтерли. Аннары капоты өстендә яктылык сибүче шарчык пәйда була, машина ниндидер томан эчендә калгач, Франк бернәрсә дә күрми башлый.
– Мин лабораториядә һушыма килдем, – дип дәвам итә Франк. – Ул диварлары ап-ак булган, уку аудиториясенә охшаган бүлмә иде. Анда төрле җиһаз-корылмалар бик күп, бөтен җиргә яктылык сирпүче циферблатлар эленгән. Ул бүлмәдә әфлисун яисә теннис шары зурлыгында гына яктылык сибүче шарлар очып йөри. Минем белән әллә шул шарлар, әллә алар аша башка берәүләр сөйләшә башлады. Беләсезме, алар – бик тә акыллы, бик тә югары зиһенле кешеләр. Җир кешеләре белән нигә контактка кермәүләрен дә әйттеләр: алар үзләренең белем һәм фәнни казанышлары Җирдә яшәүчеләр тарафыннан начар, куркыныч максатларда файдаланылыр дип курка...

...Берникадәр вакыттан соң Франк сәер рәвештә юкка чыккан урынында уянып китә. “Мин ярты сәгать чамасы йоклап алдым һәм төш күрдем, дип исәпли идем”, – ди ул. Белгечләр фикеренчә, Франкның сөйләгәннәре – “кеше ышанмаслык чынбарлык, дөрес­лек, хакыйкать”.

Ә хәзер янә җиргә төшеп, тормышыбызга якынрак булган бер мисалга тукталыйк, бәлки, монысына ныграк ышанырсыз.

1994 елның кояшлы бер иртәсендә Американың Орегон штатындагы Медфорд шәһәрендә яшәүче Кэтлин Уитон аш бүлмәсендә ашарга әзерләгәндә ире Лесли, кәнәфигә утырып гәзит укый-укый, зур бокалдан салкын сыра йотыштыргалап утыра. “Кадерлем! – дип дәшә аңа сөекле җәмәгате Кэтлин. – Безнең ипи беткән икән, кибеткә генә чыгып керчәле!” Кәнәфиеннән теләр-теләмәс кенә торып, бер кикереп алгач, сумка һәм акча букчасын алып, Лесли өйдә киеп йөри торган тапочкада гына урамга чыга, чөнки икмәк кибете якында гына була.

Ире бер сәгатьтән дә әйләнеп кайтмагач, Кэтлин дулкынлана башлый. Тагын берничә сәгать көткәч, эзләргә чыга. Икмәк кибете сатучысы әйтүенчә, Лесли бүген анда кермәгән. Икенче көнне иртән Кэтлин ире югалуын полициягә хәбәр итә. Полиция аны күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Шулай итеп, Лесли эзсез югала...

Төгәл ике ел үтә.1996 елның җәйге бер иртәсендә икмәк кибетенә... Лесли Уитон килеп керә. Кулында – сумка, аякларында – өй тапочкалары. Аны күргәч, сатучы чак артына авып китми, ә янәшәдәге полицейский урындыкка чүгәли. Бераз һуш җыйгач, сатучы аннан: “Моңа кадәр Сез кайда булдыгыз?” – дип сорый. “Ничек инде “кайда”? – дип җаваплый ул, аптырап. – Әле генә өйдән килдем, хатын ипи алырга җибәрде!” Үзен инде ике ел буе эзләүләрен, хәзер 1994 түгел, 1996 ел булуын ишеткәч, Лесли башта ышанмый, башка сатып алучылар да моны раслагач, һушын югалтып ава.

Аңына килгәч, Лесли өеннән чыгуы, кибеткә юнәлүе, аннары кинәт хәлсезләнүе һәм озак кына бизгәк тоткан кебек калтырануы турында сөйли, әлеге бизгәк үткәч, менә, кибеткә керүе турында әйтә. Шушы мизгелләр арасында ике ел үтүен ул башына да китерә алмый. Полицейский Леслины өенә кадәр илтеп куя һәм хатыны кулына тапшыра, анысы, бәхеткә, икенчегә кияүгә чыгып өлгермәгән була.

Бәхетле гаилә, шулай итеп, янә матур итеп яшәп китә. Иренең мистик югалуына һәм могҗиза булып кайтып керү­енә хорафатларга һәм дингә нык ышанучы Кэтлинның тамчы да шиге булмый. Лесли Уитонның вакыт аша сикереш ясавы турында берничә телетапшыру төшерелә, ул Медфордтагы һәм башка шәһәрләрдәге бик күп матбугат басмаларында мәкалә героена әверелә.

Леслиның югалып торуының чын сәбәбе 7 ай үткәч кенә ачыклана. Бер билгесез кеше Уитонның 1994-96 еллар арасында төшерелгән берничә фотосын почта аша хатыны Кэтлинга салып җибәрә, анда ул яшь, чибәр сөяркәсе белән Майами, Багам утраулары пляжларында төшкән була. Ачыклануынча, Лесли Майамида яшәүче миллионерның кызы янына качкан булган. Лесли белән сөяркәсе Молли Рингуолд ике ел буе миллионер акчасына типтереп яшиләр, ә инде Молли яшьрәк, дәрманлырак егет тапкач, Леслига гаиләсенә кайтып китүдән башка чара калмый. Яшь егет тә ялкыткач, Молли Леслины яңадан үз янына чакыра. Бу чакырулардан баш тарткан Леслига үпкәләп, ул үч алырга тотына – “матур-матур” фотолар һәм Леслиның кайсы төшендә миңе барлыгына кадәр тәфсилләп язылган хатлар Кэтлинга оча...

Бу тарихның ни белән тә­мамлануын чамалау кыен тү­гелдер инде: башта гаиләдә зур җәнҗал куба, аннары алар аерылыша. Мистификатор Лес­линың маҗаралары турында яңа телесюжетлар төшерелә, бер­сеннән-берсе шаккатмалы мәка­ләләр языла. Бу мәсхәрәгә түзә алмыйча, иркәй икенче шәһәргә күченеп китә. Менә бу югалу очрагында бернинди дә мистика юк, әлбәттә.
Читайте нас: