+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 декабрь 2016, 02:00

Мәкерле сазлыклар

Аларда могҗизага тиң суүсемнәр генә түгел, өрәкләр дә еш очрый.

Мәскәүдән ерак та түгел “Долгое” дигән күл бар. Аның турындагы мәкаләдә геолог К. Флугның сөйләгәннәре китерелә.

“Май аенда без анда кайбер тикшеренүләр үткәргән идек, – ди геолог, – ә июньдә мин авыл хуҗалыгы культураларын эшкәр­түче бер очучы белән таныштым, ул әлеге районда серкәләндерү очышлары ясаган икән. “Долгое күле самолеттан ничек күренә соң?” – дип сорадым. “Долгое? Андый күл анда бөтенләй юк, сазлык кына”, – ди бу. “Ничек инде “юк?” Мин анда бер ай элек кенә су коендым!” Ләкин очучы үзенекен сөйләде.

Бераз бәхәсләштек тә, ат менеп, шунда киттек. Барсак, чыннан да, күл юк! Аның урынында без йөзьяшәргә (алоэ) охшаган ниндидер үсемлекнең котырынып үсүен генә күрдек. Чиста сулы зур күлне бер ай эчендә суүсемнәр ничек басып киткән соң?

Инде кояш та батты. Кайтыр юл ерак кына булгач, без кунып калырга булдык. Учак ягып, бераз сөйләшеп утырдык та йокларга яттык. Ә иртән уянсак...

– Нинди сихер бу?! Вәт шәп маскировка! – дип кычкырып җибәрде очучы, хәтта ачуы чыкты.

Чыннан да, алдыбызда чип-чис­та сулы зур күл җәйрәп ята иде. Метр ярым тирәнлектәге төбендә үскән ямь-яшел куаклар да аермачык күренеп тора...”

Югарыдагы мәкаләдә бәян ителгән ул куаклар “телорез” дип атала. Чәчәк атканда алар су өстенә күтәрелә, чөнки яфракта һәм сабакта углекислый газ җыела һәм үсемлекне югарыга күтәрә. Кояшта исә ул авырая: үсемлектә җимешләр хасыйл була, крахмал запасы арта һәм, нәтиҗәдә, ул яңадан су төбенә китә. Көз җитүгә күзәнәкләрдә газ туплану аркасында ул янә калка, ә крахмал туплагач, инде кышкылыкка “чума”. Шулай итеп, әле генә күл булган урында – сазлык, сазлык урынында күл хасыйл була. Бу – әлегә яшь күл.

Күлнең “картаюы” анда торф мүге барлыкка килгәч башлана. Ел саен яңгыр сулары һәм күлгә коючы елга анда ком, балчык һәм ләм алып килә, күл саега, аның өсте яшел суүсемнәр белән каплана. Шулай еллар үтә, күлгә черек агач һәм куаклар ава, ул акрынлап сазлыкка әйләнә: тирән су булган урыннарда утраучыклар барлыкка килә, камыш баса. Әнә шундый утраучыкка аяк бассаң – беттең, чөнки алар астында саз!

Язучы Мельников-Печерский язуынча, “Коры-сары сынып коел­ган һәм иске агачлар сазламык урынга ауган куе урманнан килеп чыгуга сине шау чәчәккә чумган аклан каршы ала. Сусыл яшеллек һәм хуш исле чәчкәләр белән кап­ланган шушы тигезлек, үзенә ымсындырып, арыган юлчыны ятып ял итәргә дәшеп тора сыман. Ләкин юлчы бу акланга аяк басса, ул инде исән калмаячак, чөнки чәчәкле яшел аклан – төпсез күл өстенә җәелгән юка гына келәм ул! Урманчылар фикеренчә, мондый урыннар – сихерләнгән төбәк, анда төннәрен шайтан утлары яна, убырлар мәҗлес кора...”


Язмада искә алынган “җен утлары”на табигый аңлатманы галимнәр инде күптән тапты, ләкин хорафатларга ышанучыларның котын ул бүген дә ала. Бу хакта революциягә чаклы гимназиядә белем алган бер студентның язмасы кызыклы.

“Үткән җәйдә мин гимназист дустым белән аның туган ягында ял иттем. Җәй яңгырлы һәм салкынча килгәнлектән, буш вакытыбызны ялыктыргыч әңгәмәләр белән үткәрдек. Ләкин яшьлек үзенекен итә: тагын каядыр барасы, ниләрдер, кемнәрнедер күрәсе килә иде. Авыл читендә, урман буенда иске зират серәеп тора, янәшәсеннән кечкенә генә елга ага. Язгы көннәрдә елга суы ташып, шул зиратны басып китә һәм каберләрнең туфрагын юа икән.

Көннәрдән бер көнне аязытып җибәрде, кичен ай калыкты. Кәефебез күтәрелеп киткәч, балконга чыгып, юк-бар сөйләшеп утырдык, безгә өлкәннәр дә кушылды. Сүз иярә сүз чыгып, һәркем берсеннән-берсе уздырып, куркынычрак, шомлырак хәлләр турында: күрше биләмәдәге иске йортта өрәкләр күренүе, төнлә табутларыннан торып йөрүче мәетләр, йорт һәм абзар ияләре хакында сөйли башлады. Кемдер, ышанып, куркышып утырды, кемнәрдер, шул исәптән мин дә, рәхәтләнеп көлеште.

– Нәрсә, гимназист, – дип мөрәҗәгать итте миңа курста­шымның әтисе, – менә хәзер син зиратка барырга курыкмас идеңме?

Барысы да миңа борылып карады. Өстәл артында кыз-кыркын да булганлыктан, минем сынатасым килмәде. Бу чакта инде күңелне шом баскан булса да, сер бирмәдем:

– Булдырабыз аны, малай-шалай бармыни монда!

Капкадан чыктым да зиратка таба атладым, күңелдә шом булса да, курку юк иде. Урман авызына тиз барып җиттем, ләкин андагы сазлыкта бер аягым тезгә чаклы баткач, күңелгә курку йөгерде, әмма кире борылмадым. Тулы ай тирә-якны яктыртмаса, батып үләсе идем.

Зиратка барып җиттем дә, вәгъдәмне үтәдем, дип, кире борылдым. Борылдым да... катып калдым: миннән 6-7 метрда гына ниндидер җан иясенең үтәкү­ренмәле озын фигурасы басып тора иде! Өстәвенә, кулларын як-якка җәеп, миңа карап тора! Мин бервакытта да өрәкләргә ышанмадым, алар хакында сөйләү­челәрне дә елмаеп кына тыңлый идем. Ләкин хәзер өрәк минем алдымда басып тора! Фикерем чуалды, бу куркыныч өрәкнең чынлыгына мин тамчы да шикләнми идем. Куркудан калтыранып, борылдым да, әйләнеп карарга базнат итмичә, түмгәкләргә баса-баса алга атладым, бәлки, күздән югалыр, дип өметләндем.

Сазлык уртасында коп-коры, яшь каеннар белән капланган бер утраучык күренде. Шунда барып җитеп аяк баскач, түзмәдем, борылып карарга булдым: теге өрәкнең миннән 4-5 адымда гына басып торуын күргәч, котым ботыма төшеп китте! Хәзер инде ул куллары белән төрле хәрәкәтләр ясый, ә аның аша ай яктырткан урман күренеп тора иде. Мин инде үз-үземне кулга ала алмый идем. Җиңелчә җил исеп куйгач, өрәк селкенеп, калтыранып алды да янә басып тора башлады. Мин, кадакланган кебек, урынымнан кузгала да алмадым, аякларым мине тыңламый иде.

Сазлыкның калган өлешен ничек үткәнмендер, хәтерләмим. Каты җиргә аяк баскач, түзмәдем, тагын әйләнеп карадым: өрәк минем арттан чаба иде! Шуннан соң инде үземне тотып тыя алмадым, бөтен көчемә йөгерергә тотындым...”


Хорафатларга ышанучы ке­шенең бу очрашудан соң никадәр курыкканлыгын күз алдына да китереп булмый. Шул ук вакытта, “сазлык өрәкләре”н китереп чыгаручы сәбәп, югарыда әйтелгәнчә, бик гади. Хәзер инде һәркем белә: төрле җисемнәр төрле температурада яна башлый, ә кайберләре үзеннән-үзе кабынып китә. Соңгылары исәбенә фосфор һәм водородтан торучы химик катнашма – сасыган балык исен хәтерләтүче фосфорлы водород та керә. Ул атмосферага эләгү белән кабынып китә һәм якты ялкынланып яна. Сазлыкларда, зиратларда, сазламык уйсулыкларда мондый газ үсемлекләр һәм тере организмнар таркалуыннан, черүеннән барлыкка килә. Нәкъ менә шуның өчен дә әлеге урыннарда янып-сүнүче ялкыннарны күрергә мөмкин, ә иске хорафатларга ышанучылар аларны мәетләрнең тынычлык таба алмаган җаннары белән бәйләп сөйли. Бу күренешнең нилектән, ни сәбәпле барлыкка килүен белгәч, монда бернинди дә гайре табигый хәл булмавын аңлыйсың. Ләкин, курыкканга куш күренә, дигәндәй, мондый чакта фән аңлатуын уйлап тормыйсың шул.

Әнә, сезнең йортның, фатир стенасының артындагы теге шомлы тавыш та янә кыштырдый башлады, кемдер йөргән кебек: берәр мәрхүм туганыгызның өрәге кайтты микән, өй иясеме ул, әллә инде тычкан гынамы?.. Кем белсен инде аны, чыгып карарга куркыта-а-а...
Читайте нас: