+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
14 гыйнвар 2017, 02:00

Үлемечле агач

Ул инде өч йөздән артык кешенең башына җиткән.Көньяк Африка Республикасының Дурбан шәһәре халкы гап-гади бу үсемлеккә “үтерүче агач” дигән кушамат биргән. Моның сәбәбе дә бик гади һәм, шул ук вакытта, бик үк гади дә түгел. Бөтен хикмәт тә шунда: кем дә кем шушы агач белән нинди төрдә булса да контактка керә, шуның гомере инде... санаулы була. Шул тирәдә яшәүче картлар сөйләвенчә, әлеге йөзьяшәр агач инде 300дән артык кешенең гомерен өзгән.

– Безнең шәһәрдә яшәүче һәркем белә: бу агач каһәр­ләнгән, каргалган, – ди 74 яшьлек Анна Вандербурт. – Мин үзем, шәхсән, бу турыда бәләкәй чакта ук ишеткән идем. Өлкәннәр моны чынбарлык дип исәпли һәм бу хакта шаярып сөйләүдән дә катгый тыела. Ләкин яшьләр­нең кайберсе моңа ышанмый, көлеп карый һәм, нәтиҗәдә, үз язмышы белән шаяра. Бу якларга килеп чыккан туристлар да безнең “хорафатларга” еш кына көлеп караган була, очынып китеп, әлеге агач янында масаеп, төрлечә маймылланган була. Әмма ул арытабангы язмы­шының шушы агачка инде бәйле булачагын башына да китерми...

“Сан” гәзите язуынча, Дурбан шәһәре полициясе мәгълүматларына караганда, ел-ел ярым эчендә булган түбәндәге вакыйгалар әлеге “каһәр суккан” агач белән бәйле.

...Бер студент егет, йөргән кызы алдында масаеп китеп, “Мин бу каргышлы агачка менә алам!” дип мактанган һәм, чыннан да, бернинди маҗарасыз менеп төшкән, шуннан соң тагын да ныграк очынып китеп, күкрәк сугып йөргән. Нәкъ бер тәүлек үтүгә кызы белән әлеге агач яныннан төнлә үтеп барганда аның машинасы коп-коры юлда салулап китә һәм ул шушы агачка килеп бәрелә. Яшьләр икесе дә шул урында җан тәслим кыла...

...34 яшьлек ир әлеге агач янында басып торганда “Мин бернидән дә курыкмыйм!” дип кычкыра һәм йодрыгы белән кәүсәсенә китереп суга. Берничә сәгатьтән ул беркайчан да зарланмаган тап-таза йөрәк өянәгеннән вафат була...

...АКШның Калифорния штатыннан килгән үсмер егет, “Хорафатларга мин төкереп кенә түгел, менә шушылай печ итәм!” дип, әлеге агач төбенә кече йомышын үти. Алты көннән соң, сәхрәләрдә сафари вакытында, аңа фил һөҗүм итә һәм мескенкәйне таптап үтерә...

...Өч кешедән торучы яшь гаилә әлеге каһәрле агач янында фотога гына төшә. Ике айдан алар төн уртасында бер сәбәпсез-нисез чыккан янгында барысы да янып үлә...

Шәһәр хакимияте үзенең гайре табигый бу хәлләргә ышанмавы (ә, бәлки, ышанып та бу хакыйкатьне танымавы) турында белдергән. Урындагы властьлар әлеге агачны кисеп ташларга халыкны чакыргач, бу эшкә алынырга беркем дә, хәтта шундагы сәрхүшләр дә килмәгән.

– Без хакимияттә әлеге агачны биек койма белән әйләндереп алу турындагы мәсьәләне дә тикшергән идек, – дигән мэрия вәкиле. – Ләкин, күпме генә акча вәгъдә итсәк тә, бу эшкә җөрьәт итүче табылмады...

Хөрмәтле гәзит укучылар, чит илләр күреп, шушы юк кына эш өчен ярыйсы гына акча эшләп кайтырга теләү­челәр юкмы?
Читайте нас: