+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
17 гыйнвар 2017, 02:00

Каргалган балдак

Ул сөлек кебек берничә егетнең үлеменә сәбәпче була.Гәзитебезнең шушы даими рубрикасында үткән ел ахырында (8 декабрь санында) “Каһәрле йөзек” дигән баш астында язма дөнья күргән иде. Аннан соң редакциягә шалтыратулар күрсәтүенчә, мондый хикмәтле хәлләр гәзит укучыларыбызга да таныш икән. Алар, әлбәттә, барысы да йөзек белән бәйле түгел һәм барысы да үлем белән тәмамланмаган. Күп кенә шалтыратучылар мондый вакыйгаларны дошманнарының бозым салуы белән бәйли. Ничек кенә булмасын, без, моңа охшаш язмаларны дәвам итеп, бүген янә бер сәер вакыйга хакында бәян итәбез. Түбәндә сүз барачак кыз төрле каргыш, каһәр, бозым ише нәрсәләргә көлеп кенә караган, аларны искелек калдыгы, хорафат дип исәпләгән һәм болар, нәтиҗәдә, үз башына булган.

Ул җәйдә Рита авылга, элек картәтисе һәм картәнисенең нигезе булган, әле Надя түткәсе яшәгән йортка ялга кайта. Ританың әтисе монда яшәгән ата-анасы белән күп еллар элек бик каты ачуланышкан булган, чөнки өлкәннәр улларының шәһәр кызына, ягъни Ританың әнисенә, өйләнүенә каршы булган, шуңа кызкай картәтисе-картәнисен бөтенләй күрми үскән.

Картлар инде күптән мәрхүм, Надя түткәсе дә монда җәйләрен генә яши. Рита да бирегә әтисе үтенече буенча гына, апама яшелчә-җимеш үстере­шергә ярдәм ит әле, көз көне безгә дә өлеш чыгар, дигәнгә генә килгән.

Шулай, өйдә иске әйберләр актарганда Рита бер шкатулкага тап була. Андагы вак-төяк арасында елан төшерелгән бакыр балдакны бик ошата. Надя әйтүенчә, бу борынгы балдакны әнисе киеп йөргән, ул аны, гадәт буенча, килененә тапшырырга җыенган, ләкин Ританың әнисен бу йортта кабул итмәгәч, хуҗасыз калган. “Ошатсаң, үзеңә ал”, – ди апасы. Рита аны чыннан да бик ошата һәм шундук бармагына киеп тә куя.

Шәһәргә кайткач, Рита Олег исемле егет белән таныша. Яшьләр, бер-берсен бик ошатып, хисләренең җитдилеген аңлый. Бер кунакка килгәндә Олег әлеге йөзекне күреп ала да, Ритадан салдырып алып, үзенә кия. “Никах балдагы кигәндә генә кире бирәчәкмен”, – ди. Мондый сүзләргә чиксез сөенгән Рита инде Олегның тәкъдим ясаячагына шикләнми. Һәм, чыннан да, шулай була да. Ләкин ЗАГСка гариза тапшырырга Олег килми, аны сәгатьтән артык көтеп утырып, кыз үпкәләп кайтып китә, егетенә шалтыратмый да. Коточкыч хәбәр икенче көнне генә Ритага килеп ирешә: кияүне атып үтергәннәр!

ЗАГСка китеп барганда ул бандитлар үзара атышкан урынга килеп чыга, машинасы ике ут арасында калгач, бер пуля егетнең чигәсенә тия. Аны җирләгәндә Рита мәрхүмнең бармагында үзенең балдагын күрә. Бу хакта егетнең әнисенә әйткәч, балдакны кызга кайтарып бирәләр...

Бераздан Ританың әтисенә Надя апасыннан хат килеп төшә. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, анда шундый юллар да була: “Мин Ритага биргән балдакны ыргытсагыз яхшырак булыр. Син өйләнгәндә әни аны килененә бирмәячәген, каһәрләячәген әйткән иде. Ул балдак хәзер сезнең гаиләдә булгач, каргышы да сезгә төшүе ихтимал. Мин аны Ритага биргәндә бу хакта оныт­канмын, әле генә исемә төште...”

Хатны Ритага да укыткач, кыз көлеп кенә куя, чөнки моның ише нәрсәләргә ул бөтенләй ышанмый. Шулай итеп, ул балдакны киеп йөрүен дәвам итә.

Шулай вакыт үтә. Берзаман аның белән институтта бер курста укучы студент кызны ошатып йөри башлый. Яшьләр яратышып, өйләнешергә җыена. Ләкин һич көтмәгәндә егет лейкемия белән чирләп китә. Берничә айдан ул дәваханәдә вафат була.

Бу югалту ярасын да вакыт дәвалый, Рита балдакны һаман киеп йөри.

Беркөнне урамда аның каршысына чегән хатыны килеп чыга:

– Әй, чибәрем, әйдә язмышыңны юрыйм!

Рита аңа кул гына селти дә арытаба атлый. Ләкин чегән хатыны аның артыннан кычкырып кала:
– Елан төшерелгән ул бакыр балдагыңны салып ыргыт! Ул каһәрләнгән! Озакламый бик чибәр бер егетне очратырсың, ләкин бәхетле булмаячаксыз!..

Игорь белән алар ахирәтенең туенда таныша. Егет, чыннан да, әкияттәгедәй чибәр, баһадир буйлы, кара чәчле, өстендә ап-ак кыйммәт костюм! Аның бик “текә” машинасын да күргәч, Рита бөтенләй телсез кала. Игорь – кияүнең дусты, уңышлы гына эшләүче малтабар икән.

Алар очраша башлый. Игорь аңа өйләнгән булуы, ләкин хатынын яратмавы, аерылышырга җыенуы турында башта ук әйтә, шунлыктан Рита да моңа әллә ни әһәмият бирми. Ул кызга бик акыллы, төпле булып тоела, тик бер ягы гына кәефен кыра: Игорь төрле хорафатларга, ырымнарга, экстрасенсорикага, магиягә, халык сынамышларына бик ышана; ачкычларын бервакытта да өстәлгә куймый, юлда кара песи күргән саен дертләп китә. Ләкин Рита егетне үзгәртә алырмын, яңабаштан тәрбияләрмен дип өметләнә.

Кышкы бер көндә алар Игорьның дачасына җыена. Шунда Рита вакыт-вакыт салып торган теге балдакны да алып кия. Юлда барганда егет әлеге балдакны күреп калу белән агарынып ката, хәтта рульне чак-чак кулыннан ычкындырмый кала.

– Каян алдың моны?! – дип сорый ул калтыранган тавыш белән.

Рита аңа балдакның тарихын сөйләп бирә, ләкин каргалган булу ихтималлыгы турында әйтми.

– Берсендә мине бер күрәзәче белән таныштырдылар, – ди Игорь. – Ни гаҗәп, ул минем үткәнемне дә, әлеге хәлемне дә бик төгәл белә иде, киләчәгемне дә сөйләп бирде. Шунда ул гомеремнең кыска булачагын, елан төшерелгән балдак күргән көнне үләчәгемне әйтте. Бик сәер кебек тоелмыймы?

Рита моның әкият кенә булуын сөйләп тынычландыргач, алар арытаба кузгала. Дачада алар рәхәтләнеп ял итә: чаңгыда шуа, видеофильм карый, ашый-эчә, сыйлана. Ниһаять, йомшак түшәккә авалар...

Кыз төнлә төтен исенә уянып китә, бөтен бүлмәне инде ялкын ялмап алган була. Озак уйлап тормастан, Рита тәрәзәне ача да өченче каттан сикерә. Һушына ул дәваханәдә генә килә, аның ике аягы да сынган була. Игорьны коткара алмаганнар, йорттан кисәүләр генә серәеп торып калган.

Дачага ут төртүен Игорьның хатыны таный. Судта ул иренең хыянәт итүенә шикләнүен, моны төгәл ачыклар өчен хәтта детективлар яллавын әйтә. Алар иренең әлеге көнне дачада сөяркәсе белән типтерүен хәбәр иткәч, шунда китә. Ишектән керү белән өстәлдә еланлы балдакны күрүгә шикләре юкка чыга: димәк, йортта чит хатын-кыз бар! Әлеге балдак та аның аңын томалый, ярсыта. Шуннан ул үз-үзен белештермичә гараждан бензинлы канистраны алып керә дә, тирә-якка сибеп, шырпы сыза. Бу вакытта сыйланудан һәм сөешүдән тәмам арыган ире белән Рита хәтта уянмыйлар да...

Маргарита гомерлеккә гарип булып кала. Хәзер аның тормышында ир-егетләр бөтенләй юк. Ә еланлы балдак янгыннан соң юкка чыга. Хәер, аны эзләүче дә булмый...
Читайте нас: