“Үткән гасырның 80нче елларында без Керчьтан ерак түгел казыну эшләре алып бардык, – дип яза Александр Моисеевич. – Шунда ял көннәрендә киң билгеле Патша курганын карарга киттек. Андагы җир асты төрбәсенә кергәч, Красноярскидан килгән бер юньсез студент башкалар күрмәгән арада шундагы кабер ташына пәкесе белән киң таралган “Монда фәлән кеше булды” дип чокып язган. Без аны бик каты итеп сүктек тә башкача үзебезнең экспедициядә катнаштырмаячагыбызны әйттек. Аның хәтта кәефе дә кырылмады, ә кич курсташлары белән шул курганга кәеф-сафа корырга китте. Шунда ул, исереп, текә генә курганнан тәгәрәп төшеп киткән, ә чалбар каешына тагып йөрткән пәкесе сабына кадәр ботына кадалган. Әгәр шунда үткенче машина очрап, аны дәваханәгә алып китмәсәләр, ул кан югалтудан шунда үләсе иде...
...Икенче вакыйга Херсонеста булды. Русьның православие динен кабул итүенә 900 ел тулуга багышлап төзелгән храм Бөек Ватан сугышы елларында җимерелә, шуңа анда без археологик эш кораллары саклый идек. Без шунда көрәк, кәйлә ише әйберләрне төяргә киттек, ә машина юк та юк. Без шоферны көткән арада храм эчендә шундагы корылмаларны караштырып йөрдек. Анда, риваятьләргә ярашлы, бөек Киев кенәзе Владимир чукындырылган. Шул арада бер кызкай, гыйшык утына түзә алмыйча, янә бер мәгънәсез язмаларның билгелесен – “Вера+Андрей=Любовь” дигәнен – кадак белән шундагы ташларның берсенә сызгалап куйган.
Дөресен әйтим, әлеге язманы мин бер ел үткәч, янә шунда килгәч кенә күрдем. Шуннан соң очраклы рәвештә генә әлеге Вераның язмышы турында белдем. Ачыклануынча, аның егете Андрей депрессив психоз вакытында Вераның фатирында асылынып үлгән, ә кызкай үзе ике тапкыр үз-үзенә кул салырга маташып караган, нәтиҗәдә гарип булып калган...
Өченче куркыныч хәл Тамань ярымутравында булды. Анда ләмнәр атучы таучыклар бар, шуңа аларны урындагы халык “вулканнар” дип йөртә. Шуларның берсе бик образлы итеп “Плевака” дип атала, чөнки аның кратерындагы сыек ләм вакыт-вакыт куыклар чыгарып бүлкелди. Төп эшләреннән буш вакытта шул тау битләвендә бер югары уку йорты студентлары яраткан вузларының баш хәрефләрен ташлар ярдәмендә зур итеп “язып” куярга уйлаган. Бу эш тәмам булгач, егетләрнең берсе, чиләк тотып, кратердан ләм алырга киткән. Һәм башкача аны күрмәгәннәр, җылы сыек ләм читендә чиләген генә табып алганнар. Күрәсең, аягы таеп китеп, шул ләмгә барып төшкәндер дә, сазлыктагы кебек, ул аны йоткандыр. Әйткәндәй, урындагы халык сөйләвенчә, зур кабахәтлек кылган җинаятьчеләрне биредә элек-электән шул ләмгә бәйләп ыргыта торган булганнар икән...
Тагын бер мисал. Минем оныгым белән бер юньсез хулиган укый иде. Төрле химикатлар иснәп “матчасы киткәч”, ул автобуска утырып ала икән дә утыргыч артындагы дермантинга пычак белән хатын-кызларны бик мәсхәрәли торган юньсез сүзләр яза икән. Бер автобус шоферы тотып, аны ару гына кыйнап та ташлаган, ләкин бу гына әлеге юньсезне туктатмаган. Ахыр чиктә аны... автобус үзе туктаткан.
Чираттагы тапкыр химия иснәгәннән соң ул кан тамырларын кисә, ләкин вакытында акылына килеп, травмпунктка йөгерә. Юл аша чыкканда ул һушын югалта һәм автобус тәгәрмәче астына барып керә...”
Көндәлегенә галим менә шундый хәлләр турында язып куйган. Белмим, барлык бу вакыйгаларда мистика бармы икән, әллә инде очраклы туры килүләр генәме? Ничек кенә булмасын, еллар үткән саен шикчел кешегә әвереләсең. Гәзит укучылар арасында, бәлки, мондый мәгънәсез язмаларның кызганыч хәлләргә китергән очраклары турында белүчеләр дә бардыр? Булса, уртаклашыгыз, башкаларга сабак булыр.