+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
17 Апреля 2017, 21:00

Монстр Липецкига килеп җиткән

Озакламый аны, бәлки, Башкортстан сулыкларында да очратырбыз.Липецк шәһәре тирәсендәге сулыкларда да ниндидер серле, сәер зат пәйда булган. Шотландиядәге “Несси” һәм башка илләрдәге шуның ише билгесез су хайваннары турында бик яхшы хәбәрдар булган урындагы халык үзләренең сусаклагычында да чын ихтиозавр пәйда булуына шикләнми.

– Без егетләр белән төнлә су коенырга киттек, – дип искә ала 9нчы сыйныф укучысы Саша Поспелов. – Мин, һәрвакытта­гыча, эчкәрәк йөзеп кереп киттем. Берзаман көтмәгән­дә тирә-яктагы су быгырдый, болгана башлады һәм аягыма кемдер каты итеп килеп бәрелде. Мин, котым очып, тиз генә ярга таба йөздем. Судан чыккач кына бик каты авырту тойдым, карасам, бөтен аяк канга баткан...
Бу маҗара турында истәлек булып Сашаның ботында ару гына сыдырылган эз кала. Аның тиресен, әйтерсең лә, эре игәү белән игәп алганнар.
– Ул көнне иртән, нишләптер, балык бөтенләй капмады, кемдер аны бу тирәдә куркытып бетергән кебек иде, – ди 46 яшьлек балыкчы Семен Львов. – “Динозавр” турында мин, әлбәттә, ишеткән идем, ләкин ышанмадым, әкият дип кенә карадым. Калкавычка карап утырам шулай. Берзаман ярдан 15 метрлап арада гына суда озын күләгә кебек нәрсә хасыйл булды, аннары су өстенә сырты күтәрелде. Мин катып калдым. Теге нәрсә шулай ял иткән кебек ике минут чамасы ятып торды да кире чумды. Зу-ур үзе, койрык кебек нәрсәсе дә күренеп калгандай булды. Ул җәенгә охшаган иде, ләкин, беләсезме, күпме яшим – андый җәенне күргәнем юк әле! Бу җәнлекнең озынлыгы ун метрлап булыр, һич тә ким түгел!
Балыкка охшаган бу су җәнлеген күрүчеләр күп була. Ә ул әлеге сусаклагычны үзенең биләмәләре дип уйлый, күрәсең, анда һичкемнән курыкмыйча иркенләп йөзеп йөрүен дәвам итә. Алай гына да түгел, балыктан тыш, суда йөзгән каз-үрдәкләрне дә ашап китә, яр буенда уйнап йөргән этләрдән дә баш тартмый. Ә менә 50 яшьлек Евгения Мулеминаның дуңгыз баласын хуҗабикә­сенең күз алдында чәлде­реп алып китә.
– Минем “Яшка” чисталыкны үз итә иде, шуңа су коенырга бик яратты, – ди ул. – Корсагына су тиярлек итеп кереп баса да, күзләрен йомып, рәхәт­ләнеп, ләззәтләнеп тора. Ул көнне караңгы төшә башлаган иде инде, шуңа аны судан куып чыгармакчы булдым. Нәкъ шул чакта теге монстр кинәт килеп чыкты да “Яшка”ны эләктереп тә алды. Мескен бер тапкыр чинарга гына өлгерде, бар иде дә юк булды!
Бу җан иясенә ау да салып карыйлар, мылтыклар һәм фотоаппаратлар белән коралланып, аңдып та торалар, ләкин болар нәтиҗә бирми. Бер тапкыр гына сыйфатлы фотосурәт эшли алалар, анысы да очраклы рәвештә генә. Санкт-Петербургтан бу якларга ял итәргә килгән Анатолий Головко сентябрь­дә көзге фотопейзажлар эшләргә яраткан. Нәкъ шул чакта ул су өстенә сикереп чыккан “кечкенә кит”ны кадрга эләктереп калырга өлгерә.
Әлеге фотосурәтне җен­текләп өйрәнгән галимнәр фикеренчә, серле җан иясе, чыннан да, җәен балыгына охшаган, ләкин...
– Моңа кадәр фәнгә билгеле булган иң зур җәен балыклары биш метрдан артмый иде, – ди биолог Людмила Зотова. – Бу сурәттәге җан иясе 7 метрдан да ким түгел. Шуңа, ничек кенә булмасын, бу җәнлекне, кем булса да, һич икеләнүсез, уникум дип атарга нигез бар.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Арагызда безнең республикадагы сусаклагычларда да шуның ише сәер җан ияләре белән очрашучылар юкмы? Без, нәрсә, Липецкидан киммени?!
Читайте нас