Шул ук көнне Монреальдә гадәттән тыш хәл күзәтелә. Аның шаһиты шундый язма да калдырган: “10 ноябрь, сишәмбе иртәсендә күк йөзен янә куе болытлар каплап алды. Аларның төсе тиз арада куе яшелдән ташкүмер кебек кап-карага әйләнде. Бу болытлар каплап киткән кояш исә кара-коңгырттан куе сары төскә кадәр алмашынып торды, кайвакыт хәтта сары-кызгылт, кайчак кып-кызылга әйләнде. Көн төнгә әверелде, караңгылык кыска гына вакытка ачылып, яктырып алды. Төш вакытында да әле шулкадәр караңгы иде ки, суд, банк һәм шәһәр хакимияте биналарында ут яндырырга мәҗбүр булдылар. Якынча өч сәгать үткәч, шәһәр өстен зур куе-кара болыт каплады, хәзер инде бөтен дөнья дөм караңгылыкка чумды.
Аннан соң бөтен тирә-якны моңача күрелмәгән яктылык белән балкытучы берөзлексез яшен яшьнәде, ул шәһәрне нигезенә кадәр дер селкетүче күк күкрәве белән дә халыкның котын алды. Болардан соң, ике көн элек булган кебек, көчле яңгыр ишәргә тотынды. Яңадан-яңа яңгыр болытлары килеп, өскә чиләкләп койды. Шуннан соң аңа янә яшен, күк күкрәве кушылды. Иске чиркәүне суккан яшен аның гөмбәзендә, тәресендә уйнады да җиргә китте.
Боларның һәммәсеннән соң көннең иң яман мәле башланды. Шәһәрдәге барлык кыңгыраулар зур янгын башлануы турында чаң суккач, коты очкан халык урамнарга йөгерешеп чыкты. Шул чакта чиркәүнең зур чуен тәресе нигезе булып хезмәт иткән олы шары белән бергә җиргә гөрселдәп килеп төште дә челпәрәмә килде. Халык бу мәхшәрдән соң һушын җыйганчы чын төн башланды, караңгы төште. Таң атканда күк йөзе чалт аяз, көн җылы, якты, дөнья элекке кебек тыныч иде...”
Югарыда бәян ителгәннәрдән шул аңлашыла: яңгыр суларының сабын куыклары кебек күбекләнеп агуы, көн уртасында кинәт караңгы төшү якын-тирәдә вулкан атылу яисә зур урман янгыны чыгу ихтималлыгы турында сөйли. Ләкин ул көнне бик көчле яшен яшьнәве һәм күк күкрәве, ягъни электр давылы кузгалу, вулкан белән янгын гына булмавына ишарәли.
Шулай, 1886 елның 19 мартында АКШның Висконсин штатындагы Ошкош шәһәрендә көндезге өчтә биш минут эчендә бөтен дөнья караңгылыкка чума. Бу бик куркыныч хәл була, атлар пошкырырга тотына, кешеләр урамнарга йөгерешеп чыга. Бу хәл якынча ун минут дәвам итә. Урындагы гәзит соңрак язганча, “Бездән көнбатыштарак урнашкан шәһәрләрдән хәбәр итүләренчә, күпмедер вакыт алдарак аларда да шундый ук хәл булган. Бу исә әлеге караңгылык полосасының көнбатыштан көнчыгышка таба күчеп килгәнлеге хакында сөйли”.
1904 елның апрелендә Англиянең Уимблдон шәһәрен дә кыска гына вакытка караңгылык чолгап ала. Ул әлеге төбәкне ун минут тирәсе эчендә каплый, шул ук вакытта бернинди яңгыр болытлары да, куе төтен дә күзәтелми.
1938 елның сентябрендә безнең Себердәге Хальмер-Седэ поселогы халкы күптән түгел генә яктырган күк йөзенең иртәнге сәгатьләрдә кинәт янә караңгылана башлавына аптырый. Сәгать уннарда бөтенләй кара көздәге кебек дөм караңгылык төшә. Ике сәгать үткәч кенә янә яктыра башлый, ләкин көннең бу яктылыгы кешеләрне шатландырмый, ул кызгылт-соры төстә була. Моның нәрсә булу ихтималлыгы хакында галимнәрнең фикере төрлечә. Берәүләр фикеренчә, моның сәбәбе – көчле урман янгыннары булу ихтимал: берничә көн алдан гына Уралдагы урманнар янган; төтен һәм көл катнашмасы җил белән берничә дистә километрга күтәрелгән дә һава агымы белән кара болытлар рәвешендә төньяк-көнчыгышка таба очып киткән; болыт бик куе булган урыннар кояшны каплаган һәм шуннан соң караңгы төшкән... Башка галимнәр фаразынча, бу көннәрдә Җир шары атмосферасына җиһаннан тузан болыты килеп кергән булырга мөмкин, ул көн белән төн чиратлашуын бозган...
Уф, бу галим-голәмәне тыңласаң, нервы кузгала башлый: имеш, фәлән булуы ихтимал... төгән булырга мөмкин... тагын кайбер факторларны исәпкә алсаң, бөтенләй фәлән булуы да бар... Кыскасы, буласы булган инде, фәнгә нигезләнеп төгәл генә аңлатып бирә алмагач, син моңа, кем иптәш, кеше башы катырып, тотынма да инде! Барысы да Ходай кулында, кирәк булса, ул гына көннән төн ясый ала.