Хәвеф барлыгын сизеп, ул тормозга басмаска була, калкулыктан түбәнгә җилдергән машинасы сүнгән килеш тә зур гына тизлектә шосседан тәгәрәвен дәвам итә. Әмма шулчак, тизлек ару гына булуга карамастан, кемдер аның ишеген ачарга маташа! Ак чыраенда зур кара күзле ниндидер сәер бер зат кабина ишеген каерып ачып та җибәрә, эчкә үтеп, Гарриның кулбашыннан эләктереп тә ала. Ләкин Тюрнер югалып калмый, “Тьфү, шайтан!” дип сүгенеп ала да, револьверын тартып чыгарып, коточкыч кунакка терәп атып җибәрә. Теге зат бу атудан кабинадан чыгып оча, ләкин Гарри кемгә атканлыгы белән туктап кызыксынып тормый, таутүбән җилдерүен дәвам итә...
...Серле җан иясе һөҗүменнән соң янә кабынып киткән машинасын туктатканда Гарри үзенең Фредриксбургтан 30 чакрымлап ераклыктагы тукталышта торуын аңлый. Ул, чыгып, машинасын караштырганда бер антеннасының – эрегән, икенчесенең лазер нуры белән кискән кебек киселгән булуын күрә. Кабина түбәсе исә өстән ниндидер кислота сипкән кебек ашалган. Ягулык күләме дә аптырата: үтелгән араны чамаласаң, ул бик аз калырга тиеш, ә анда әле ярты бактан күбрәк бензин бар!.. Теге һөҗүмнән соң күп кенә вакыт үтсә дә, Гарри үзенең юлда нигә шулкадәр озак булуына аптырый, ләкин исенә төшерә алмый. Моңа бик дулкынланып, нык аруын һәм үзен начар хис итүен аңлап, ул кире кайтырга була һәм урындагы госпитальгә мөрәҗәгать итә.
Бу вакыйга турындагы хәбәр тиз арада власть әһелләренә һәм уфологларга барып җитә. Гарридан һәр кызыксынучы НЛОлар, кабинасына килеп кергән тыйнак булмаган кунак турында сораштыра башлый. Иң мөһиме – аларны Гарриның хәтереннән җуелган вакыт аралыгы кызыксындыра. Ул сәгатьләрне искә төшерер өчен регрессив гипноз сеансы кулланырга җыенгач кына бахыр шофер барысын да үзе исенә төшерә.
Аның сүзләренә караганда, ул теге сәер затка аткач, аның йөк машинасы һавага күтәрелә башлаган һәм шоссе өстендә асылынып торучы гигант НЛОның эченә тартып алынган. Аның эчендә Гарри ап-актан киенгән, башлыклары колакларын каплап торучы гуманоидларны күргән. Мескен водительне алар өстәлгә сузып салган да, операция ясап, гәүдәсенең сул ягына аны контрольдә тоту мөмкинлеге бирүче имплантант тегеп куйганнар. Болардан тыш, Гарри гуманоидлар корабында җиһанда сәяхәт итүен, Айда булуын, Альфа Центавра йолдызлыгындагы бер җисем тирәсендә әйләнеп йөрүче планеталарда шәһәрләр күрүен дә исенә төшерә...
Уфологлар Гарри Тюрнер сөйләгәннәргә бик шикләнеп карый, чөнки моңа кадәр, төрле бушкуыклар сүзенә ышанып, көлкегә калганнары булган. Машинадагы физик контакт эзләрен анализлау да Гарри файдасына булмый, ул аларны үзе дә эшли алыр иде, диләр. Тюрнерга һөҗүм ясалган көнне ул тирәдә НЛО күрүчеләр дә булмаган. Аның хезмәттәшләре һәм күршеләре дә бу хәлгә ышанып бармый, “шулай итеп үзенә игътибар җәлеп итәргә уйлагандыр”, дип баралар. Гарри исә әлеге вакыйгадан соң да чит планета вәкилләре белән берничә тапкыр очрашуын сөйли...
Дөресме, ялганмы, ләкин Тюрнер маҗаралы төннән соң бик нык үзгәрә: ул дингә тартыла, аны тормыш мәгънәсе турындагы сораулар кызыксындыра башлый. Бәлки, ул чыннан да НЛО бортында булып кайткандыр, нигә кешегә шулкадәр ышанмаска инде?