+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Серле сериал
19 июль 2019, 04:35

Балтыйк буе “гейзерлары”

Пар чыгып торган коедан алынган суда кайчак хәтта чәй дә пешереп була икән!

Пар чыгып торган коедан алынган суда кайчак хәтта чәй дә пешереп була икән!


Калининград дәүләт университеты географлары соңгы елларда гадәттән тыш хәлләр шаһиты булды: өлкәнең әле бер, әле икенче төбәгендә җир асты сулары температурасының аномаль җылынуы күзәтелә. Болар хакында алар, нигездә, урындагы халыктан ишетеп белә, чөнки нәкъ менә аларның коеларында су җылына. Бу сәер процессның сәбәпләрен галимнәр әлегә аңлатып бирә алмый, шулай булуга карамастан, алар мондый суның кеше сәламәтлеге өчен зыяны юк, дип тынычландырырга ашыга.



Югары уку йортының география һәм геоэкология факультеты деканы Вячеслав Орленок бу табигый аномалияне өйрәнергә геолог Степан Кривошеевны да чакырган. Түбәндә язмамны мин аның сүзләре белән дәвам итәм.

– Без Калининградтан якынча 40 чакрымда урнашкан Пруды авылына киттек, – дип сөйләде ул. – Анда пенсионер Нина Кожушнаяның гап-гади коесы “кайнап чыккан”. Әбекәй сөйләвенчә, тышта якынча 5-7 градус салкын булган декабрьнең бер көнендә аның коесыннан пар күтәрелә башлаган. Сигез метр тирәнлектәге коедан бер чиләк су алгач, ул андагы суның кайнар булуына игътибар итә, “хет чәй пешер”, ди ул. Бу кое тарихында мондый хәл беркайчан да булмаган, ә бит аны сугышка чаклы ук немецлар казыган булган! Шул ук вакытта якын-тирәдә җылылык трассалары булмавын да билгеләп үтик, шуңа күрә бернинди авария дә әлеге феноменның сәбәпчесе була алмый.

Аннары без кое суының температурасын үлчәп карадык – Цельсий буенча 49 градус! Хуҗабикә әйтүенчә, су көннән-көн ныграк җылына икән, ике көн элек кенә 40 градус тирәсе бул­ган.

Вячеслав Орленок фикеренчә, монда бернинди дә гадәттән тыш хәл юк. Тирән коеларда суның җылынуы Калининград өлкәсендә былтыр инде өченче очрак икән. Тәүге ике очракта су ике атна дәвамында җылы килеш торган да, аннары кинәт кенә нормага кадәр суынган. Бу коелардан гидрохимик анализга алынган су гадәти күрсәткечләргә туры килгән, хәтта шәһәр халкы эчкән судан да сыйфатлырак булган. Бу су – карбонат суы, чөнки ул акбур катламы аша үтә. Ә менә суның окисьләнүе галимнәрне аптыраткан. Вячеслав Орленок фи­керенчә, бу районда җир асты сулары торфка якын, ә торф – ул органика, шуңа да окисьләнү югары дәрәҗәдә.

Бу феноменны галимнәр тагын ничек аңлата соң? Алар фаразынча, коелар “кайнауның” бер сәбәбе булып җир тетрәүләрне искә алырга мөмкин. Мәсәлән, “Курш чалгысы” дип йөр­телүче төбәктәге кое ерак урнашмаган Польшада 4 баллы җир тетрәүдән соң җылынган. Пруды авылыннан да ерак булмаган урында көчле булмаган җир тетрәү күзәтелгән булган.

“Без тикшергән өч кое да җир астындагы географик ярыклар зонасында урнашкан, – ди В. Орленок. – Ә алардан ерак түгел нефть яткылыклары барлыгы ачыкланды. Билгеле булуынча, 2000 метр тирән­лектәге нефть катламы составындагы суларда термик ано­малияләр – Җир кабыгы темпе­ратурасының күтәрелүе күзәтелә. Мондый тирәнлек өчен гадәти температура 20-25 градус булса, нефть яткылыкларына якында ул 70-80 градуска җитә”.

Галимнәр фикеренчә, бу аномаль хәлне аңлату өчен бүген фән ике гипотеза тәкъдим итә ала. Шуларның беренчесенә ярашлы, өстәге төче сулар җирдәге кече генә ярыклар аша түбәнгә төшә һәм, анда кайнарлангач, югарыга күтәрелә башлый. Шулай итеп, су төрле катламнар аша 2000 метр ара үтә. Бу юлда су төрле тозлар һәм минераллар белән баетылган булырга тиеш, ләкин әлеге коелардан анализга алынган суларда мондый кушылмалар табылмый. Димәк, икенче гипотеза кала. Икенче фаразга ярашлы, җирдәге кечкенә ярыклардан су түгел, ә җир астының югары температуралы су катламнарыннан җылын­ган газ күтәрелә. Нәкъ менә шул эссе газлар суны җылыта да инде!

“Артык җылы агымнар белән бәйле гадәттән тыш урыннар Җир шарында бик күп, – ди Вячеслав Орленок. – Мин озак еллар океаннарда да экс­педицияләрдә эшләдем. Коллегаларыбыз белән безгә океан төбендә дә Җир куеныннан җылылык чыккан урыннарны күрергә туры килде. Ә коры җиргә килгәндә, 1960 елда Польшада дис­тәләрчә “кайнаган” кое булуы теркәлгән. Мондый аномаль хәлләрнең киләчәктә дә бик күп теркәләчәгенә мин бер дә аптырамаячакмын”.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Сезнең якларда да “кайнаган” кое булмаса да, гадәттән тыш хәлләр булгалап торамы? Булса, хәбәр итегез, “Кызыл таң”ның махсус экспедициясе юлга чыгарга әзер! Аны киң билгеле галим, редакциянең якын дусты Фонс Гариссон җитәкләргә ризалыгын бирде.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ.
Читайте нас