+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Серле сериал
26 июль 2019, 03:59

“Күрәзәче” сурәт

Нәрсә бу: чыннан да алдан күрүме, әллә туры килү генәме?

Нәрсә бу: чыннан да алдан күрүме, әллә туры килү генәме?


“НЛО” журналының 1998 елгы 3нче санында Николай Башиловның “Маннергейм компасы” очеркында совет заманындагы сәнгать тарихы турындагы китап­ларга да кертелмәгән бер картина хакында мәгълүмат бар. Фин чаңгычыларының көнбатыштан көнчыгышка, ягъни Советлар Союзы чик буйларына таба хәрәкәт итүен сурәтләгән картина – фин рәссамы Аксели Вальдемар Галлен-Каллеланың алдан күрә белү сәләтен һичнинди бәхәссез раслаучы дәлил. 1898 елда язылган бу картинада 1939-40 елларда булып үтәчәк фин сугышына ишарә ярылып ята, ә бит сугыш башланырга әле 40 ел тирәсе калган була!


Хәер, гадәти булмаган, фантастик образлар иҗат итү белән мавыккан бу рәссамның башка сурәтләре дә әле һаман ачылып бетмәгән серләргә бай.

Аксели Галлен-Каллеланы урыс рәссамнары Валентин Серов, Иван Билибин һәм Илья Репин да бик ярат­кан һәм хөрмәт иткән, ә Максим Горький аны, гомумән, дусты дип санаган. Петербургта 1915 елда киң билгеле сәнгать белгече Андрей Левинсонның “Аксели Галлен” дигән монографиясе дөнья күрә, ә Казанда Петр Дульский­ның рәссамның иҗат манерасын тикшерүгә багышланган очеркы басыла. (Бу үзе үк Казанның сәнгатьтә Петербург һәм Европа илләреннән шул заманда ук һич тә калышмавын дәлилләп тора). Бу рәссамның эш­чәнлеге белән Сергей Дягилев та даими кызыксынып торган, ул аның картиналарын 1897 елда үткән “Урыс һәм фин рәссамнарының берлектәге күргәзмәсе” экспонатлары исемлегенә кертә. Әлеге көннәрдә аның иҗаты белән “Кызыл таң”ның якын дусты, билгеле галим, шул ук вакытта үзе дә сәләтле рәссам Фонс Гариссон да кызыксынуын белдерде.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, бик сәләтле рәссам булудан тыш, Галлен-Каллела тагын нәрсәләре белән билгеле соң?

Ул бәйсез Финляндия Респуб­ликасының хәрби орден-медаль­ләренең авторы да була. Өстәвенә, ул шактый гына хәрби-патриотик плакатлар да яза, шулар өчен аның исемен совет әдәбиятында хәтта телгә алу да катгый тыела. Аның кан тамырларында фин, швед һәм чегән каннары ага. Әнә шул чегән каны рәссамның алдан күрә белү сәләтенең нигезендә ятмый микән әле?!

Карл Маннергейм (Карл Густав Эмиль Маннергейм, 1867-1951, барон, тумышы белән швед булган фин хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, Русия армиясе генерал-лейтенанты (1917 ел), Финляндия армиясе генералы, фельдмаршал, Финляндия президенты (1944-46)) рәссамның алдан күрә белү сәләтен тиз генә танымый, аны ул сәләтле рәссам буларак кына хөрмәт итә. Алда булачак сугышны чагылдыручы картинасына да скептикларча карый.

Финляндиядә 1918 елгы Гражданнар сугышы вакытында ул Галлен-Каллеланы үзенең адъютанты итә һәм аңа бәйсез Финляндиянең гербы проектын эшләүне йөкләтә. Маннергейм йөкләткән бурычны тыңлап бетергәч, ул шым гына чыгып китә һәм кыска гына вакыт үтүгә әйләнеп тә керә. Аның кулында инде булачак гербның берничә эскизы да була. Эшкә чумган Маннергейм аңа башын да күтәреп карамыйча гына эскизларны алырга кулын суза. Галлен-Каллелага арты белән утыручы генерал аркасы белән үк ниндидер сәер хәл тоя: рәссамның тышкы кыяфәтендә ниндидер үзгәреш булган. Әйләнеп караса, рәссам... хәрби форма киеп кергән! Ул сугыш беткәнче шул киемдә йөри...

Аның 1939-40 елгы кышкы совет-фин сугышы турындагы “күрәзәче” картинасы квадрат рәвешендә төше­релгән. Беренче карашка, анда бернинди мистика да, символизм да юк. Мондый кышкы пейзажлары аның күп булган. Ләкин Маннергейм әлеге сурәтнең алдан күрү сәләтенә ия булуын аңлар өчен чын-чыннан кышкы сугыш уты кабынуы кирәк булган.


Данис Дәүләтханов әзерләде.
Читайте нас