+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Серле сериал
30 август 2019, 04:49

Җавапсыз табышмаклар

Яшәешебездә галимнәрне дә баш кашырга мәҗбүр иткән хәлләр күп әле

Яшәешебездә галимнәрне дә баш кашырга мәҗбүр иткән хәлләр күп әле


Минем фикеремчә, кинолардагы иң мавыктыргыч жанр – фантастика. Чыннан да, бу дөньяда булмаган чынбарлыктан да яхшырак тагын нәрсә булырга мөмкин?! Безнең тирә-ягыбыздагыдан бөтенләе белән аерылып торучы икенче бер мохиткә чумудан да яхшырагы юктыр, күрәсең.

Ләкин шул ук фантастика, бәлки, безнең тормышыбызда чыннан да бул­ган вакыйгаларга нигезләнгәндер? Менә ышанасы килмәсә дә чынбарлыкта булган берничә мисал.


Дәһлидәге тимер

колонна

Бөтен металларның короле саналучы тимер файдаланылмаган бер генә дә корылма да юктыр. Сәпитнең чылбырына кадәр шуннан ясала. Кызганычка каршы, ул да мәңгелек түгел, аны да тутык кимерә, ашый. Ләкин менә бу феноменаль корылмадан башкаларын, ул – Дәһлидәге тимер колонна.

Биеклеге – 7 метр, авырлыгы 6 тоннадан артык тәшкил итүче бу тимер гигант... 1600 ел дәвамында коррозиягә каршы тора алган! 98 проценты тимердән торучы бу хикмәт ничек шул гомер үзгәрмичә исән-имин калган? Галимнәр бу сорауга җавап таба алган, ләкин 1600 ел элек үк тимерчеләрнең моңа ничек башлары җитүенә безнең әле дә баш җитми...

Бельмес йөзләре

Сезгә зур дивар йөзлегеннән кешегә охшаган сурәт карап торганы бармы? Бу – Перейра исемле кешенең йорт диварына вакыт-вакыт чыгучы “Бельмес йөзләре”. Әлеге сурәтләр менә инде 20 ел дәвамында әле ир, әле хатын чырае рәвешендә хасыйл була. Шул ук вакытта аларның йөз чалымнары үзгәреп тора. Шунысы сәер: бу сурәтләр бик озак тормый, күпмедер вакыт узгач югала.

Моның нилектән хасыйл булуын ачыклар өчен тикшеренүләр дә үткәреп карыйлар. Шуларның берсе барышында нигез астыннан бер мәет тә чокып чыгаралар, ләкин теге йөзләр хасыйл булуы дәвам итә. Бу табышмакка җавап барыбер табылмый.

Юкка чыккан күл

Патагониядә, Чилида, 2007 елның маенда, үз урынында 30 метрлы чокыр һәм коры җир калдырып, күл юкка чыга. Кечкенә генә күл булмый ул, дистә чакрымга сузылган була. Бу күлне геологлар ике ай элек кенә тикшергәндә анда бернинди сәер нәрсә дә тапмый.

Галимнәр фикеренчә, мондый хәл җир тетрәгәннән соң күзәтелергә мөмкин, ләкин ул вакытларда анда бернинди дә җир тетрәү булмый. Уфологлар, һәр­вакыттагыча, күлне чит планета вәкилләре киптереп киткән, дип белдерә. Моның сәбәбенең дә очына чыга алмыйлар.

Лайлалы яңгыр

Американың Вашингтон штатындагы Оаквилль шәһәре халкын 1994 елның 7 августында көтелмәгән хәл борчуга сала: гадәти яңгыр урынына кешеләр өстенә... лайла ява башлый. Бу яңгыр үткәч, барча халыкта гриппка охшаган симптомнар барлыкка килә, алар 7 атнадан 3 айга кадәр дәвам итә. Аптырагач, әлеге куе, ябышкак матдәне тикшерергә анализга тапшыралар. Нәтиҗә барча галимнәрне шаккатыра: бу “тамчы”ларда кеше канындагы ак тәнчекләр (күзә­нәкләр) табыла!

Арытаба тикшерү өчен әлеге желатин тамчыларны Вашингтондагы Дәүләт сәламәтлек департаментына җи­бәрәләр. Анда исә ябыш­как лайлада ике төрле бактерия табалар, шулар­ның берсе кеше­нең ашкайнату системасында бар икән. Ләкин икенче матдәне беркем дә таный алмаган, шә­һәр халкын сәер чир белән авырырга дучар иткән сәбәпне дә ачыклый алмаганнар. Бу хәлгә хәтта киң билгеле галим Фонс Гариссон да җавап бирә алмый...

Донни Декер

Аңа “яңгыр малае” дигән кушаматны 1983 елда тагалар. Донни дустында кунакта чакта ул көтмәгәндә транска чума. Шундук түшәмнән су тама башлый, бүлмә эчен томан каплап ала. Дуслары хуҗаны чакыргач, анысы пошаманга төшә. Берникадәр вакыттан соң Донни дус-ишләре белән ресторанда утырганда яңгыр аларның өстенә ява башлый. Бу хәлгә коты очып йөгереп килгән ресторан хуҗасы Доннины урамга куып чыгара.

Берничә елдан юк кына гаепләре өчен Доннины төрмәгә утырталар. Аның камерасында бер дә юктан көтмәгәндә яңгыр ява башлагач, бөтен төрмә аякка бастырыла. Камерадашлары бу хәлдән зарлана башлагач, Донни үзенең теләсә кайчан һәм теләсә кайда яңгыр яудыра алуын сөйләп бирә һәм шунда ук кизүдә торган надзирательне баштанаяк коендыра.

Төрмәдән чыккач, ул бер ресторанга пешекче булып эшкә урнаша. Әлеге вакытта аның кайдалыгы билгеле түгел. Могҗиза белән сәер яңгыр яудыруының сәбәпләре дә ачыкланмыйча калган...


Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.


Читайте нас