+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 сентябрь 2019, 08:59

Күрәчәкме, мистикамы?

Ниндидер әдәби әсәрләрнең яисә кинофильмнарның кеше язмышына йогынты ясый алуы күп сорау тудыра

Ниндидер әдәби әсәрләрнең яисә кинофильмнарның кеше язмышына йогынты ясый алуы күп сорау тудыра


Без гомумхалык тарафыннан яратылган, иҗатына мөкиббән киткән мәдәният һәм сәнгать әһелләре, заманча итеп әйтсәк, эстрада һәм кино “йолдызлары”, аларның уңышка ирешү тарихлары турында телевизордан, гәзит-журналлардан, Интернеттан еш карыйбыз һәм укыйбыз. Ул тарихлар әлеге шәхесләрнең югары очышларын һәм уңышларын, түбән тәгәрәүләрен һәм уңышсызлыкларын, фаҗигаләрен бәян итә. Андыйлар арасында кайчак шул “бөекләр”нең сәер, гаҗәп һәм гаҗәеп, хәтта куркыныч хәлләргә таруы турындагылар да очрап куя.


Эрнест Хемингуэй


Бу бөек язучы турында белмәүчеләр сирәктер. Иҗаты кебек үк, аның фаҗигале язмышы да, фаҗигале үлеме дә күпләргә билгеле. Хемингуэй гомере буе батырлык-кыюлык сыйфатларына ия булып, хәвефләр һәм үлем, үз-үзе һәм холкы белән көрәшүче буларак тарихта калды.

Ләкин язучының фаҗигале үлеме бала чагында ук “маңгаена язылуы” турында күпләр белми дә. Аңа кечкенә чагында мылтык бүләк итәләр. Малай моңа шулкадәр шатлана ки, түзә алмыйча хәтта мылтыгы белән уйный-уйный мактанырга чыгып йөгерә.

Шулчак аны бер индеец күреп ала һәм аңа: “Сак бул, егет, мылтыкның кайчак үз хуҗасына төбәлә торган гадәте дә бар”, – ди. Күп еллар үткәч, Хемингуэй карт нәкъ шушы мылтыктан атылып үлә...

Бу вакыйганы туры килү дип тә исәпләп булыр иде. Индеецларның гасырлар дәвамында туплаган акылын һәм тәҗрибәсен исәпкә алсак, коралның, чыннан да, хуҗасына төбәлү мөмкинлеген дә инкарь итеп булмый.

“Вий” киносы


Язучылардан тыш, мистика актерлар тормышында да җитәрлек. Н. В. Гоголь әсәре буенча төшерелгән “Вий” киносы күпләргә таныш. Бу китапны укыган яисә киноны караганнар белә: фильм мистика һәм хорафатлар, җен-пәриләр белән шып­лап тутырылган. Бу явыз көчләр, актерлар һәм сценаристлар сөйләвенчә, аларны кино төшерүдән тыш вакытта да тынычлыкта калдырмый.

Фильмны төшергән вакытта, бу процесска кемдер комачауларга теләгән кебек, мистик вакыйгалар бер-бер артлы булып кына тора.

Төп рольне уйнаган һәм аңа кадәр бервакытта да чирләмәгән актриса Наталья Варлей (без аны “Кавказская пленница”дагы “красавица, комсомолка, спортсменка” буларак та яхшы беләбез) бик озак һәм каты авырый. Бу фильмнан соң аны бик озак кинога төшәргә чакырмыйлар, аннары ул ирен югалта...

Украинада төп күренешләрне тө­шергән көннәрдә кинофильмга җәлеп ителгән чиркәү төнлә янып бетә.

Болар гына да түгел, актриса әйтүенчә, диңгезгә сәяхәткә чыкканда ул үзе белән фильм яздырылган диск алган була. Ләкин ул аны теплоходта бер тапкыр да карый алмый, чөнки карарга җыенган саен диңгездә шторм башлана...

“Мастер һәм Маргарита” фильмы


Михаил Булгаковның бу романы каргалган, дигән имеш-мимеш йөри. Анда төп геройларның берсе Иблис булуы билгеле. Режиссер Владимир Бортконың бу сериалы 2005 елда экранга чыга.

Бәхетсез очраклар кино төшерүнең башыннан азагына кадәр кабатлана. Күп кенә актерлар, нидер сизенепме, кинога төшүдән баш тарта башлый, ә төшкәннәрдән 18 кеше инде бу дөньяда юк. Алар арасында билгеле актер Кирилл Лавров (Понтий Пилат роле, 2007 елда үлде), Александр Абдулов (Коровьев, 2008 елда), Владислав Галкин (Иван Бездомный, 2010), Илья Олейников (финдиректор варьете, 2012), Валерий Золотухин (Никанор Босой, 2013) һәм башкалар...

“Супермен” тасмасы


Киң билгеле һәм без яратып караган рольләрне башкарган Голливуд актерлары тормышында да сәер һәм серле вакыйгалар җитәрлек. Мәсәлән, “суперкеше” дип йөртелүче Супермен роле актерларның күпчелеге өчен уңышсызлык белән тәмамлана. Әлеге рольне башкарганнан соң алар я фаҗигале рәвештә һәлак була, я онытыла һәм башкача рольләргә чакырылмый.

“Супермен” Джордж Ривзны туена берничә көн кала башында пуля белән табалар. Аны үтергәннәрме, әллә инде үз-үзенә кул салганмы – әлегә кадәр билгеле түгел.

Суперменны икенче башкаручы Крис­тофер Ривның язмышы тагын да кызганычрак. Аттан егылып төшкәч, ул үлгәнче берничә ел инвалид арбасында хәрәкәт итүдән мәхрүм булып яши. Шул ук фильм­да аның дус кызы ролен уйнаган Марго Киддер акылдан яза...

Боларның мистикамы, әллә инде актерлар фантазиясенең бик көчле булуы нәтиҗәсеме икәнлеген хәзер инде беркем дә әйтә алмас. Ләкин, киң билгеле галим Фонс Гариссон фикеренчә, ничек кенә булмасын, әлеге очракларны җентекле өйрәнгәннән соң бу дөньябызда ниндидер сәер, сихри, серле көчләрнең барлыгына кабат-кабат инанасың...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
Читайте нас: