Бернинди тәфтишчеләр дә очына чыга алмаган тикшерү эшләре дә була икән
Кайбер сәер һәм серле үлем очракларының сәбәпләрен медиклар да, полиция дә, шәхси детективлар да бүгенге көнгә кадәр ача һәм аңлата алмый. Менә төрле серләр һәм яшерен, астыртын җинаять тарихлары белән мавыгучы, кызыксынучы кайберәүләр өчен сере һаман ачыкланмаган ун вакыйга.
1917 елның 8 июлендә киң билгеле Канада рәссамы Том Томсон каноэда балыкка китә. Ике сәгатьтән дулкын аның буш көймәсен ярга чыгара. Башта бу югалуга әһәмият бирмиләр: имеш, иҗат кешесе бит, теләсә нинди утрау ярына чыгып, табигать матурлыгы белән тәүлекләр буе хозурланып йөрүе ихтимал...
Өч тәүлектән соң шулай да эзли башлыйлар. 16 июльдә рәссамның гәүдәсен коры җирдән 115 метр ераклыкта су өстендә йөзеп йөргән хәлендә табалар. Экспертиза күрсәтүенчә, Томның гәүдәсе югалганнан соң икенче көнне генә суга төшкән (төшерелгән?), үпкәләрендә су табылмаган. Борын тишекләре тирәсендә батып үлүнең билгеләре саналучы кипкән күбек ише нәрсәләр дә табылмаган.
Тикшерүче әйтүенчә, рәссам Том балыкта бәхетсезлек очрагы корбаны булган. Ә тубык сөягенең кармак җебе белән тән тиресенә батып керерлек тыгыз итеп 16 тапкыр уралуы? Аптырыйсы юк, диләр, ул, күрәсең, аягы белән кармак җебенә уралгандыр да, таеп егылып, башы белән бәрелгәндер...
Томсонның якын дусты Марк Робинсон һәм эзләүдә катнашкан бер рэйнджер әйтүенчә, алар мәет аягыннан кармак җебен кисеп алганда җепнең ялгыш кына уралмаганлыгына, ә махсус рәвештә тыгыз итеп һәм яхшылап уралуына игътибар иткәннәр. Туганнары да әйтүенчә, Том тәҗрибәле балыкчы булган, һәм юктан гына кармак җебенә болай урала алмас иде...
Үлем версияләре, әлбәттә, күп булган. Ничек кенә булмасын, Томның нәрсәдән яисә кем кулыннан үлүе әлегә кадәр билгеле түгел.
1926 елның 15 апрелендә Австралия парламенты әгъзасы Фредерик Макдональд, үләр алдыннан язылган хат калдырып, эзсез югала. Аны урлауда һәм үтерүдә коллегасы, парламентарий Томас Джон Лига шик төшә.
Башка сенаторлар фикеренчә, Ли бик әшәке кеше була. Парламентта күптән түгел генә сенатор кәнәфиенә хуҗа булып алган Ли 1925 елда алдагы сайлауларда катнашмасын өчен Фредерикка 2 мең доллар ришвәт тәкъдим итә. Бу эш судта каралыр алдыннан гына Макдональд “юкка чыга”.
Фредерик югалганнан соң ике ел үткәч, Линың тагын бер дошманы, шулай ук парламентарий Хайман Голдштейн кыядан диңгезгә сикерә. Үлеменә кадәр Хайман Линың компаниясенә капиталын сала, ә озакламый бу компанияне мошенниклыкта гаеплиләр. Ачуы кайнаган Голдштейн Линың эшчәнлеген тикшерү өчен комитет оештыра, ләкин ул комитетның беренче утырышына ике көн кала Хайманның мәетен балыкчылар траулеры табып ала. Үз-үзенә кул салуга охшаган әлеге ике үлемгә Линың кагылышлы булуы турында турыдан-туры дәлилләр булмагач, сенатор җәзасыз кала.
1946 елда Ли Лондонга күченә, ләкин анда да җанварлыгын ташламый: сөйгәненең сөяркәсен буып үтерә һәм гәүдәсен төзелеш барган урынга яшерә. Аны “матчасы киткән” дип табалар һәм төрмәнең “ненормальныйлар” өчен госпиталенә урнаштыралар. Бер елдан ул анда вафат була һәм Фредерикның үлем серен үзе белән алып китә.
1930 елда Альфред Роуз исемле берәү страховка акчасы алыр өчен үзенең үлемен инсценировкалый: гәүдә төзелеше буенча үзе чамасы берәүне таба да, башына чүкеч белән сугып, автомобильгә сала һәм ут төртә. Роузны тоталар һәм асып үтерүгә хөкем итәләр.
Аның корбаны кем булган соң? Озак вакытлар аны теге машина янган чакта хәбәрсез югалган Уильям Томас Бриггс дип уйлыйлар. 2014 елда гына Бриггсның туганнары, әлеге серле үлемгә нокта куярга теләп, ДНК анализы оештыра. Аның нәтиҗәләреннән ачыклануынча, машинада янган кешенең анализы Бриггсның туганнарыныкы белән туры килми. Шулай итеп, хәзер табышмаклар ике булып китә: Бриггс кая югалган һәм Роуз яндырган машинадагы кеше кем булган?
1931 елның 20 гыйнварында Англиянең Ливерпуль шахмат клубына берәү шалтырата да телефонга Джулиянең ирен, страховкалаучы Герберт Уоллесны чакыра: “Иртәгә кичке 8нче яртыда Сезне Ист-Менлов-гарденс урамындагы 25нче йортта көтәм. Анда кызыгызның туган көненә страховка эшләрбез”, – ди.
Икенче көнне Герберт әлеге адрес буенча китә, ләкин бу районда андый урамны таба алмый. Кәефе кырылып, соң гына өенә кайта. Ләкин хатыны ишекне ачмагач, үз ачкычы белән ачмакчы була, тик файдасыз. Арткы ишек тә бикле була. Күршеләрен чакырып, ул арткы ишекне җимермәкче булса, әле яңа гына бикле булса да, ул үзеннән-үзе ачылып китә.
Коридорда ул коточкыч күренешкә тап була: анда хатынының канга баткан гәүдәсе ята! Өйне полиция тикшергәндә кызыклы фактлар ачыклана: китап киштәсеннән 4 фунт стерлинг югалган, ә күрше киштәдә гаиләнең төп байлыгы сакланган калай банкага тимәгәннәр; җинаятьче Джулиянең йокы бүлмәсендәге мендәрен каминга ыргыткан, шкафтагы ике сумкасының һәм өч эшләпәсенең эчен әйләндергән, ә алар сакланган шкаф ачкычка бикле; каминның тимер кисәү агачы юкка чыккан, ул үтерү коралы булган, күрәсең...
Кыскасы, экспертиза барлык йозакларның да ватылмаганлыгын ачыклагач, шик иренә төшә һәм ул үлем җәзасына хөкем ителә. Ләкин суд (Британия тарихында беренче тапкыр!) кешене бернинди дәлилсез дар агачына озатырга базнат итми һәм иреккә чыгара.
1932 елда Герберт Уоллес журналистларга, Джулияне үтергән кешенең кем икәнлеген беләм, ди, ләкин ниндидер сәбәп белән аның исемен атаудан курка...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Ахыры киләсе чыгарылышта).