Бернинди тәфтишчеләр дә очына чыга алмаган тикшерү эшләре дә була икән
Кайбер сәер һәм серле үлем очракларының сәбәпләрен медиклар да, полиция дә, шәхси детективлар да бүгенге көнгә кадәр ача һәм аңлата алмый. Менә төрле серләр һәм яшерен, астыртын җинаять тарихлары белән мавыгучы, кызыксынучы кайберәүләр өчен сере һаман ачыкланмаган ун вакыйга.
1937 елның май кичендә 29 яшьлек итальянка Летиция Норрисет Туро 18 сәгать 27 минутта Париж метросына утыра. Беренче класслы вагонда ул бердәнбер пассажир була. Ике минуттан чираттагы станциядә вагон ишекләре ачылганда да Туро вагонда ялгызы утыра, ләкин ул инде үле була: аның муенына кинжал кадаганнар...
Туроның үлеме дә, тормышы кебек үк, серле була. Аны тирә-яктагылар клей фабрикасында эшләүче тол хатын буларак белә, төннәрен исә ул төрле кафе-барларда полиция өчен яшерен мәгълүмат җыючы булып эшли. Летицияне киң билгеле журналист Габриэль Джинтет белән дә чуалган, диләр, анысының террорчылар белән якын элемтәдә булганлыгы билгеле. Димәк, хатынны да шунда җәлеп итүләре ихтимал.
Шул ук елда ике террорчы кулга алынгач, алардан “Туро эше” буенча тукмый-тукмый сорау алалар. Алар икесе дә Летицияне террорчыларның киллеры үтерүен таный. Соңрак аларның берсе күрсәтмәләреннән баш тарта, икенчесен сөйләшә алмаслык хәлгә җиткергәнче тукмыйлар.
Икенче фараз буенча, Туроны Италия фашисты Муссолининың коточкыч серләрен белгән өчен үтергәннәр, моңа, янәсе, итальян киллерларының муенга кинжал кадап үтерү ысулы ишарәли.
Бик бай кеше булган Гарриның үле гәүдәсен 1943 елның 8 июлендә үз постелендә табалар. Кемдер аны бейсбол битасы белән тукмап, өстенә бензин һәм мендәр йоннары сипкән, ләкин ут төртергә өлгермәгән. Озакламый шик аның күралмаган кияве Альфред де Маринига төшә, ул кулга алына, чөнки җинаять урынында аның бармак эзләрен табалар. Ләкин соңыннан детективларның бу эшне тизрәк ябар өчен моны махсус эшләве ачыклана. Марини азат ителә.
Аннары шик Гаррига бик күп бурычлы булган компаньоны Гарольд Кристига төшә, мәрхүмне үтергән көнне аның Гарри өеннән чыгып барганын күрүчеләр дә табыла. Кристи исә, төне буе үз өемдә йокладым, ди. Шуннан соң полиция аны да азат итә...
Стокгольмда яшәүче 32 яшьлек бу хатын кечкенә фатирда яши һәм фәхишәлек белән шөгыльләнгән була. 1932 елның 1 маенда ул күршесе һәм “коллегасы” Минни Дженсон белән сөйләшеп утырганда чираттагы клиент шалтырата, кунак киләсе булгач, Минни үзенә чыгып китә. Берничә сәгатьтән ул күршесенең ишеген шакый, ләкин ачучы булмый. Эшләре бетмәгән, дип уйлап, Минни янә үзенә юллана.
Өч көннән полиция чакырткач, алар шәрә хатынның мендәргә капланып ятуына тап була. Аның башына өч тапкыр атулары ачыклана. Өстәвенә, бүлмәдә канга баткан соус савыты табалар. Җинаятьче шуның белән корбанының канын да эчкән икән. Әлеге вампирның исеме әле дә билгеле түгел.
1905 елның 24 сентябрендә кич белән Англиянең көньяк-көнчыгышындагы бер тоннельдә рельслар өстендә яшь хатынның бик каты имгәтелгән гәүдәсен табалар. Полиция, үз-үзенә кул салу очрагыдыр, дисә дә, хатынны башта шарф белән буып үтергәнлекләре ачыклана. Аның мәетен абыйсы Роберт таный.
Әлеге хәлне минутлап тикшергәч, Мэриның поезд вагонында бер ир белән очрашуын күрүчеләр табыла. Полиция фаразынча, шул ир Монины поезд китеп барганда рельсларга төртеп төшергән.
1912 елда Мэриның абыйсы Робертның мәетен табып алалар. Ул ике хатынны һәм өч баланы үтергән дә үз-үзенә кул салган. Апалы-сеңелле әлеге хатыннарның икесенә дә Роберт яшерен генә өйләнгән булган. Мондый гадәттән тыш факт билгеле булгач, тәфтишчеләр, 7 ел элек Мэрины да абыйсы үтергән булгандыр, дигән нәтиҗәгә килә. Ләкин моны раслаучы дәлил юк.
Британия адвокаты Браво 1976 елда сурьма дигән химик матдә белән агуланып үлә. Ул берничә көн бик нык интегеп-сызланып, җәфаланып ята, ләкин сулы стаканга агу салган кешенең исемен әйтүдән баш тарта.
Бу эштә өч кешегә шик төшә: постельдә ире бозыклыгы белән җәфалап бетергән хатыны Флоренс, хатынының элекке сөяркәсе Джеймс Галли һәм озакламый эштән бушатылу куркынычы янаган хезмәтче кыз Кокс. Тагын бер версия буенча, Чарльз үзе хатынын агулап үтерергә җыенган булган, ләкин ялгышлык белән агуны үзе эчкән.
Немец Штолль серле рәвештә 1984 елның 26 октябрендә һәлак була. Бик каты имгәтелгән, ләкин әле исән булган Гюнтерны магистраль читендәге канауда үз машинасында табып алалар. Дәваханәгә юлда ул аңына килә алмыйча җан бирә. Ирнең канында алкоголь табылгач, моны башта бәхетсез очрак дип бәялиләр. Ләкин сынган сөякләренә экспертиза ясалгач, башта аның өстеннән машина белән чыгулары, аннары гына автомобиленең салонына салулары ачыклана.
Тагын бер сәер хәл: аның гәүдәсе янында “YOGTZE” дигән сүз язылган кәгазь кисәге табыла. Бу сүз дөньяда бер телдә дә юк.
Хатыны әйтүенчә, үләренә бер көн кала Гюнтер: “Хәзер ул ир минем кулда!” – дигән һәм, шушы сүзне кәгазьгә язып алып, өйдән ашкынып чыгып киткән...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.