+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 октябрь 2019, 08:30

Бүре йөрәкле хатын

Гүзәл затларның бик матур башында ниләр булуы һаман да олы сер булып кала

Гүзәл затларның бик матур башында ниләр булуы һаман да олы сер булып кала


Чехиядә яшәүче яшь пешекче Зузана Шмидова автобус шоферы Мартин Красницкийга кияүгә чыкканда алты айлык авыры була. Уллары тугач, аңа Зузананың әтисе хөрмәтенә “Роберт” дип исем кушалар. Бер елдан туган кызларына Мартинның әнисе хөрмәтенә “Хелена” дигән исем бирәләр. Кечкенә генә, ләкин үз фатирларында яшиләр. Иренең хезмәт хакына азык-төлек алсалар, балалар пособиесен Зузана балаларга тотынып бетерә: атна саен – уенчыклар, ике айга бер кием-салым ала...


1994 елда судта Зузана, иремне ялгыш үтердем, ди. Имеш, ире эштән соңга калып кайткан, өстәвенә, өйдә дус­ты белән сыра эчкән. Ике арада шул сәбәпле низаг, тавыш-гауга чыккач, Зузана кулына пычакны (үзе һәм балалар иминлеге хакына, әлбәттә!) ирен куркытыр өчен генә алган, ләкин Мартин тынычланырга уйламаган һәм пычакка килеп кадалган... Мартин дәваханәдә җан биргән.

Полиция хатынны шунда ук кулга алмый, ничек кенә булмасын, ике бала анасы ич. Судка кадәр ул өендә яши. Ә суд башлангач, бөтен шәһәр халкы диярлек Зузана яклы була. Ләкин судьяны гына дәлилләр ышандырмый, “балалар хакына” кеше үтерү аның күңелен эретми, нәтиҗәдә Шмидова үзе теләп ана хокукыннан баш тарта. Судта ул: “Балалар йортында тәрбияләнгәнче, берәрсенең уллыкка алуы яхшырак”, – ди.

Ике яшь ярымлык Робертны һәм бер яшь ярымлык Хеленаны уллыкка ярты елдан соң күршедәге Дечин шәһәрендә яшәүче табиблар, үз балалары булмаган Алена һәм Ян Сладчиковлар ала. Хәлле яшәүче, җәмгыятьтә зур абруй белән файдаланучы бу пар бөтен байлыгын һәм күңел җылысын балаларга бирә. Шуның белән әлеге тарих тәмам, дип әйтеп булыр иде, ләкин бу әле башы гына була...

...Хәзер, икенче тапкыр кулга алынгач, Зузана Мартинны нигә үтерүенең чын дөресен сөйләп бирә. Ирен ул ике сәбәп өчен күралмый: аз эш хакы алганы һәм балаларга бүләкләр алмаганы өчен. Теге көнне талашканда Мартин: “Безнең гаилә бюджеты уртак, аны ничек тотынырга килешкән идек бит инде!..” – дип әйтеп карый. Ләкин хатыны инде аны тыңламый, ирен ярсыта гына. Ә ни өчен? Чөнки ул әлеге үтерүгә күптән әзерләнгән була һәм бу талаш аның яшерен планы буенча бара. Менә ул күптән көткән мәл: талаш бар, ызгыш бар, сугыш бар, тизрәк файдалан гына! “Мин аны үтерәчәк пычакны да алдан ук сайлап куйдым: иң үткерен!” – ди ул.

Пычак белән бер тапкыр кадагач, Зузана Мартинның исән икәнен күрә, ләкин башкача кадамый, чөнки “үз-үзеңне саклау өчен” берничә тапкыр кадауның полициядә шик тудырачагын чамалый.

– Аның дәваханәгә юлда үлүен Ходайдан ялварып сорадым, – ди ул тикшерүчегә сорау алу барышында.

– Ә нигә соң үтерергә? Аерылышып кына булмый идемени?

– Ул – балаларның әтисе. Аларның хәерче булып үсүендә ул гаепле. Ул сабыйларга назын бүләк итмәде, андый кеше яшәмәскә тиеш!

Зузана, чыннан да, барысын да алдан уйлаган була: “үз-үзеңне саклаган өчен” зур срок бирмәячәкләр; балалар әлегә яңа гаиләдә тәрбияләнә, иреккә чыккач, ул аларны судлашып кире алачак; ярат­кан кешесен очратачак һәм аның белән яңа гаилә корачак; Роберт белән Хе­ленаның эне-сеңелләре туачак! Аныңча булачак!

Срогын Зузана тулысынча утырып чыга. Төрмәдән соң ул Либерецка, әти-әнисенең буш йортына юллана, якыннары күптән түгел авто­һәлакәттә үлгән була. Балаларының язмышы турында белешә: 8 яшьлек Роберт белән 7 яшьлек Хелена яңа гаиләдә бик бәхетле тормыш кичерәләр, яңа әти-әниләрен яраталар, үзләренең уллыкка алынганлыкларын белмиләр дә. Боларның барысын да Зузанага халык ачыктан-ачык сөйли, чөнки аның ана хокукларыннан үзе теләп баш тартканлыгын хәтерлиләр әле. Шундый акыллы хатын ниндидер яман адымга бармас бит инде!..

...Мирослав Полак белән Зузана үзе сатучы булып эшкә урнашкан кибеттә таныша. Анда шофер булып эшләүче Мирослав аерылышкан, эчми, шук-шаян, эшлекле сыйфатларга ия, 53 яшьтә, ә Зузанага... 28 яшь. Ир Зузана гаилә корырга хыялланган кандидат түгел, әлбәттә, ләкин ялгызыңа бик күңелсез шул. Кыскасы, хатын аны үзенә вакытлыча яшәргә кертә. Балаларын кире кайтарганчы һәм яхшы ир тапканчы...

Балаларын кайтарып алу мәсьәләсе буенча ул адвокатларга да мөрәҗәгать итә, ләкин алар Зузанага шунда ук әйтә: “Роберт белән Хеленаны син кайтара алмаячаксың. Бу мөмкин түгел, өмет­ләнмә дә. Аларның әнисе булудан син үзең баш тарттың. Балаларың белән, бәлки, сирәк-мирәк очрашырга рөхсәт итәрләр, әмма монысы да бик икеле...”

Ләкин Зузана Дечин шәһәренә юллана. Уку йортындагы тәнәфес вакытында ул ихатада уйнап йөрүче балалары янына килә: “Мине таныйсызмы?” Танымыйлар. Шулвакыт аның башына мәкерле уй килә...


Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ

әзерләде.

(Ахыры киләсе чыгарылышта).
Читайте нас: