+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 октябрь 2019, 08:41

Бүре йөрәкле хатын

Гүзәл затларның бик матур башында ниләр булуы һаман да олы сер булып кала

(Ахыры. Башын укырга).


Гүзәл затларның бик матур башында ниләр булуы һаман да олы сер булып кала


Зузана отпуск ала һәм балалары янына көн саен барып йөрергә карар кыла. Аның фикеренчә, шулай көн саен аралашып, ул аларга үзенең кемлеген аңлатачак һәм Роберт белән Хелена, яңа әти-әниләренә үзләре үк барып, безне үз әниебез янына кире кайтарыгыз, дип әйтәчәк. Шулай дисәләр, теләсә кайсы суд, имеш, аның яклы булачак. Ләкин барысы да Хеленаның кычкырып елап җибәрүе белән тәмамлана. Мәктәптә “Мин – синең әниең” дигән ул көнне укытучылар йөгерешеп килеп җитә һәм Зузананы мәктәптән куып чыгаралар...


Балаларның үз әниләре килүе турында Сладчиковларга билгеле булгач, алар, Либерец шәһәренә килеп, Зузананы балаларга тимәскә, якын килмәскә үгетләмәкче булалар, ләкин хатын алар белән сөй­ләшүдән баш тарта.

Зузана тагын бер ай дәвамында мәктәп тирәсендә чуала, балаларга хатлар яза, телефоннан шалтырата. Полицейскийлар аны кисәтергә мәҗбүр була. Танышлары исә аңа, өен сатып, башка шәһәргә күченеп китәргә киңәш итә: “Балаларың сине барыбер кабул итми, чөнки аларны син тәрбияләп үстермәдең”, – диләр.

Башында туган коточкыч планны ул Мирославка гына сөйли. “Мин үткәннәрдән тулысынча ваз кичәм һәм яңа тормыш башлыйм. Ярдәм итсәң, бу йортны сиңа калдырып китәм. Прагага барам да анда бай һәм яшь ир табам”, – ди. Полак ризалаша.

Зузана балаларын “матур итеп” үтерергә тели: “Кинодагы кебек булсын. Алар үлүләрен аңламый да калсын. Алар моны уен дип уйласын...” Ә кеше үтерүче клоун идеясен ул төшендә күрә. “Төштә барысын да минутына кадәр җентекле күрдем. Кызганыч, кайбер нәрсәләр чынбарлыкка бик туры килеп бетмәде”, – ди ул соңыннан.

Клоун костюмын Зузана Прага ки­бетеннән ала, пистолетны Полак үзе ясый, газныкын үзгәртеп кора.

Робертның туган көнендә, 2 октябрьдә, Сладчиковлар ишегендә кыңгырау шалтырый. Аны Ян ача. Бусагада – аркасына капчык аскан шат һәм елмаеп торучы клоун. “Бүген улыгызның туган көне, мин аның өчен бәйрәм оештырырга килдем”, – ди ул. Алена һәм Ян Сладчиковлар моны мәктәп оештырган дип уйлый һәм бик шатлана. “Клоунны сез чакырттыгызмы? Зур рәхмәт инде!” – дип, Роберт сөенеченнән ата-анасы кочагына ташлана.

Полак башта алдан махсус өйрәнгән берничә фокус күрсәтә, аннары, шундый уен, дип, балаларга әти-әнисен бәйләргә куша, ныклыгын үзе тикшерә. “Без ярты сәгатьтән ихатадан керүгә алар, атаклы фокусчы Дэвид Копперфилд кебек, үзләре чишелгән булачак, дип ышандыра. Аннары, анда хәзинә яшерелгән, дип алдап, балаларны гаражга алып чыгып китә.

Башта ул Хеленаны үтерә, аннары Робертны. Икесенең дә башына ата. Ян белән Алена ату тавышларын ишетәләр, ләкин аны фейерверк дип кабул итәләр. Бер сәгатьтән өйгә беркем дә әйләнеп кермәгәч кенә аларның башына коточкыч уй килә. Башта, балаларны урладылар, дип уйлыйлар, аннары тагын да куркынычрак хәл булуы ихтимал, дип куркуга калалар.

Кул-аяклары бәйләнгән ата-ананы ике сәгать ярымнан соң Робертны туган көне белән котларга кергән күрше хатыны табып ала. Полак Зузананың күрсәтмәләрен өлешчә генә үти: балаларының җанын кыя, ә Ян белән Аленаны исән калдыра.

Мирослав белән Зузананы полиция ике атнадан соң гына кулга ала. Беркем дә, хәтта Сладчиковлар да, сабыйларны үтерүне бөтен нечкә­лекләре белән үз әниләре оештырганлыгын башларына да китерми. Башта Полак кулга алына. Шәһәр читендә очраклы гына үтеп баручылар аның җиргә нәрсәдер күмеп маташуын күреп кала. Ул әйбер, әлбәттә, клоун костюмы була, ә пистолеттан ул иртәрәк котыла.

Зузана Прагага китеп өлгергән була. Башта ул балаларын җирләү процес­сиясендә катнаша. Шундагы халык аны бик нык кызгана: “Ул хәзер монда яши алмас инде!.. Күпме гомер, бахыркай, балаларын кире кайтарырга тырышты, ә хәзер бөтенләй югалтты...”

...Кулга алынганнан соң Зузана барысын да ачыктан-ачык үзе сөйләп бирә. Үтерүләрне оештыручы буларак, ул күпме утырып чыгачагын да исәпләп куйган була. Ләкин төрмәдән кайткан вакытта ул әле кияүгә чыгар һәм бала тудырыр яшьтә булачак! Зузана моны “яңа тормыш башлау” дип атый: “Төрмәдән соң туган шәһәремә кайтмаячакмын. Берәр тарафка, еракка-еракка китәчәкмен. Минем мотлак бай ирем булачак. Аннан бала тудырачакмын, эш табачакмын. Һәм гомер буе ничек хыялланганмын, шулай яши башлаячакмын!..”

P.S. Медицина экспертизасы Зузана Шмидованы “психикасы сәламәт кеше” дип таный... Ләкин кеше микән соң ул? Безгә калса, аның күкрәк читлегендә кешенеке түгел, бүре йөрәге тибә. Хәер, бүреләр дә бу кадәр явыз, мәкерле була алмыйдыр...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
Читайте нас: