Барлык яңалыклар
Серле сериал
1 ноябрь 2019, 08:36

Реанимация

“Ашыгыч ярдәм” машинасында ни күргәнемә бүген дә төшенеп бетә алмыйм, ди табиб

“Ашыгыч ярдәм” машинасында ни күргәнемә бүген дә төшенеп бетә алмыйм, ди табиб


Медицина колледжын мин 2007 елда тәмамладым. Башымда ашыгыч ярдәм бригадасында эшләү романтикасы: мин авыр хәлдәге чирлеләрне коткарам, пациентларның рәхмәтле карашын тоям, шундый ук сүзләрен ишетәм... Чынбарлык исә күпкә аяусызрак булып чыкты.

Ашыгыч ярдәм станциясенә килгәч, мине еш кына эчәргә яратучы табибка беркеттеләр. Аның җаваплылык хисе исә әллә кайчан тупасланып бетеп (бәлки, бөтенләй дә булмагандыр), эшенә бик салкын, бармак аша гына карый иде. Аның белән смена саен талашып, кычкырышып, беребез өстеннән беребез шикаять язып, сигез ай чамасы эшләдек. Дөресрәге, мин икебез өчен дә эшләдем. Минем ашыгыч медицина ярдәме хезмәте турындагы хыяллануларым, шулай итеп, чынбарлыктан бик ерак булып чыкты. Ләкин бер очракка кадәр...


...Моңа кадәр вак-төяк, җитди булмаган чакыруларга гына җибәргән безнең бригаданы бу юлы юл-транспорт һәлакәтенә чакырттылар. Бик тиз барып җиттек. Анда мәхшәр: мотоциклчы зур тизлектә 14нче модель “Жигули”га барып бәрелгән.

Әлбәттә, минем табиб, аны карап та тормастан, тиз арада диагнозын куйды – “мәет”. Бу очракта аның белән бәхәсләшеп булмый иде: мотоциклчы егетнең муены сынган кебек, уң кулы чит якка каерылып ята, ярасыннан беләк сөяге чыгып тора... Ләкин мин тикшереп карарга тиеш идем. Егет янына барып, күкрәк турысына иелдем, сулыш алмый кебек. Ләкин бу баштагы мәлдә генә шулай тоелган!

Башында мотошлем булгач, йөзе дә, күзләре дә күренми. Муенына кагылу куркыныч булгач, якынрак килдем һәм сизелер-сизелмәс кенә сулыш алуын тойдым – минутына нибары 8-9 сулыш. Ләкин бу бит исән дигән сүз! Мин тиз генә табибымны чакырдым, ә ул мәеткә кәгазь тутырмакчы булып йөри иде инде!

– Ул исән! Минутына 8-9 сулыш ала! Реанимация ясарга кирәк! – дип кычкырам.

– Әле исән, ун минуттан – исән түгел. Миңа комачаулама! Ул барыбер мәет.

– Акылдан яздыңмы әллә?! Егет исән! Бернәрсә дә эшләмәсәң, үләчәк!

Табибка кул селтәп, үзем тотындым. Дулкынланам, өстәвенә, мондый очрак практикамда беренче тапкыр, бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам. Бик зур саклык белән генә башын борып, шлемын салдыргач, мин аның 18-19 гына яшьләрдәге егет икәнлеген күрдем.

– Ташла инде шуны, носилкалар алып кил! Юлда барыбер үләчәк! – дип кычкыра табиб (хәер, нинди табиб булсын ул, дипломлы хайван!).

Егетнең шансы аз икәнлеген аңлый идем, сулыш алуы да, йөрәк тибеше дә сирәгәя. Ләкин мин аның гомере өчен көрәшергә тиеш! Адреналин алдым да биш кубикны йөрәгенә кададым. Егет: “Әни ялгызы... Әни... Үләсем кил... Коткары...” – дип саташа. Ул да, мин дә тормыш өчен көрәшә идек.

Хәзер носилка белән машинага салып, тиз арада дәваханәгә алып китәргә кирәк, ә теге табиб уйламый да, читтә тәмәке тартып тора. Ярый ла ярдәмгә шофер килде. Тиз генә кузгалырга кирәк булса да, минем “табиб” юри “Жигули” водителе янына китте, ә анысының хәле яхшы, бер-ике урыны сыдырылган гына.

Ул арада егетнең хәле тагын мөшкелләнде: сулыш алуы һәм йөрәге тибүдән туктады! Хәзер мин, бөтен саклык чараларын онытып, 4-5нче кабыргалары сынганлыгын тойсам да, аның күрәгенә реанимация ясый башладым. Ялваруларыма икенчеләре өстәлде: “Сынык кабырга плеврасын гына тишмәсен иде! Я Ходам!” Аннары инде мин саташа башладым бугай: “Әйдә, туганкаем! Әйдә, егеткәем! Әйдә!!!”

Тагын адреналин алып кададым. Йөрәге генә чыдаса иде! Күкрәген озак баскаладыммы икән, хә­терләмим. Реанимация ярты сәгать барырга тиеш. Гөжләп тир ага. Хәзер инде үземне начар хис итә башладым. Ләкин дәвам иттем, “амба”ны (сулыш аппараты) егеткә терәп, күкрәгенә тагын баскалыйм: “Мин – эшкинмәгән, булдыксыз реаниматор! Я Ходай, зинһар өчен!” Һәм шунда йөрәк типте! Учыма нык итеп типте! Егет тирән сулыш алды, күкрәге күтәрелә башлады. Исәплим – 18! Норма! Мин егет янәшәсенә машина идәненә утырдым, сулышын чутлыйм, ул тотрыклы иде.

Шунда мин карашымны читкә юнәлт­тем һәм һавада асылынып торучы сәер күренешкә тап булдым. Ул җиңел генә төтенгә охшаган, ләкин анда кеше йөзе чалымнары бар иде. Мин аның нәрсә икәнлеген белмим, ләкин ул миңа акрын гына баш какты, аннары эреп югалды...

Соңыннан мин шәһәрнең Сәламәтлек саклау департаментына теге табибка шикаять яздым, аны эшеннән кудылар. Ә теге егет исән калды, хәзер без аның белән дуслар. Алай гына да түгел, ул – минем балаларны чукындыру тантанасында аларның “рухи әтиләре” (крестный) булып катнашкан кеше. Менә шундый хәлләр. Ә “скорый”дагы теге төтенсыман шәүләнең минем гамәлләремне хуплап баш кагуын мин әле булса аңлап бетерә алмыйм. Оныта да алмыйм. Нәрсә булды икән ул?..
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.

(Интернет челтәреннән).