+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
8 ноябрь 2019, 08:59

Алтын зират

Мин аны күргәннән соң гомер буена оныта алмадым...

Мин аны күргәннән соң гомер буена оныта алмадым...


Себердәге Енисей елгасы үзәнендә гомер кичерүче нганасан халкы шаманы, дусты Исай карт турында картәтием еш сөйләми иде. Миңа 16 яшьләр тирәсендә без аның белән балыкка баргач, кичен тайгадагы куна тукталган аучылар йортына кайткач, ул ничектер ачылып китте. Ул миңа Исай белән икәүләп бик озак ниндидер сәер зиратка сәяхәт кылганын сөйләде. Уңайлырак булсын өчен мин аны сезгә дә картәти исеменнән бәян итәм. Шулай итеп...


...Яз ахыры иде. Ул елны кар май урталарына кадәр ятты. Еллык ялымда, көннәр җылытканны көтеп, мин ау һәм балык тоту кирәк-яракларын барладым, көймәне сумаладым, патроннар кордым. Исәп: берничә көнгә Енисейның түбәнге үзәненә балыкка төшү. Һәрвакыттагыча, яз кинәт килде, поселокка урындагы аучылар һәм балыкчылар шул көнне үк килеп тулды. Алар арасында нганасан Исай карт та бар иде. Минем янга ул баракка килде. Гадәттәге сүзләр белән алмашкач, ул бик җитди итеп миннән бурычка акча сорады. Элекке акча белән 30 сум. Күп түгел, бирдем, ләкин карт шуңа да бик шатланды, сөенеченең чиге юк иде: “Мин сиңа моны, однако, уны белән кайтарырмын!” Нәрсә бирсен инде ул миңа?! Сунар трофейлары булса гына инде, ә акча дигәне анда бик булмады да.

Янә ун көннән мин балыкка җыена башладым. Моторлы көймәмне суга төшергән генә идем, таныш тавыш ишетелде:

– Саня, ә син, однако, еракка җыен­дыңмы?

– Ә, Исай, менә Куян борынына барырга исәп.

– Шәп урын, анда балык күп, – диде карт, папиросын суырып. – Бәлки, однако, бергә барырбыз?

– Була ул! Ә син нәрсә ниятләдең?

– Бурычымны түләрмен, однако, – диде ул, бик серле генә итеп, һәм әйберләрен көймәгә тутыра да башлады.

Үзе белән алган әйберләренә караганда, карт миннән ким җыенмаган. Анда ким дигәндә бер атналык запас бар иде. Ләкин мине монысы түгел, ә аның кыяфәте сәерсендерде: муенына нгансаннар бәйрәмнәрдә генә кия торган төймәле берничә муенса уралган, рюкзагы өстендә шаман бубены ята... Гади генә сәфәргә болай йөрмиләр. Күренеп тора: минем барасы вакытка ул алдан әзерләнгән.

– Ритуаллар үтәргә җыенасыңмы?

– Сиңа бурычымны түлисем килә.

– Җәнлек тиреләре бирәсеңме?

– Юк, ясакны, однако, үзең җый! Мин сиңа чын бурычны кайтарам. Мәңге онытмаячаксың...

Бу сүзләрдән соң күңелгә бераз шом йөгерде, ләкин Исайны күптән беләм, начарлык эшләмәс әле. Хәер, төрле имеш-мимешләр йөри. Ул үз халкының соңгы шаманы, диләр. Алтмыштан өстә булса да, берсен дә өйрәнчеккә алмый, күп белә, ниндидер кодрәткә дә ия, имеш...

Кичкә без Куян борынына килеп җиттек. Монда зур булмаган бер елга Енисейга коя. Балыкка ауны шунда салырга булдык. Озакламый караңгы төшәчәк иде, шунлыктан ашыкканда шуып китеп, ау җебе учымны ару гына кисте, кан бәреп чыкты. Агуын туктатыр өчен кулымны йодрыкка кыстым. Ау салып, ярга чыккач, Исай учымны ачып карады, кан ага иде әле, тешләремне кысып түзәм. Әлеге ярамны күреп, Исай мыек астыннан гына елмаеп куйды, аннары үзенең учын өстән минекенә салды да күзләренә генә карап торырга кушты. Эчтән нидер көйли-көйли, тиз-тиз генә нидер сөйләнә башлады. Бу тел миңа аңлашылмый иде.

Шулай ун минутлап дәвам иткәндер. Карт тынып калгач, мин учыма карадым. Кан агуы туктаган, җеп ярган урын сыдырылган сызыктан да нечкәрәк булып калган, аның чит-читләре агарып тора, кул авыртмый иде. Үз күзләремә ышанмыйча шул сызыкны сыпырып карап, “Сихерме?” дип сорадым. “Юк, Саня, яраң, однако, бик кечкенә иде”, – диде ул, хәйләкәр елмаеп, папиросын кабыза-кабыза. Ләкин аның маңгаеннан эре-эре тир тамчылары тама, ә куллары, авыр эш башкарган кебек, дерелдәп тора иде.

– Мине дә өйрәт әле?!

– Ярамый. Син – минем дус, шушы җиребезнең дә дусты, шуңа сиңа күп нәрсәләрне күрсәтә алам, ләкин өйрәтә алмыйм. Син – чит кеше.

– Чит кеше?

– Әйе. Нганасаннарның өйрәнәсе килми, ә чит кешенең өйрәнәсе килә. Начар заман, однако. Безгә белгән­нәребезне чит кешеләргә өйрәтергә ярамый.

– Алай булгач, нигә күрсәтәсең?

– Күңелсез бит, шуңа...

Аптырап киттем. Исайның җыерчык­лы йөзенә карап, шаяртамы, җитдиме икәнлеген аңларлык түгел иде.

– Син, тайга шайтаны, тагын ниләр күрсәтмәкче буласың?

– Сазга барабыз, шунда күрерсең. Бурычымны да түләрмен. Сиңа бит акча кирәкми, син башканы эзлисең. Өйрәтә алмыйм, ләкин күрсәтә алам...

Иртәнге һава дымлы һәм томанлы булганлыктан, бер дә сазлыклар буйлап йөрисе килеп тормый иде, ләкин карт мине ашыктырды. Чәйнәүгеч хатын кебек, мине сүгә, синең аркада саз сукмагы буйлап үтәргә өлгермәячәкбез, ди. Шуннан соң ул миңа чүпрәк сузды да... күзләремне бәйләргә кушты. Аннары, альпинистлар кебек, минем билне үзенекенә бау белән бәйләде дә шушы хәлдә сазга таба юл алдык...


(Ахыры киләсе чыгарылышта).


Читайте нас: