+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
15 ноябрь 2019, 09:17

Алтын зират

Мин аны күргәннән соң гомер буена оныта алмадым...

Мин аны күргәннән соң гомер буена оныта алмадым...


(Ахыры. Башын укырга).


Нганасан кыю рәвештә алга атлады. Ул миңа гап-гади кагыйдәләрне аңлата-аңлата бара иде: миңа туктарга һәм сөйләшергә ярамый, бауны тотарга һәм алга атларга. Үзе вакыт-вакыт туган телендә нәрсәләрдер акырып ала, я улый башлый, кычкырып көлеп җибәрә, шомлы итеп пышылдый... Фикерем чуала, борынны саз чәчәкләре һәм үләннәре исе кытыклый. Аяк астында пычрак пычтырдый, мүк изелә. Башта мин юнәлешне булса да истә калдырырга тырыштым, ләкин Исай юлны юри бутый, борылышларны еш ясый иде. Мин вакыт агышын тоймый башладым, гомум халәт психиканы баса...


Шулай менә-менә йоклап китәм дип барганда кинәт чынбарлыкка кайттым: итекләремә язгы салкын су тула башлады, без кечкенә күлне кичәбез, күрәсең. Карт дәшми, ә мин сүгенүдән көчкә тыелып барам. Ләкин бау һаман алга тарта, без инде билдән суда.

Озак атлаудан аякларны көзән җыера башлаганда гына кинәт туктадык. Карт бауны һәм күзләремне бәйләгән чүпрәкне чиште: “Суга якын барма, яшел үләнгә басма, саргайганына гына бас!” Тирә-ягыма карагач, сүгенмичә булдыра алмадым – без су уртасындагы утраучыкта басып тора идек! Анда чыбык-чабыктан һәм җәнлек тиреләреннән төзелгән, чум һәм шалашларга охшаган ниндидер корылмалар бик күп. Ләкин алар бик кечкенә һәм борынгы, өстәвенә, шомлы иде.

– Аларны карарга ярыймы?

– Кара, ләкин бернәрсәгә дә тиясе булма! Аюдан курык!

Нганасаннар – хорафатларга ышанучан халык, алар ике дөньяда яши: берсе – безнең белән, икенчесе – төрле җен-пәриләр, әрвахлар, рухлар дөньясы. Шул җен-пәриләрне алар “аю” дип атый. Боларга ышанмасам да бәхәсләшмим. Менә беренче чум. Тирә-ягыннан төрле җәнлек тиреләре асылынып төшкән, алар күгәргән, мускус исе килеп тора.

Мин чигенеп чыктым да япманы ябып куйдым.

– Кем ул?

– Шаман! Убырлы карчык. Ул бик күптәннән яшәгән. Үлем сәгате якынлашкач, монда килгән.

– Ә алтын?

– Алтынны икенче шаман алып килгән.

– Зиратмы бу?

– Юк, Саня, бу – безнең йорт. Соңгы йорт. Шаманга монда тыныч, беркем дә комачауламый. Бу урынны белеп калсалар, килеп талаячаклар. Син сөйләнеп йөрмәсәң, әлбәттә..

– Сөйләмәячәкмен...

– Сөйләячәксең... Ләкин мин үлгәч, бирегә юлны беркем дә тапмаячак. Хәтта син дә икенче тапкыр монда борын тыкмаячаксың...

Карт миңа тагын карарга рөхсәт итте дә, үзе утраучык читенә басып, бубен бәрә-бәрә, догаларын җырлый-көйли башлады. Мин, чумнарга кереп, аларда якынча бер үк нәрсәләргә тап булдым: консервацияләнгән мәет һәм алтыннар... Бу искиткеч зур хәзинә иде! Алдаша алмыйм, берәр кисәк алтынны кесәмә тыгып куясым килде, әлбәттә. Ләкин Исайның тыюы көчле иде. Юк, мине духларның каргышы куркытмады, ә менә миңа үзенең иң зур серен ачкан картның дини хисләрен таптарга кыймадым.

Берничә сәгатьтән без кайтыр юлга әзерләнә башладык. Әл­бәттә, матди яктан без бернәрсә дә отмадык, ләкин, шаман сүзләренә караганда, духлар быел безгә мәрхәмәтле булачак. Без килгәнче духлар биредә бик күңелсезлән­гән булган, ә хәзер, соңгы яңалыкларны сөйләп биргәч һәм акыллы киңәш сорагач, үпкәләргә сәбәп калмаган.

– Менә шулай, Саня, син миңа акча бирдең, однако, ә мин бурычымны сиңа уңыш белән кайтардым. Үзең дә күрерсең әле менә!

Карт янә күзләремне бәйләде дә без саз аша киттек. Мин юлны истә калдырырга хәтта тырышып та карамадым. Билдән салкын суда һәм пычрак баткакта бару миңа комсызлык турында уйларга урын калдырмый иде. “Ашыгырга кирәк, однако, бик тиздән су күтәрелә башлаячак”, – диде Исай. Коры җирдәге соңгы араны без йөгереп диярлек үттек. Ниһаять, саздан чыккач, без хәлсез­лектән җиргә аудык. Ә шул арада саз суы, тере кебек, күз алдыбызда шактый гына күтәрелде. Шулвакыт без әле генә үткән урын бик көчле итеп болганып куйды. Ул балык булган очракта да, мин бу кадәр зур балыкны күргәнем юк әле. Әллә инде безне духлар озатып куйдымы?..

Өйгә без ике көннән кайтып җиттек. Буш сумкалар белән һәм тәмам арып, йончып. Ә менә шуннан соң тайгага балыккамы, сунаргамы чыксак, уңыш миңа һәрвакыт елмайды. Җәнлек тиресенә дә, тоткан балыкка да тиз арада сатып алучылар табылды. Миңа, бәлки, очраклы бәхет кенә елмайгандыр, ә, бәлки, шаман үз ата-бабаларының уңышын һәм көчен миңа биргәндер. Соңгысына аеруча ышанасы килә. Әлеге вакыйгадан соң мин бик озак күргән алтыннар белән саташтым, алар гомер буе минем күз алдымнан китмәде…


(Интернеттан алынды).
Читайте нас: