-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
10 февраль 2020, 17:25

Өй иясе чыннан да бармы, әллә?..

Өйдә әйбер югалса, яки куйган җирендә булмаса...

Өйдә әйбер югалса, яки куйган җирендә булмаса...
Өй иясе бармы? Дин әһелләре аларның юклыгын белдерә, ә башкалар бар, дип исәпли. Шулай да, урыныннан юкка чыккан әйберләрне, өйдәге ниндидер тавышларны ничек аңлатырга соң? Бу хакта нәкъ бүген - өй иясе көнендә бәян итү көн кадагына булыр.
Халыкта "изге" һәм "начар" өй ияләре бар, дигән ышану яши. Изгеләре - өйне бәла-казадан, анда яшәүчеләрнең тынычлыгын саклый. Ә начарлары, киресенчә, кешеләрнең авыруына сәбәпче, имеш. Аеруча бер буыннан икенче буынга күчкән торакларда өй ияләре бар, дип исәпләнә. Шәхси йортта, әллә күпфатирлы йортлар фатирында да бармы алар? Бу өлкә белән кызыксынучылар, өй ияләре кеше яшәгән һәр җирдә бар, дип уйлый. Аларның барлыгын тикшерү өчен түбәндәге киңәшләрне дә тәкъдим итә.
1. Берничә кәнфитне, тышлыгын салдырып, кеше күрми торган җиргә куегыз. Берникадәр вакыттан аларның урыны үзгәрүен күрерсез. Ә кайвакыт кәнфитнең берничәсе югалган булырга да мөмкин.
2. Өй ияләре кәрт уйнарга ярата, имеш. Яңа алынган кәртне кеше күрми торган берәр почмакка куегыз. Берникадәр вакыттан аның урыныннан күчүен күрерсез.
3. Тәлинкәдән сөт яисә бал югалуына да гаҗәпләнмәгез. Шулай ук вак ялтыравык төймәләр, уенчыклар сез салганча ятмаска да мөмкин. Шулай икән, өегездә изге җан иясе яши, димәк...
Читайте нас: