Барлык яңалыклар
Серле сериал
26 февраль 2020, 15:55

Күрәзәчеләр еш кулланган бу алымны белә идегезме?

Алар сезнең йөзегездәге дулкынлануны алдан ук сизә.

Алар сезнең йөзегездәге дулкынлануны алдан ук сизә.
Тормыштагы авырлыкларны җиңә алмаганда, яисә ниндидер карар кабул итә алмаганда, күрәзәчеләргә бара кайберләр. Бу төр “бизнес”та күпме акча әйләнгәнен күз алдына китерү дә кыен. Чөнки башы белән проблемасына чумган кеше, матди ягын уйлап тормый. “Очсызрак күрәзәче эзләү” дигән төшенчә дә юк бит ул. Күпме сораса, шуны бирергә әзербез, ярдәм итсен генә.
Күрәзәчеләр “киләчәкне сөйләгәндә” еш кулланган тагын бер ысул — “Акыллы Ганс эффекты”.
XIX-XX гасырда немец математигы Вильгельм фон Остинның аты булган. Ул ат математик биремнәрне чишә алган. Ягъни, аннан, мәсәлән, “Өчкә икене кушсаң ничә була?” — дип сорасалар, ул биш тапкыр җиргә тоягы белән суккан. Гаҗәп бит?
Әлбәттә, бу хәл күпләрдә сорау тудырган. Баксаң, ат кеше тойгыларына бик сизгер икән. Тояк белән җиргә сугу дөрес җавапка якыная башлагач, кеше дулкынлана башлый икән, ә дөресен әйткәч, ул кинәт кенә тынычлана.
Бу алымны күрәзәчеләр дә еш куллана. Мәсәлән, “Сезнең тормыштагы проблемаларыгыз и-и-ирегез, юк-юк, балаларыгызга бәйле. Менә шулай күрәм!” — танышмы бу сүзләр? Димәк, сез әле генә аңа үзегезнең дулкынлануыгызны күрсәттегез.