+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
27 февраль 2020, 16:50

Күрәзәче боларны каян белә?

Сез аңа барысын да үзегез сөйләп бирәчәксез...

Сез аңа барысын да үзегез сөйләп бирәчәксез...
Күрәзәчеләрнең кайбер психологик алымнар куллануы турында сөйләгән идек инде. Аларның еш кулланган тагын бер ысулын игътибарга аласы килә.
— Сезне нидер борчый, — ди күрәзәче.
— Әйе. (Әгәр борчымаса, сез аңа килмәс идегез бит.)
— Эшегезд-ә-ә...
— Юк-юк, эшем миңа ошый.
— Әйе, яхшы урында эшлисез. Әмма сезгә нәрсәдер тынгы бирми...
— Эшем әйбәт, ә менә хатыным белән аралар...
— Эшегез ике арадагы мөнәсәбәтне боза, — ди ул.
— Әйе, әйе! Нәкъ шулай!
Игътибарга алдыгызмы: бу алым бары тик логикага корылган. Моңа охшаш тагын бер алым - “Кармак ташлау” - шулай ук еш кулланыла.
— Сезне шәхси тормышыгыз борчый, — ди күрәзәче.
Гадәттә, кешене борчыган берничә зур мәсьәлә бар: эш, яшәү урыны, шәхси тормыш. Шул ук балалар, әти-әни, туганнар һ.б. кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрне шәхси тормышка кертеп була. Ешрак шушы сорау белән күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәләр дә инде.
Арытаба күрәзәче сезгә тагын берничә сорау бирәчәк. Алар бер-берсенә бәйле түгел. Мәсәлән, тормыш юлдашыгыз, балаларыгыз, әти-әниегез турында сораячак. Сезнең йөзегездәге, тавышыгыздагы үзгәрешне тойгач, бу сорауларга тукталачак. Арытаба ул сезгә аерым бер кеше турына берничә сорау бирәчәк. Төп проблемаларны сез аңа үзегез әйтәчәксез. Ә ул бу фикерне дәвам итәчәк. Һәм ахырда мотлак берничә вариантка игътибар итәчәк. “Бу юлны сайласагыз — болай булачак, ә менә болай итсәгез — башка төрле...”.
Ә хәзер уйлап карагыз, моның шулай икәнен сез үзегез дә белә идегез бит...
Читайте нас: