+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 гыйнвар 2021, 17:30

"Төтен гарәп хәрефләренә әверелде..."

Зилаер районында булган күренеш күпләрне хәйран калдырды.

Узган ялларда Зилаер районында гаҗәп хәл булган. Урындагы халык һавада нәрсәдер очып барганын күрә. Тәү карашка ул самолет кебек...
Ләкин берничә секундтан самолет артыннан калган төтен гарәп хәрефләренә әверелгән кебек була. Биредә яшәүчеләр бу очучы объектның кыйблага таба баруы турында сөйли.
Нәрсә бу? Гадәти самолетмы? Әллә безне нәрсәдер турында кисәтүче югары көчләрме? Әлегә бу сорауга җавап юк... Ә урындагы халык һаман да бу хәл турында социаль челтәрләрдә фикерләре белән уртаклаша.

Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: