+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
12 март 2021, 13:32

Ирегезнең күлмәк җиңен төенләгез!

Ни өчен җепне төенләп, җиргә күмәләр?

Элек кул-аякларга сөял чыкса, әбиләр ничә сөял булса, җепкә шулкадәр төен ясарга куша иде. Аннары бу җепне җиргә күмәләр. Имеш, җеп череп беткәч, сөялләр дә юкка чыга. Шунысы гаҗәп, сөялләр дә бик тиз кибә иде.
Бүген дә, сирәк булса да, мондый хәлләр очрый. Мәсәлән, бала тудыручы хатынга чәчен һәм барлык кием-салымын таратырга киңәш итәләр; югалган әйберләрне эзләп табу өчен урындык аягына кулъяулык бәйлиләр.
Элек төен кара көчнең үтеп керүенә комачаулый дип саналган.
Мәхәббәттә дә төен бик киң таралган булган ырым-шырым. Гаилә ызгышларын туктату өчен элек кан кардәше яшерен рәвештә иренең һәм хатынының эчке күлмәкләрен бәйләп куйган. Дуамал ирне тынычландыру да бик җиңел булган - моның өчен аның тузып бетмәгән күлмәгенең җиңнәрен бәйләгәннәр дә яшереп куйганнар. Әмма ир бу күлмәкне тапмаска тиеш. Тапса да төенне чишә алмасын.
Бу йолалар славян халыкларыннан килсә дә, безнең халыкта да киң таралган. Нәтиҗәсе булмаса, алар бүгенге көнгә кадәр сакланмас иде. Сез дә сынап карагыз.
Фото: ru.dalailama.com
Читайте нас: