Барлык яңалыклар
Серле сериал
5 апрель , 10:55

Пылау

Утыз яшьлек юбилейга мондый сюрпризны беркем дә уйлап таба алмас иде...

Утыз яшьлек юбилейга мондый сюрпризны беркем дә уйлап таба алмас иде...

Мәскәү. Казан вокзалы. Белоруссиядән килгән кунак биредән искиткеч табигать матурлыкларына, легендаларга бай Шәрык ягына – Үзбәкстанның башкаласы Ташкентка юлланырга җыена. Купеда бер марҗа кызы белән бергә үзбәк хатын-кызы туры киләләр. Юлда тиз танышасың: үзбәк хатыны юлдашын мактый-мактый яшел чәй белән сыйлый, үзе Ташкент янындагы хатын-кызлар холык төзәтү колониясендә эшли икән, ул анда тотылучы контингент турында төрле хәлләр сөйли. “Гөлнараны 15 елга хөкем иткәннәр иде, ул төрмә сынавын лаеклы һәм чыдам булып үтте. Ягымлы, тыныч холыклы, бәләкәй генә бу хатынның шундый коточкыч җинаять кылуына ышанырлык та түгел, ә бит әлеге хәлдән соң бөтен тирә-як шау-гөр килде”, – диде юлчы.

“Безнең якларга Гөлнара үсмер дип әйтерлек кыз чагында килеп чыккан, аны хәрби хезмәтен Белоруссиядә үткән үзбәк егете Теймураз армиядән алып кайткан, – дип дәвам итте бәянен үзбәк хатыны. – Чибәр кәләше, монда “Гөлнара” дип йөртелүче хатыны Гуля белән ире бик горурланган, мактанып йөргән. Туганнары да яшь киленне яхшы кабул иткән, аларга яңа йорт төзергә ярдәмләшкән. Озакламый балалары тугач, бөтен урам бәбәй күрергә килгән: тәне нинди төстә икән?
Малай инде үсә төшә, ихатада йө­гереп йөри. Әтисе генә балага битараф калган: “Миңа охшамаган! Миннән түгел, читтән тапкансың!” “Нәрсә сөйлисең син, Теймураз?! Хәтта күз­ләре дә синеке, бераз кысыграк та!” “Хәзер мин синекен дә шулай итәм!”
Һәм ир әйткәнен шундук тормышка да ашыра, бик каты кыйнап ташлый. Өйдән чыгып йөрүне тыя, күршеләр күрсә яисә берәрсенә зарлансаң – бәреп үтерәм, сине дә, җилдән тапкан балаңны да, ди. Гөлнара барысын да эченә йота, бианасына гына азрак әйтә, нык кыйнамасын иде, мин бит икенчегә авырлы, ди. “Үзең гаепле, – дип җаваплый анысы. – Мин улымны ягымлы, яхшы малай итеп үстердем!”
Бераздан котырынган ире килеп керә: “Зарланып йөрисеңме?! Начар яшисең­ме? Хәзер яхшы булыр!” Гөлнараның тәне сукканнарны инде тоймый да, кычкырмый да, ыңгыраш­мый да, канга баткан битеннән күз яшьләре генә ага...
Атна буе һуш җыеп ята ул, тән яралары да төзәлә, тик корсак астында гына көчле авырту тоя. Туачак сабые өчен юкка борчылмаган икән, кыйнаганда ук үлгән баласы эчендә бозыла башлаган була, табиблар Гөлнараны үлемнән чак алып кала. Шуннан соң ире бераз басыла төшә, хатыны янә авырга кала. “Син мине кыйнама инде, яме! Безнең тагын балабыз булачак!” – дип сыена хатын иренә...
...Гөлнара базардан яшелчә-җимеш алып кайта, улының туган көнен – биш яшен үткәрмәкче була. Моңа Теймураз тагын котырынып китә: “Синең сары чәчле малаең хөрмәтенәме? Бу беркайчан да булмаячак! Минем мәет аша гына!” – дип акыра. Тагын кыйнаячагын аңлап, хатын бүлмәсенә кереп бикләнә, ләкин шул вакытта улының икенче бүлмәдән килеп чыкканын күрми кала. Ярсыган иренең сабыйны бөтен көченә этеп җибәрүен дә, анысының стенага барып бәрелеп тынып калганын да күрми Гөлнара, ире ихатада күренеп, машинасында каядыр киткәч кенә яшеренгән урыныннан чыга. Ә анда авызыннан кан аккан баласы бөгәрләнеп ята!
– Беркемгә дә берни әйтәсе булма! – дип ысылдый артында басып торучы бианасы. – Табибларга, баскычтан егылды, дип әйтерсең, аңладыңмы?!
Малаен җирләгәч, Гөлнара әйбер­ләрен җыештыра башлый. Ләкин ире аны беркая да җибәрми, биттән көлмәкче буласыңмы, дип, берничә көн бикләп тота. “Тынычландыңмы инде? Бик яхшы. Хәзер базарга бар, миңа утыз яшь тула, юбилей мәҗле­сенә азык-төлек алып кайт!” Шулай ди дә, ул – кунаклар чакырырга, хатыны базарга китә. Бу вакытта инде хатын ике баласының әтисе һәм үтерүчесенең бәйрәмен ничек үткәрергә уйлаган була...
...Кич бергә чәй эчкәндә Гөлнара аңа йокы даруы сала, бераздан кереп, аяк-кулларын яхшылап бәйли, пычак һәм балта әзер­ләп куеп, иртәнгә кадәр аның уянганын көтеп утыра: ни өчен үлгәнен аңлап, күреп үлсен!
Уяна башлагач исә аңа дәшә: “Күзләреңне ач, ир кисәге! Хәзер син үләчәксең, Аллаһ мине гафу итсен! Авыртамы? Безгә дә авыртты! Түз, дидеңме, менә хәзер үзең түз!” Иренең сөякләреннән итен аера, пычак үтмәгән урыннарын балта белән чаба...
...Кич йортка кунаклар җыела, юбилярны таптыралар. “Соңрак кайтам, сюрприз дип әйтергә кушты, көтмә­сеннәр, сыйлана торсыннар, диде” – дип җаваплый Гөлнара һәм табынга пылау чыгара. Мәҗлес дәвам итә, барысы да тәмле ризыклар белән сыйлана. Бервакыт бусагада кулына поднос тоткан Гөлнара күренә: “Менә сезнең сөекле туганыгыз һәм дустыгыз! – ди ул, подностагы Теймураз башына ябылган чүпрәкне ачып. – Сез кадерле кешегезне ашап бетердегез!”
Кемдер кычкырып җибәрә, кемдер укшый, хатын-кыз чырылдый башлый; бианасы йөрәге ярылып ава. Ирләр Гөлнарага ташлана, ләкин хатын һушын югалтып егыла һәм шул аның гомерен саклап кала да...”
– Судта Гөлнара бернәрсәне дә яшермичә барысын да тыныч кына сөйләп бирде, – ди поезд тәгәрмәчләре тыкылдавы астында шушы хәлләрне сөйләгән үзбәк хатыны. – Иреннән калган сөякләр белән бергә әнисен дә җирләгәннәр, әтисе акылдан язган...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).