Барлык яңалыклар
Серле сериал
23 Май , 17:48

“Бу каенда минем улым яши...”

Балаларының чирләвен ата-анасы әлеге агач яфраклары саргаюыннан белгән.

Балаларының чирләвен ата-анасы әлеге агач яфраклары саргаюыннан белгән.

Көзге ялларның берсен миңа Мәскәү яны дачаларының берсендә дустымда кунакта үткәрергә туры килде. Ул еллардагы гадәт буенча, студент халкының бөтен “сыйлануы” портвейн шәрабыннан артмый иде. Без дә кичтән шуны ару гына йотыштырып, сөйләшеп утырдык. Ә иртән дустымнан иртәрәк уяндым да, чәй эчкәнче бераз зарядка ясап керим, кичәге шәрабтан соң башны җилләтим, дип, ихатага чыктым.

Койма артында чал чәчле күрше карты төнге җил койган яфракларны ах-ух килеп себереп йөри иде. Ничек ярдәм итмисең инде?! Эш бетүгә Владимир Иванович мине үзләренә чәйгә чакырды. Чәйләп утырганда тәрәзәдән бакчадагы корыган каенны күреп алдым. “Җилдә йортыгызга аумагае, нигә кисеп кенә ташламыйсыз?” – дип сорап куйдым. “Кулым бармый, – диде карт. – Бу каен – үзенә бер төрле, изге дип әйтерлек. Аны биш яшьлек чагында улым утырткан иде...”
Сүзгә карчыгы Людмила Васильевна кушылды.
– Игорьны балалар бакчасыннан соңлабрак алырга барсам, кулына кечкенә каен үсентесе утыртылган калай савыт тоткан. Мине көтеп йөргәндә күреп алган икән, үзенә “яшел дус” тапкан. Шушыны үзебезнең бакчага утыртыйк әле, әни, ди...
Ул чакта Миловлар гаиләсе бакчасында файдалы агач-куаклар гына үскән була, шулай да баланың теләгенә каршы килмиләр. Кечкенә Игорь үсентене койма буена утырта да аны таякчыклар белән әйләндереп ала. Гадәттә, кечкенә сабыйлар берәр нәрсә белән мавыга башласа, бераздан ялка да оныта, ләкин малай каенын ташламый, аны төрлечә тәрбияли, хәстәрли, сулар сибә. Шулай алар бергәләп күтәрелә һәм бераздан каен малайдан да озынрак булып үсеп китә.
– Бәләкәй чагында Игорьның еш кына башы авырта иде, – дип дәвам итте әнисе. – Шундый чакларында ул каены янына килә дә озак итеп аны кочаклап тора. Һәм, чыннан да, авыртынуы үтә. Берсендә чыгарылыш имтиханнары алдыннан мин аның агач төбенә ниндидер кәгазь кисәге күмүен күреп калдым. Ул мәктәпкә киткәч, кызыксынуымны җиңә алмыйча, мин аны казып алдым. Анда “Мин барысын да “5”легә тапшырачакмын!” дип язылган иде. Һәм ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлады!
Институттан соң егет берничә айга хәрби җыенга китә, хатлар сирәк килә, ә кесә телефоннары ул вакытта әле булмаган. Ләкин бераздан, каенның яфраклары саргаюын күреп, ата-ана пошаманга кала. Төбенә ашлама салып та, күп итеп су сибеп тә карыйлар – файдасыз.
Берничә көннән улларының дусты шалтырата: “Люда түтәй, Игорь белән бәла! Ул авыр хәлдә дәваханәдә ята!” Баксаң, солдатлар төялгән машина ауган икән, ике егет үлгән, күпләре имгәнгән, Игорь, сөякләре сынып һәм баш мие селкенеп, реанимациягә эләккән.
– Без, бөтен дөньябызны ташлап, улыбыз янына ашыктык, – ди Владимир Иванович. – Ходайга шөкер, Игорь ул чакта исән калды һәм савыгып чыкты. Ә аның яныннан кайткач, ни күрик, каен яңа яфраклар ярган! Ул да савыккан, бөдрәкәй!
Берничә елдан, Игорь инде Мәс­кәүдә эшләп йөргәндә, әтисе иртән бакчага чыгып караса, каен яфрак­ларының шиңүен күреп, янә кайгыга кала. Улына шалтырата, ул алмый. Аның хәбәрсез югалуын хәбәр итәләр: бер көнне эшкә килмәгән, шулай юкка чыккан. Берничә айдан соң күрше өлкәдә аның өлешләтә янган гәүдә­сен табып алалар, кием­нәре буенча гына таныганнар. Шушы югал­тудан соң уллары­ның яраткан каенкае инде беркайчан да яфрак ярмаган...
– Газиз улыбызны югалтуны исебезгә төшереп тормасын өчен мин ул каенны берсендә кисеп тә ташламакчы булган идем, – ди Владимир Иванович. – Ләкин язгы бер көнне карчыгым иртән торып тышка чыккач, агачта берничә яшь яфрак күреп калган. Дөрес, бераз вакыт җилләрдә җилфердәп торганнан соң алар да коелды. Ничек кенә булмасын, каен исән! Димәк, улыбыз да, бәлки, исәндер әле. Берсендә улыбызның бер дусты шалтыратты да, Игорьга нык охшаган кешене икенче шәһәрдә күрүе турында әйтте. Ул аңа хәтта эндәшеп тә караган, ләкин тегесе арытаба китеп барган. Кем белә, бәлки, улыбыз исәндер, мәетен таныганда ниндидер ялгышлык кына килеп чыккандыр. Я булмаса, хәтерен югалткандыр, андый хәлләр дә булыштыра бит. Шуңа да торсын әле улыбызның каены, тора алганча торсын...
Каенның хәзер корыган кәүсәсе генә калган, алардан югарыга кулларга охшаган шәрә ботаклары гына тырпаеп тора. Агачка карашын төбәп, Владимир Иванович хәзер еламый инде, күбрәк дәшмичә генә карап тора. Игорьның бәләкәй чагын хәтерләп булса кирәк, кайчак моңсу гына елмаеп та куя...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).