+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
22 август 2021, 17:54

Погонлы халык та аптырашта...

Тәфтишчеләр дә ачыклый алмаган сәер вакыйгалар бар.

Погонлы халык та аптырашта...
Погонлы халык та аптырашта...
Утыз еллык журналистлык стажы булган Игорь Надеждин “Лента.ру”да хәбәрче булып эшләгән чорда хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән серле һәм сәер меңнәрчә вакыйга турында ишеткән. Арада, әлбәттә, уйлап чыгарылганнары да, шаяртулар да булгандыр, ләкин кеше ышанмаслык һәм онытылмаслык чыннары да бихисап. Погонлы халык аларның кайберләрен берничек тә аңлатып бирә алмый, биредә фән дә көчсез. Әлбәттә, үзләрен матчасы киткән кешегә исәпләмәсен өчен алар рәсми рапортларда болар хакында ничек бар, шулай яза алмаган. Менә шуларның икенчесе.

Корбан киллерларның күзен буган

“Кеше үтерү белән бәйле җинаять­ләрне ачуга махсуслашкан төркемгә мин Милиция югары мәктәбен тәмамлау белән килдем һәм бик күп еллар авыр җи­наятьләр буенча гына эшлим, – дип сөйли Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Главкасына караучы округ идарәләренең берсендә эшләүче милиция подполковнигы, аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченный Д. – Башта – аерым җан кыючылар белән, соңрак үтерешне төркемләп башкаручылар һәм оештыручылар буенча.
Берсендә безгә бәхет елмайды: без киллерлар төркеме әгъзаларын кулга алдык, өстәвенә, атучы белән бергә аның дублерын да кораллы килеш эләктердек. Бандитларның күбесе, гадәттә, бик сөйләшеп бармады, ә бу икәүнең, нишләптер, телләре чишелде. Араларында “Диспетчер” – җинаятьләрне оештыру өчен җавап бирүче дә бар иде, аның үзенең куллары канга буялмаган, ләкин, аның каравы, белмәгән нәрсәсе юк. Ул безгә күп нәрсәләр сөйләде, ләкин бер “корбанлыкка кандидат” турында ләм-мим. Ә без кондитер ризыклары пешерү ноктасы булган малтабарны үтерергә аларга заказ бирелүен, моның өчен хәтта гадәтидән ике тапкыр күбрәк түләнгәнлеген дә белә идек. Болар заказны да, аванс акчасын да алган бул­ганнар, әмма ике айдан акчаны да кире кайтарганнар, эшне үтәмәгән өчен штраф та түләгәннәр. Сәбәбе нәрсәдә соң, шуны аңлый алмыйча баш каткан иде. Ничә тапкыр сорасам да, ул авызын ачмады.
Берсендә җинаять урынында тикшерү гамәлләре үткәргәннән соң “Диспет­чер”ны СИЗОга алып кайтып барабыз. Нәкъ шул көнне ул безгә әлеге хәлнең нечкәлекләре турында сөйләде дә инде, сорамаган да идек, үзе чишелде.
Ачыклануынча, киллерлар бу заказга бик шатланып алынган, ә “Диспетчер” иптәше белән моның шәп схемасын уйлап тапкан: корбан яшәгән йортлар ихатасына иске иномарка сатып алып куйганнар, анда модемлы видеотеркәү җиһазы, ә күрше ихатада тагын бер машина, ул – ретранслятор, монысында компьютер да, махсус передатчиклар да, дубль-системалар да бар. Нәтиҗәдә, корбанны киллерлар дистә чакрым ераклыктан да ихатасында һәр адымын күреп тора алган, үтерсәләр дә тегеләрнең монда эзе дә юк, дәлилләп тә булмый. Өстәвенә, модемнан идарә ителүче бомба сайлаганнар (монысы очраклы кешеләрнең үлеменә юл куймас өчен) һәм электроникасы да “хәйләкәр” – шартлау яңгырау белән ул үзеннән-үзе эри торган булган.
Ләкин менә хикмәт: киллерларга кондитер күренмәгән! Машинасы килеп туктый, бераз тора да кузгалып китә, аннан берсе дә чыкмый да, подъездга да керми! Ә берничә минуттан фатирында ут яна! Видеоязмада да шул ук хәл. Шулай бер ай үтеп киткәч, бөтен конспирациягә төкереп, болар үз күзләре белән күрергә килгән. Шул ук хәл: корбанның машинасы килеп туктый, бераз тора да кузгалып китә, аннан беркем дә чыкмаган, ә берничә минуттан моның фатирында ут яна!
Аптырагач, киллерлар еш кына шунда буталучы бер студентны яллый, аңа кондитерның фотосын күрсәтәләр, бер-ике көн күзәтеп торырга кушалар. Ә егет ихатадагы эскәмиягә йөргән кызы белән килеп утыра. Тиешле вакыт җиткәч, теге машина килеп туктый, тик тора, аннан беркем дә чыкмый. Шуннан соң моның кызы сорап куя: “Син нәрсә шул симез бәндәгә текәлдең?” “Нинди симез бәндә?” “Бәй, анавы симезгә, машина янында тора, шоферына кычкырына бит!” Ә егет күрми генә түгел, кычкырыну тавышын да ишетми! Кызын ишетә, ихатадагы башка тавышларны ишетә, ә шоферны сүккәнне ишетми!
Кыскасы, киллерлар бу студентка тулысынча ышана. Заказдан баш тарталар, авансны кире кайтаралар, тиешле штрафны түлиләр. Ә машинага урнаштырган электрониканы алырга килгәч, нәкъ шул вакытта кондитерның машинасы кайтып туктый, шунда гына аны күрә-ишетә алалар. Гаҗәп хәл: ни рәвешле кондитер аларның күзен буа алган? Өстәвенә, ул гадәти белем алган кеше булган, чирләшкә бер малай булып үскән, тылсым-сихер белән шөгыль­ләнмәгән, ләкин күз буа алган бит!
Ни сәбәпледер, ләкин мин “Диспетчер” сөйләгәннәргә ышандым. Түрәмә, аннан өстәмә мәгълүмат ала алмадым, дидем. Башкача без бу темага әйләнеп кайтмадык...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Дәвамы. Ахыры бар).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: