+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
28 август 2021, 13:56

Погонлы халык та аптырашта...

Тәфтишчеләр дә ачыклый алмаган сәер вакыйгалар бар.

Погонлы халык та аптырашта...
Погонлы халык та аптырашта...
Утыз еллык журналистлык стажы бул­ган Игорь Надеждин “Лента.ру”да хәбәрче булып эшләгән чорда хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән серле һәм сәер меңнәрчә вакыйга турында ишеткән. Арада, әлбәттә, уйлап чыгарылганнары да, шаяртулар да булгандыр, ләкин кеше ышанмаслык һәм онытылмаслык чыннары да бихисап. Погонлы халык аларның кайберләрен берничек тә аңлатып бирә алмый, биредә фән дә көчсез. Әлбәттә, үзлә­рен матчасы киткән кешегә исәп­ләмәсен өчен алар рәсми рапортларда болар хакында ничек бар, шулай яза алмаган. Менә шуларның өченчесе.

Карашы белән үтергән

“Машаның үле гәүдәсен башкала­ның бер паркында этләрен тышта йөртергә алып чыккан кешеләр тапкан, – дип сөйли Мәскәү прокуратурасы каршындагы Баш тикшерү идарәсе бүлеге тәфтишчесе, ул чакта үз-үзенә кул салган шикләнелүче эшен тик­шергән Р. – Башкала вузларының берсендә укучы 20 яшьлек үзе чибәр, үзе отличница кыз ун көн элек югалган булган, студенткалар кайда гына югалып тормас, дип, аны эзләү дә сүлпән барган.
Аны озын чәч толымы һәм киемнәре буенча тиз таныдылар, уку әсбаплары һәм документлары салынган сумкасы табылмады. Судмедэкспертиза медиклары мәет табылган урында ук аның көчләнгән булуын һәм берничә минуттан суеп үтерелүен әйтте. Машаның тырнаклары астында чит кеше каны һәм тиресе кисәкчекләре табылды, корбан җинаятьчене тырнарга өлгергән. Табиблар аның әлеге хәлгә кадәр гыйффәтле булганлыгын да ассызыклады.
Маша укырга Ерак Себердән килгән булган, аның әти-әнисе, ерак юл үтеп, озакламый килеп тә җиттеләр, алар белән кызның нәнәсе Наталья Сергеевна да бар иде. Әле дә исемдә: озын буйлы, зифа гәүдәле, тирән утырган зәңгәр күзле, биленнән үтеп киткән калын толымы баш очына өеп уралган, ап-ак тешләре тезелеп киткән 70 яшьлек апага 45тән артыкны биреп булмый иде. Әйткәндәй, аның кызына, Машаның әнисенә дә 50 яшь дип һич әйтерлек түгел.
Алар килеп җиткәнче оперативниклар шикләнелүчене ачыкларга да өлгерде: көчле, хәйләкәр 19 яшьлек Николай милиция хезмәткәрләре күз уңына еш эләккән булган, ләкин кулыннан тотмагач, гаепләү белдереп булмаган. Дуслары белән сыйланып утырганда ул, серен белсәң, кызларны көчләүнең бер кыенлыгы да юклыгы, аларның бик тиз бирешүе турында да ычкындырган булган. “Иң мөһиме – ул сине милициягә сатмасын, ә моның үзем сынап караган бер ысулы бар”, – дигән ул.
Аның бу сүзләре оперларга да килеп ишетелгән, күзәтә башлаганнар, бераздан кулга да алганнар. Николайның күкрәгендә, аркасында төзәлә башлаган тырналган урыннар ачыклангач, ул аларны, очраклы гына танышкан нык дәртле бер кыз белән төн үткәрүдән калган эзләр, дип аңлаткан.
Танышлары анда финкага охшаган пәке күргән булса да, тентегәндә ул табылмаган. Сорау алулар барышында да ул көчләүдә гаепләүне танымаган.
Нәкъ шул вакытларда Машаның ата-анасы, нәнәсе мәетне җирләр өчен моргтан алуга рөхсәт кәгазе артыннан тәфтишчегә килгәннәр, ансыз гәүдәсен бирмиләр. Ул Николай белән адвокатын коридорга чыгарып җибәргән дә кәгазьләр тутыра башлаган. Кайбер нәрсәләрне ачыклар өчен ата-анасыннан сораштырганда янәшәдә чит кеше булырга тиеш түгел, ә нәнәй бу очракта чит, шуңа следователь аның да коридорда көтеп торуын үтенгән. Чыгар алдыннан әбекәй: “Җан кыючыны таптыгызмы?” – дип сораса да, аның тавышы моны раслау кебек яңгыраган. “Эзлибез” дип кенә әйтергә тиеш булса да, тәфтишче шикләне­лүченең тоткарлануын, аның гаепләүне кире кагуын, экспертиза үткәрәсе барлыгын, әнә, коридорда адвокаты белән сөйләшеп торуын ычкындырган.
Наталья Сергеевна коридорга чыккан да батареягә богау белән эләктерелеп куелган Николайга карап тора башлаган. Бервакыт егет дертләп киткән, карчыкка карап: “Нәрсә миңа текәлдең?!” – дип җикеренгән. Ә карчык авыз ачып бер сүз дә дәшми. “Ишетәсеңме? Мин түгел ул! Ментлар гаепне миңа яга!” – дип кычкырган Николай тагын бераздан. Карчык һаман дәшми. “Алар әйтер инде!” – дип котырына янә гаепләнүче. Шуннан Наталья Сергеевна читкәрәк китеп утыргач, егетнең кинәт төсе качкан, конвоирдан бәдрәфкә алып баруын үтенгән. Анысы озата барган һәм, чалбарын төшергәнне көтеп торып, кулын янә туалет ишегенә богаулап куйган.
Биш минуттан аны шул бәдрәф кабинкасында тапканнар, ул инде һушсыз, ләкин әле исән булган. Баксаң, ул анда кулларының бөтен тамырларын сөягенә кадәр чәйнәп өзгән, хәтта итләре теш арасына кысылып калган. Сәгать ярымнан ул дәваханәдә җан биргән.
Судмедэкспертиза соңрак ачыклаганча, Машаның тырнаклары астында чыннан да Николайның каны һәм тән тиресе кисәкчекләре булган...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

(Ахыры. Башы 62, 64нче саннарда).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: