-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
29 ноябрь 2021, 10:00

Тамерлан (Аксак Тимур)

Бу легендар полководец исеме белән бәйле сәер вакыйгалар аның үлеменнән соң да бик озак дәвам итә.

Тамерлан (Аксак Тимур)
Тамерлан (Аксак Тимур)

Бу легендар полководец исеме белән бәйле сәер вакыйгалар аның үлеменнән соң да бик озак дәвам итә.

Туган җирендә аны Тимур ибн Тарагай Барлас, ягъни Барлас ыруыннан Тарагай улы Тимур дип йөртәләр. Аның Аксак һәм Тимер дигән ике кушаматы була, кансызлыгы турында риваятьләр йөри. Чыннан да, Тимур (европачалаштырып, Тамерлан да диләр) бөтен гомерен хәрби походларда үткәрә, аның исемен ишетүгә үк күрше-тирәдә яшәүче халыклар дер калтыранып тора. Аннан Кытай һәм Һиндстан, Төркестан һәм Хорезм, фарсылар һәм османнар, Алтын Урда курыккан. Мәскәү чак исән калган, чөнки Тимур гаскәрләрен Русь башкаласына җибәргән вакытка Мәскәү инде Туктамыш хан тарафыннан яулап алынып таланган була, тагын бер яуны ул күтәрә алмас иде. Шул чакта урыслар илбасарларга каршы Богородицаның Владимир иконасын күтәреп чыга, шуннан соң Тимур гаскәрендә үләт (чума) чире башлана һәм гаскәрләр кире борыла...

Бу яу урыс цивилизациясенең тар-мар ителүе белән тәмамланган булыр иде, чөнки каршылык күрсәтүчеләрне Тимур, гадәттә, суеп бетергән, аның кансызлыгы турында легендалар йөргән. Һиндстанда ул 100 мең әсирнең башын кистергән, ә баш күтәргән Исфаханда (Персия) 70 мең кешенең башыннан тау өйдергән.
Үз үлемен дә ул юлда, 68 яшендә Кытайны яулап алырга китеп барган җиреннән 1405 елда таба. Юк, бу хәл алыш барышында булмый, юлда ул ниндидер билгесез чир белән авырып китә дә дөнья куя. Полководецның гәүдәсен бәлзәмлиләр, эбен агачыннан (хөрмә семьясыннан аклы-каралы агач) ясалган табутны көмеш белән тышлап, Сәмәркандка алып кайталар, ә анда Тимур үзенең оныгы өчен төзетә башлаган Гур-Әмир мавзолеена урнаштыралар.
Мавзолей сигез почмаклы бинадан гыйбарәт, анда бөек мәрхүмнәрнең кабер ташлары тора. Каберлек үзе җир астында урнашкан, анда таш баскычлар буйлап төшәргә кирәк. Ул сурәтсез-бизәксез гади кирпечләрдән ясалган. Эчтә җиде таш табут тора, аларның берсе – Тимурныкы, тагын берсе аның Мир Сәет Барака исемле рухи остазыныкы.

Каһәрле нефрит

Тамерланның вафатыннан соң якынча егерме ел үткәч, оныгы Мирза Олугбәк Кытайдан картәтисе яраткан булган һәм тылсымлы дип исәпләгән зур, кара нефрит ташы алып кайта. Аның белән ул бабасының кырыс рухын да “йомшартмакчы” була, чөнки Мирза Сәмәркандта властьны Тимурның ризалыгын көтеп тормыйча яулап ала. Нефритны шомарталар, геометрик сурәтләр белән бизиләр, Аксак Тимурның шәҗәрәсен уеп язалар һәм ташны аның кабере урынын төгәл күрсәтеп торырлык итеп урнаштыралар.
1747 елда фарсы полководецы Нәдир-шаһ Сәмәркандны яулап ала һәм Тамерланның кабер ташын үзе белән Персиягә алып китәргә була, аны Мешхедтагы мәчет идәненә җәяргә ниятли. Ләкин ул Тимурдан үткән сугышлар вакытында фарсыларны кимсеткәне өчен үч алырга җыенган булса, бик ялгыша: нефритны Персиягә алып кайту белән Нәдир-шаһ төннәрен коточкыч саташулар белән үткәрә башлый. Имеш, төнлә аның йокы бүлмәсенә рухлар җыелган һәм аны бик каты җәфалаган, ә үзәк өзгеч кычкырулары якыннарының котын алган.
Арытаба шаһ бик каты чирләп китә, ә ил территориясендә көчле җир тетрәүләр башлана. Ахыр чиктә Нәдир-шаһның төшенә Тимурның остазы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселе дәвамчысы Мир Сәет Барака керә һәм: “Мәрхүмнәрнең каберлеген туздыру – зур гөнаһ, ә кабер ташыннан идән җәю исә – тагын да зуррак гөнаһ. Мондый начар кылыгыңны юар өчен син кабер ташын Сәмәркандка үз урынына кайтарып куярга тиеш”, – ди.
Йокысыннан уяну бе­лән Нәдир-шаһ кабер ташын Сәмәркандка озатырга, үз урынына урнаштырырга әмер бирә. Фәрман тиз арада үтәлә. Ләкин бу гына шаһны коткара алмый: бераздан ул бөтен­ләй акылдан шаша башлый, кансызлыгы чиктән таша, әйтерсең лә аның җанына Тамерланның рухы кереп урнаша. Тарихчылар болай язып калдырган: “Ул гаеплеләрне дә, гаепсезләрне дә, байларны да, ярлыларны да аерып тормыйча үтерә башлады, кеше башларыннан таулар өйде; аның канлы кулы барып җитмәгән бер генә авыл яисә шәһәр дә калмагандыр...” Ахыр чиктә шаһны фетнә күтәргән якыннары үтерә – аның башын чабып өзәләр. Бу тарих Тамерланның каберен борчырга җыенган авантюристларны бик озакка акылга утырта...

Каберлектән килгән тавышлар

1918 елда большевиклар Аллаһ юк дип игълан иткәч, озак та үтмәстән Аксак картның сөлдәләрен күрергә теләүчеләр пәйда була. Шуларның беренчесе, Шәркыять белгече Михаил Массон 1926 елда Гур-Әмирдә археологик эшләр башкаруга гариза тапшыра. Ул, әлбәттә, бу урын турында күп ишеткән була. Шунда яшәүчеләр сөйләвенчә, Тамерланның кабереннән төннәрен шомлы тавышлар ишетелә. Кайвакыт мавзолей тирәсендә ниндидер яктылык уйнавын да күргәннәр.
Бер төндә кабер янында үзе булып һәм, чыннан да, ниндидер тавышлар ишетеп, Массонның табут эчендә ниләр булуын да күрәсе килә. Ләкин аңа рөхсәт бирмиләр, совет властеның проблемалары бу вакытта болай да баштан ашкан була.
1941 елда Тамерланның каберен ачарга тиешле экспедиция оештырыла һәм аның җитәкчесе итеп Массон билгеләнә, ләкин ул көтмәгәндә паратиф белән чирли башлый һәм Мәскәүгә кайтып китә...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры бар).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: