Туган җирендә аны Тимур ибн Тарагай Барлас, ягъни Барлас ыруыннан Тарагай улы Тимур дип йөртәләр. Аның Аксак һәм Тимер дигән ике кушаматы була, кансызлыгы турында риваятьләр йөри. Чыннан да, Тимур (европачалаштырып, Тамерлан да диләр) бөтен гомерен хәрби походларда үткәрә, аның исемен ишетүгә үк күрше-тирәдә яшәүче халыклар дер калтыранып тора. Аннан Кытай һәм Һиндстан, Төркестан һәм Хорезм, фарсылар һәм османнар, Алтын Урда курыккан...
Бүген без үткән чыгарылышта башлаган хикәятебезне дәвам итәбез. Анда сүз бу шәхеснең үлеменнән соң кабер ташына бәйле вакыйгалар бәян ителгән иде.
Тимурның кылычы һәм рубин ташы
Тамерланның табутын ачып карарга галим Ташмөхәммәт Кары-Ниязов та омтылыш ясый. Аның исә кабердә нәкъ менә Аксак Тимур ятуына инанасы килә, чөнки полководецның Әфганстанда җирләнү ихтималлыгы да билгеле була.
Мистик версиягә ярашлы, Тамерланның каберен Сталин да ачып карамакчы булган. Имеш, Германия белән сугыш башланыр алдыннан юлбашчының үз хуҗасына җиңү китерә торган артефакт – Тимурның кылычына ия буласы килгән. Ләкин Сталинда да, галимнәрдә дә кызыксынучанлык кына түгел, сирәк байлыкка ия буласы килү хисе дә булгандыр, чөнки Аксак карт турындагы риваятьләрдә аның кан кебек кып-кызыл рубин ташы булуы да бәян ителә, димәк, каберендә башка кыйммәтле әйберләр булуы да бик ихтимал.
Магнит аномалиясе
Тамерланның табуты янында беренче тикшеренүне (“магнит күзәтүләре”н) Сәмәрканд инженеры Мауэр 1925 елда үткәрә. Ул ачыклаганча, табут эчендә ниндидер зур тимер әйбер, шулай ук бик күп башка металл артефактлар бар. Болар турында ул отчетта язып калдыра. Шушы отчетны Массон югарыда телгә алынган һәм кире кагылган гаризасына терки.
Антрополог Герасимов, археологлар һәм бер кинооператор белән бергә табутны инженерлар да тикшерә. Саркофагның таштан ясалган авыр капкачын чак кына урыныннан кузгату белән көчле магнит кыры хасыйл булуы теркәлә. Ул шулкадәр көчле була ки, җир асты каберлегендә генераторлардан килгән ут сүнә! Икенче көнне генераторлар, берни булмаган кебек, үзләре яңадан эшли башлый.
Аксакаллар кисәтүе
Явыз полководецның табутын ачарга ярамау турында археологларны өч аксакал да кисәтә. Бу хакта оператор Малик Каюмов һәм каберне ачу буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзаларының берсенең 13 яшьлек улы Камал Айни искә алалар. Склепта магнит аномалиясеннән соң генераторлар эшләвеннән туктап ут сүнгәч, галимнәр өскә күтәрелә, алар янына өч аксакал килә.
Аларның кулында тарихта булган сугышлар турында язылган “Джунгнома” китабы шундый сүзләр язылган биттә ачылган була: “Кем дә кем Тамерланның каберен ача, шул сугыш алласын иреккә чыгарачак. Ул сугыш кешелек тарихы моңарчы күрмәгән бик коточкыч булачак...”
Кызганычка каршы, экспедициянең бу китапны күргән өч әгъзасы бу сүзләргә мыек астыннан елмаеп кына куя. 1941 елның 21 июнендә “аксак карт” кабере өстендәге өченче, соңгы ташны алалар, ә икенче көнне Бөек Ватан сугышы башлана...
Адәм башы – трофей урынына
Герасимов җитәкчелегендәге экспедиция склептагы барлык каберләрне дә ачып бетерә, ә барлык тимуридларның башларын, шул исәптән Тамерланныкын да, Мәскәүгә өйрәнү өчен алып китәләр. 1942 елда гына хәрби журналист Малик Каюмов теге вакытта әүлия аксакалларның әйткәннәрен генерал-лейтенант Порфирий Чанчибадзега сөйләп бирә, анысы исә боларны Жуковка җиткерә. 1942 елның 20 ноябрендә барча тимуридларның башлары Сәмәркандтагы каберләренә кайтарыла һәм, бөтен шартын китереп, мөселманча яңадан җирләнә. Ике айдан Кызыл Армия Сталинград янында зур җиңүгә ирешә.
Тышкы кыяфәте
Бу бөек илбасарның тышкы кыяфәте совет галимнәре фаразлаганнан бик ерак булып чыга. Ул заман өчен чагыштырмача озын буйлы (172 сантиметр), җирән чәчле, төптән юан ныклы бәдәнле кеше була Аксак Тимур, гомер буе сугышларда йөргән яугирнең мәрхүм булганда тешләре исән булуы да күп нәрсә турында сөйлидер.
Аның тазалыгы елъязмаларда бәян ителгәннәр белән һич туры килми. Мәгълүм булуынча, мәрхүм булганда аңа 68-72 яшь чамасы була, кабердә исә 45 яшьләр тирәсендәге ир скелеты табыла. “Сугыш шайтаны” аңа, чыннан да, яшьлек көче, бетмәс гайрәт, ныклы сәламәтлек биреп торган, күрәсең...
Ул озын чәчләр йөрткән, ә менә шәригать кануннарына карамастан, мыегын кырмаган. Ләкин тикшеренү объектының нәкъ Аксак Тимур булуына галимнәр шикләнми: скелет иясе уң аягына аксак була, ә сул кулы сөягендә күпсанлы яра эзләре күренеп тора (аның ул кулы бөтенләй бөгелмәгән). Ә менә каберендә Тамерланның аяусыз һәм җиңелү белмәс кылычы табылу-табылмавы турында мәгълүмат бирелми...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры. Башы гәзитнең 26нчы ноябрь санында).