+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
14 гыйнвар 2022, 10:50

Карсылу – ятим бала…

Бу бахыр кызның әти-әнисе кемнәр икәнен беркем дә белми.  

Карсылу – ятим бала…
Карсылу – ятим бала…

Яңа ел – фантастик булмаса да, иң сихри мизгелләрнең берседер. Бу төндә без төрле могҗизалар була, теләкләр чынга аша дип ышанырга күнеккәнбез. Монда бернинди фантастика да юк, шулай булырга тиеш – шул гына! Елына бердәнбер булган бу төндә могҗизалар булуына хәтта скептиклар һәм атеистлар да ышана.

Ачыклануынча, Яңа ел – иң борынгы бәйрәм икән. Борынгы Мисыр пирамидалары янында казынулар алып барганда безнең эрага кадәр III меңьеллыкта ясалган савыт тапканнар, анда “Яңа ел башланганда” дип язылган булган. Ә аның башлануын Месопотамиядә (Междуречье, ягъни ике елга – Тигр һәм Евфрат – арасындагы җир, борынгы Евразия цивилизациясе үзәге, хәзерге Ирак территориясенә туры килә) тагын да иртәрәк билгели башлаганнар. Календарь елны билгели башлау иген культуралары игүгә бәйле булган: кайчан чәчәргә һәм кайчан урып-җыярга. Шуңа игенчелек чоры башлану вакыты яңа ел башлану дип уйланылган. Анда Яңа елны мартта шумерлар 12 көн дә­вамында бәйрәм иткән, менә шул заманнардан озайлы каникуллар башланган да инде! Өстәвенә, бу изге көннәрдә бернәрсә дә эшләргә ярамаган, халык рәхәтләнеп мәҗлес корган, уйнаган-көлгән, ашаган-эчкән, күңел ачкан (хәзер нәкъ бездәге кебек).
Яңа елны кыш уртасында бәйрәм итү Борынгы Римда Юлий Цезарь тырышлыгы белән безнең эрага кадәр 46 елда башланган. Анда халык, бер-берсенә изгелек теләп, бу бәйрәмне магия белән чорнаган, сүзләр сихри көчкә ия, дип ышану башланган. Бу көннәрдә бер-береңә бүләк бирүне дә алар уйлап тапкан. Рим традициясе буенча Яңа елны кыш көне бәйрәм итү Европада шулкадәр киң таралган ки, аны календарьны реформалаган папа Григорий XIII дә (григорианский) үзгәртмәгән. Ләкин Русиядә аны бәйрәм итү әле XVIII гасыр азагында да Византия календаре буенча 1 сентябрьдә билгеләнгән, ә “кышкы” Яңа елны, Европаның башка тра­дицияләре белән бергә, бездә Петр I керткән.
Борынгы греклар яңа елны язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләгән һәм аны шәраб һәм күңел ачу алласы Диониска багышлаган (менә ни өчен без Яңа ел төнендә шампан шәрабы эчәбез!). Кытайда яңа ел Ай календаре буенча гыйнвар ахырында яисә февраль башында билгеләнә.
1919 елда григориан календаре гамәлгә кертелү сәбәпле, юлиан календаре белән аермасы 14 көн булганлыктан, бездә дөньяның башка бер генә илендә дә булмаган бик сәер бәйрәм – Иске Яңа ел барлыкка килә.
Сәерлекләр, дигәннән, бездә андый нәрсәләр аеруча күп. Шуларның берсе, мәсәлән – Кыш бабайның оныгы Карсылу. Бу баланың әти-әнисен берсе дә белми, ниндидер инкубатор чебеше сыман җан иясе. Ул Советлар Союзында, “буржуаз карагруһчыл Раштуа бәйрәме” урынына уйлап табылган совет мифологиясенә ярашлы, Кыш бабайның оныгы буларак, 1930 елларда каяндыр хасыйл була. Менә шуннан бирле бу ятимә кыз бабасына ияреп йөри дә йөри…
Яңа ел традицияләренең күпчелеге яңару магиясен хәрәкәткә китерү өчен башкарыла: бөтен начарлыклар иске елда калырга, ә яхшылары яңа елда артырга тиеш! Моңа төрле символик гамәлләр кылу юлы белән ирешергә омтылалар.
Италиядә, мәсәлән, Яңа ел төнендә йортны барлык иске әйберләрдән чис­тартып өлгерергә тырышалар, аларны еш кына тәрә­зәләрдән ыргыталар. Шуңа күрә, әгәр сез бу бәйрәмне Миланда яисә Неапольдә каршыларга җыенсагыз (әйткәндәй, анда да күптән булган юк икән!), тәрәзә төпләре тирәсен­дә йөрмәскә тырышыгыз!
Әгәренки дә мәгәрен­ки кояшлы Кубага барып чыксагыз, анда да бик сак булырга кирәк. Урындагы халыкның шундый гадәте бар: алар өйдәге барлык савытларга су тутыра да шуны тәрәзә аша гына тышка түгә. Шулай итеп, имеш, якынлашып килүче яңа ел өчен сукмак-юлларны чистарта, юа.
Бирмада исә бер-береңне су белән коендыру бик матур гадәт булып санала, алар шулай итеп бер-берсенә бәхет тели. Ярый әле тропикларда ел әй­ләнәсенә җылы, бездә яшәсәләр, бер дә болай кылана алмаслар иде!
Япониядә бу бәйрәмне бик каты шау-шу белән каршы алалар, ләкин анда хәвефсезлек турында кайгырта беләләр, итальяннар кебек кыланмыйлар. Анда Яңа ел төнендә чиркәүләрдәге барлык кыңгыраулар да 108 тапкыр суга, шул рәвешле, имеш, барлык бозыклыклардан, кимчелекләрдән котылалар.
Испаниядә бу төндә халык виноград ашарга тотына, ләкин килограммлап икән дип уйламагыз, нәкъ 12 данә генә! Шулай итеп алар елның 12 аенда да матди авырлыклар кичермәячәгенә ышана. Тагын да кызыклырагы – бу төндә һәммәсенең дә (ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да) эчке киемнәре кызыл материядән тегелгән булырга тиеш, шуңа да аларда “Кызлар кия кызыл ыштан...” дигән җыр шушы сихри төнгә нык туры килә...
Ләкин Яңа елларның иң яхшысы – аны үзебез теләгәнчә итеп һәм үзебез сайлаган туганнар, дус-ишләр белән каршылаганы. Яраткан басмагыз “Кызыл таң” да бу бәйрәмне сез нәкъ шулай каршылагансыздыр дип өметләнә!

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: